16+

Рифат Фәттахов: "Ришат Төхвәтуллин беркайчан да беркем кулында курчак булмады"

Р.Ваһапов исемендәге XVII Халыкара татар җыры фестивалендә махсус кунак буларак Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясады. Ул башта “Китмә, сандугач” җырын башкарды. Аннан соң “Тыңлачы, сандугач”ны җырлады. Тамашачы Ришатны берничә минут дәвамында көчле алкышлады. 

Рифат Фәттахов: "Ришат Төхвәтуллин беркайчан да беркем кулында курчак булмады"

Р.Ваһапов исемендәге XVII Халыкара татар җыры фестивалендә махсус кунак буларак Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясады. Ул башта “Китмә, сандугач” җырын башкарды. Аннан соң “Тыңлачы, сандугач”ны җырлады. Тамашачы Ришатны берничә минут дәвамында көчле алкышлады. 

Исегезгә төшерәбез, Ришат Төхвәтуллинга Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек иткән чорда иҗат ителгән җырларны башкару тыелган иде. Күптән түгел фондның генераль директоры Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинга җырларын кире кайтарды.

“Бүген – җыр бәйрәме, вокал бәйрәме. Р.Ваһапов фестивале - халкыбызның моңлы, дәртле җырларын саклаучы, яшь буын җырчыларын гына түгел, тамашачыларны да зур сәнгатькә тартучы зур көч һәм авторитет. Мин үземнең иҗат юлымны Р.Ваһапов фестивалендә башлап җибәрдем. Бүгенге көндә дә Ваһапов фестивален күзәтем барам, ул зур үсештә. Аның киләчәге зур һәм өметле булса иде. 

Сез инде барыгыз да соңгы хәбәрләрне беләсездер. Фестивальнең җитәкчесе Рифат Әхмәтович концертыма килеп, бик яхшы сюрприз ясады. Моңа кадәр башкарган җырларымны кире үземә кайтарды. “Рифат абый, бу җырларны син миңа түгел, халыкка кайтырдың”, - дип концертымда да әйттем. Мин бирегә Рифат Әхмәтович миңа җырларны биргән өчен генә килмәдем. Мин аңа зур рәхмәтләремне әйтергә килдем. Рәхмәтем чиксез”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Аңа җавап итеп Рифат Фәттахов болай диде: “Ришат Төхвәтуллин – Ваһапов фондында кунак түгел, ул Ваһапов фестиваленең кадерле үз баласы. Чыннан да, Ришат Төхвәтуллин белән эшләгән еллар – фестивалебезнең алтын чоры. Ул фестивальне үстерүгә үзеннән бик зур өлеш кертте. Һәм Рифат Фәттаховны продюсер буларак танытуда да аның өлеше бик зур. Ришат Төхвәтуллинның җырлары киләчәктә дә аның башкаруында яңгырар. Бу юлда без сиңа һәрвакыт терәк, таяныч булырга әзер. 

Ришат Төхвәтуллинның һәрнәрсәгә үз карашы бар. Ул бервакытта да иманына каршы килгән кеше түгел. Нинди генә авыр чор булмасын, ул беркайчан да беркем кулында да курчак булмады. Моның өчен дә, Ришат, сиңа бик зур рәхмәт! Ваһапов фонды ишекләре синең өчен һәрвакыт ачык. Без сине үзебезнең иң кадерле балабыз кебек көтәчәкбез”, - диде Рифат Фәттахов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading