16+

Өченче баласын тапкан Рамилә Хәйретдинованың апасы: “Әле бит киченнән генә туй үткәреп кайттылар!”

24 июня 2025, 17:20
12840
0
11
Уку өчен 2 минут

Рамилә белән Рамил Хәйретдиновларның бүген иң шатлыклары көннәре – гаиләләрендә өченче балалары туды. Төкле аягың белән, сабый! Сөенче алырга теләп, Рамиләнең Буада яшәүче бертуган апасы Гүзәл ханым Гыйбадуллинага шалтыраттык.

Өченче баласын тапкан Рамилә Хәйретдинованың апасы: “Әле бит киченнән генә туй үткәреп кайттылар!”

Рамилә белән Рамил Хәйретдиновларның бүген иң шатлыклары көннәре – гаиләләрендә өченче балалары туды. Төкле аягың белән, сабый! Сөенче алырга теләп, Рамиләнең Буада яшәүче бертуган апасы Гүзәл ханым Гыйбадуллинага шалтыраттык.

– Туганнар группасы бар безнең, шунда Рамил: “Аллаһыга шөкер, улыбыз туды!” – дип язгач, утырган җиремнән сикереп торып, биеп алдым. Рамилә корсаклы икәнлеген башта безгә әйтмәде. Өченче бәби табасым килә дигәч, апа белән орышырга керешә идек. “Гастрольдән кайтып кермисез, банкет, туйларга да заказларыгыз күп, ничек үстермәкче буласың?” – дидек. Ә ул гел елмая иде. Сүзендә торды бит! Рамил кияү бик әйбәт безнең, бигрәк тә аның өченче баласын сөясе килде. Бала көткәнлекләрен әйткәч, әни башта аптырап калды. Яхшыга да, яманга да бер сүз дә әйтмәде. Бераздан аңга килеп: “Уйлап тордым-тордым да, кечкенә бала да сөясе килә икән!” – дип куйды. Рамилә әнинең фатыйхасын ишеткәч, җиңел сулады. Бала туасына иң куанган кеше – Рамиләнең кайнанасы Резеда кодагый!  Безнең Рамилә бик дөрес тәрбияләнгән, аны ашыйсым килә, моңа күзем төште дип тә төрләнә белмәде. Берәр җире авырта дигән сүзне дә ишетмәдек без аннан. Әле бит киченнән генә Сабада туй үткәреп кайттылар! Әти видеоларын күрде дә, син балакай мәче кебек юлда бәбиләмәкче буласыңмы, дип орышып та куйды, – дип сөйләде Гүзәл ханым. 

Әле Рамиләнең үзе белән хәбәрләшмәгәннәр. Хәле дә юктыр, бала табу җиңел түгел, ди Гүзәл апасы. 39 яшендә бала табу – үзе батырлык, асылда!
– Кичкә хәбәрләшербез инде, әлегә әзрәк ныгысын. РКБда бәбиләде, анда табибларны бик әйбәт дип әйтәләр, күңелебез тыныч, – ди Гүзәл ханым.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Хәйретдиновлар ир бала туасын алдан белгәннәр. Шуңа исемне дә ярты еллап эзләгәннәр. Мөхәммәт-Әмин 3 800 грамм авырлыкта, 58 сантиметр буйлы булып туган. Баһадир!
– Кызлары Әминә аңлап кабул итә, куана. Ә менә Салават уллары әзрәк көнләшеп куя кебек. Ярар, бәбине алып кайткач, барысы да җайланыр, иншәаллаһ! – ди Гүзәл.

Сабый әти-әнисе тигезлегендә, бәхетле, сау-сәламәт булып үссен!

Фото: Рамил Хәйретдиновның шәхси сәхифәсеннән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading