16+

«Нәкъ сәхнә янында, бар халык күз алдында булды»: популяр җырчы Гөлүс Хәбибрахмановны кыйнаганнар

«Бу хакта сөйлисем дә килмәгән иде. Күпләр: “Нәрсә булды?”, - дип борчылып язгач, ачыклык та кертәсем килә», диде ул безгә.

«Бу хакта сөйлисем дә килмәгән иде. Күпләр: “Нәрсә булды?”, - дип борчылып язгач, ачыклык та кертәсем килә», диде ул безгә.

Популяр җырчы Гөлүс Хәбибрахманов белән күңелсез хәл булган. Ул социаль челтәренә: “Артист кешегә халык арасына чыкканда сак булырга кирәк икән, әллә нинди адекват булмаган тилеләр бар!”, - дип язып, телохранитель кирәклегенә ишарә ясаган иде. Җырчының үзе белән хәбәргә чыгып, нәрсә булганын белештек.
- Бу хакта сөйлисем дә килмәгән иде. Күпләр: “Нәрсә булды?”, - дип борчылып язгач, ачыклык та кертәсем килә. Нижгар өлкәсенең бер авылында Сабан туенда чыгыш ясаган идем. Бик күңелле генә бәйрәм булды. Чыгыш ясаганнан соң, әби-апалар, егетләр-кызлар, балалар белән фотога төштек. Шул чакта ике хатын-кыз балалары белән фотога төшәргә килде. Фотога төшкәндә, билгеле, әзрәк рәвешен китерергә кирәк инде. Кырыйдан гына бераз кочаклап та аласың. Шуңа күрә “Сезне кочакларга ярыймы?”, - дип сорадым. Фотога төштек. 3 секунд та узмады, башымны кырыйга борган идем: “Ты кто такой”, - дигән сүзне генә ишеттем,  бер ир-ат китереп тә сукты. Шунда ук нокаутка киттем, аңымны югалтып егылдым. Анда әле ташлы җир иде, бик җайсыз төштем. Бөтен кабыргалар сызлый. Травматология бардым, кабыргаларда “ушиб”. Миңа суккан ир-ат,  фотога төшкән хатын-кызларның берсенең элеккеге ире булып чыкты. 4 ел элек аерылышкан булганнар икән. Ир-ат гафу үтенде инде, полициягә гариза язмадым. Әмма минем белән андый хәл булыр дип гел уйламаган идем. Бу галәмәтне күреп, балалар да елый башлаган... Менә йөр син, кеше белән фотога төшәм дип. Әгәр сөйләшеп, артык игътибар күрсәтеп торсаң, аңлар идең әле. Банкетларда да, тамашачылар килеп фотога төшәләр. Әле кайбер хатын-кызларның ирләре үзләре: “Бар фотога төш инде”, - дип әйтеп куя. Дуслар белән күрешкәндә дә, хатыннарын дусларча күрешеп кенә кочаклап аласың, гадәти хәл бит инде. 
Хәзер халык арасына чыкканда да үзеңә генә йөреп булмый икән. Тамашачылар рәхмәт әйтеп, фотога төшәргә теләп килгәч, каршы килә алмыйм бит инде. Минем дә халыкка рәхмәт әйтәсем, хөрмәт күрсәтәсем килә. Кемдер банкетларга чакырыр өчен телефон номерын да язып ала. Авыз да җимерелде, кабыргалар да сызлап тора, тын алырга кыен. Бу атнада банкетлар эшлисем бар, терелергә иде. Авылга кайтып, бераз тынычлыкта дарулар эчеп, мазь сылап савыгырга исәп. Бу тарихта беренче тапкырдыр, бәлкем. Нәкъ сәхнә янында, бар халык күз алдында булды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Булмас димә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чит хатын-кызларны кочаклап йөремәгез. Үзләре яки ирләре риза булса да, булмаса да, бу харам, шәригатьтә тыелган, хәтта хатын-кызның кулыннан да тотырга ярамый. Шуңа күрә кочаклаучы үзе гаепле.

      Мөһим

      loading