16+

Рифат Зарипов: "Унбер ай декретта яттык"

Бу көннәрдә эстраданың популяр артисты Рифат Зарипов “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. Бу яңалыкны иң беренче булып “Шәһри Казан” язды һәм бу уңайдан Рифат безгә интервью бирде. 

Рифат Зарипов: "Унбер ай декретта яттык"

Бу көннәрдә эстраданың популяр артисты Рифат Зарипов “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. Бу яңалыкны иң беренче булып “Шәһри Казан” язды һәм бу уңайдан Рифат безгә интервью бирде. 

- Рифат, бу вакыйганы көттеңме?

- Болай иртә булыр дип уйламаган идем, әмма һәрнәрсәнең үз вакыты. Балачактан ук шушы юнәлеш буенча бардым, укыдым, үз төркемемне булдырып, 8-9 ел буе гастрольләрдә йөрдем. Җитәкчеләрнең хезмәтемне шулай югары бәяләүләре минем өчен зур дәрәҗә. Авылда яшәгән елларда “атказанган” исем буй җитмәслек ерактагы йолдыз кебек иде. “Атказанган” исеме булган кешене күреп, аны тотып карап, кулны юмас идем, дигән уйлар белән йөргән чаклар иде ул. Мин Аллаһы Тәгаләгә, тамашачыма бик рәхмәтлемен.

- Эстрада артистлары арасында котлаучылар булдымы?

- Булды. Бу хәбәр “Шәһри Казан”да чыкканнан соң, котлаулар кабул итә башладым. Иң беренче булып җан дустым Рамил Шәрәпов котлады. Нурзадә, Вадим Захаров, Әбри Хәбриев, Азат Фазлыев, Данир Сабиров, күршем Айгөл Бариева, Әнвәр Нургалиев, Лилия Муллагалиева, Илсөя Бәдретдинова һәм башкалар шалтыратып та, язып та котлады. Оренбургтан якташларым, Татарстан, Башкортстан, гомумән, татарлар сибелеп яшәгән бөтен җирдән дә котладылар. Иң сөенгәне әти-әнием, туганнарым, якыннарым булды.

- Елына максимум ничә концерт куясың?

- Максимум иң беренче елны булгандыр. 10 сентябрьдән 30 майга кадәр 168 концерт куйдык. Ул елны Татарстанда бармаган авыл калмады. Хәзер дә авылда яки шәһәрдә куйсак, концертка безне күтәргән авыл тамашачысы килә. Үзебез дә шәһәрдә авыл мохите белән тәрбияләнгән авыл балалары. 

- Шулай да еш кына “артистлар танылгач авылга килмиләр” дигән сүзләр ишетергә туры килә.

- Яңа туган бала үсә-үсә тормышны аңлый һәм олыгайгач яңадан сабый акылына кайта, диләр. Бу тормышта бар нәрсә дә кабатлана, берни дә үзгәрми. Сүз дә юк, бөтен авылга да барып булмый. Яшерен-батырын түгел, чыгымнар да бар. Бүгенге көндә бер концерт өчен төркемгә 60 мең сум акча түләргә кирәк. Кайвакыт клуб мөдирләре: “Утларыңны, төркемеңне алып килеп торма, үзең генә кил”, - диләр. Алай була алмый ул. Әле үзем генә килеп концерт куйсам, “иии, бу да йөри инде, үзе генә килгән иде, утлары да юк иде” диячәкләр. Энергетика булсын өчен биючеләр дә, музыкантлар да, утлар да кирәк. Бу – дөнья таләбе.

- Концерт дигәннән, сине Башкортстанга кертәләрме?

- Көн саен белешеп торган юк. Ишекләр ачылса, шлагбаумнар күтәрелсә, Башкортстан якларына көз көне барырга исәп, Аллаһы боерса. Шәхсән минем Башкортстанда концертларым өзелмәде. Бу проблеманы артистлар күтәреп чыкты. Сөйләштек, аралаштык, аңлаштык. Ахыры хәерле тәмамлансын.

- Сабан туена чакырулар кабул итә башладыңмы?

- Әйе! Шалтыратып бәяләрне сорашып, алдан белешеп куя башладылар. Ул мәсьәләләрне бертуган абыем Илгиз абый хәл итә. 

- Тормыш иптәшең бизнес белән шөгыльләнә башлады. Гаиләдә акча җитмәүдән түгелдер бит?

- Аллаһы Тәгалә җан биргәнгә юнь бирә, ди. Пандемияга кереп чумгач, алда ачыклык күренмәде. Унбер ай декретта яттык. Хатыным Диләрә челтәрле бизнеска кереп китте. Башта концертлар гөрләп барганда, “барма, йөрмә, Ислам белән өйдә бул, мине каршы алып, озатып калырга өйдә хатын кирәк” дигән идем. Үзем дә өйдә ята башлагач, фикерләр 180 градуска үзгәрде. Азмы-күпме хезмәт хакы ала башлады. Эшенең нәтиҗәсе күренә.

Әңгәмәнең тулы вариантын “Шәһри Казан” газетасының киләсе саннарында укыгыз.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading