16+

Ринас Әхмәтов: "Әниләре белән төнлә бергә ятып, иртән бергә уянмау – балаларымны ташладым дигән сүз түгел"

Чаллыда яшәп иҗат итүче, танылган автор-башкаручы, бик күп көйләр авторы Ринас Әхмәтов белән әңгәмә кордык. Ринасны киң күңелле кеше буларак беләм. Төрле хәйрия чаралары дисеңме, артистларга ярдәм оештырумы – һәрвакыт булышырга әзер ул.

Ринас Әхмәтов: "Әниләре белән төнлә бергә ятып, иртән бергә уянмау – балаларымны ташладым дигән сүз түгел"

Чаллыда яшәп иҗат итүче, танылган автор-башкаручы, бик күп көйләр авторы Ринас Әхмәтов белән әңгәмә кордык. Ринасны киң күңелле кеше буларак беләм. Төрле хәйрия чаралары дисеңме, артистларга ярдәм оештырумы – һәрвакыт булышырга әзер ул.

– Ринас, нәкъ элеккеге замандагы кебек ишле гаиләдә үскәнсең икән.

– Актаныш районы Чиру авылында гап-гади гаиләдә туып үстем. Әткәем тракторда да, комбайнда да эшләде, зоотехник та, ферма мөдире дә, бригадир да булды. Әнкәй фермада маллар карады. Без гаиләдә дүрт кыз – Гөлия, Гөлфия, Гөлсинә, Гөлгенә һәм өч малай – Ринат, Ирек һәм мин. Барыбыз да исән-сау, Аллаһка шөкер. Мин – төпчек бала. Әти-әни иркәләсә дә, абыйлар, апалар бер дә иркәләмәде. Кирәк булса, ачуланып та алалар иде.

– Туганнарың да җырлыймы?

– Бөтенебез дә җырлый! Горурланып әйтәм, әткәем, мәрхүмкәем, гармунда да уйный, матур итеп җырлый да иде… Әнкәемнең җырлавы искиткеч! Аның апалары да матур итеп җырлый. Моннан тыш, үземнең апаларым да, абыйларым да җырлыйлар, өздереп гармунда уйныйлар. Сәхнәгә чыгып китүче – бер мин.

– Ике ел элек әтиең вафат булды. Озак вакыт урын өстендә ятканын сөйләгән идең...

– Әткәй 2021 елның 11 июлендә 78 яшендә мәрхүм булды. 10 июльдә Питрау бәйрәмен уздырып кайттым да, 11е көнне әтине соңгы юлга озаттык. Ул шикәр чире белән авырды. Икенче тапкыр инсульт кичергәннән соң, ел ярым урын өстендә ятты. Аны әни тәрбияләде. Үз аңында иде, әмма вакыты җиткән булгандыр, күрәсең, гомере өзелде. Әткәй бик яхшы кеше иде, бик сагындыра.

– Җыр сәнгатенә ничек кереп киттең? Гармун-баянда оста уйныйсың дип беләм...

– Бу – минем балачак хыял. Биш яшьтә әнкәйнең әтисе бабакай гармунда уйнарга өйрәтте. Кызыл гармун иде ул. Үсә төшкәч, әткәй белән әнкәй баян алып бирде. Абыйлар баянда уйнарга өйрәтте. 11 яшьтә әткәй белән күрше авылга барып тальян гармун алып кайттык. Туган көнемә шундый бүләк ясады. Эх, шуны саклаган булсам дим. Элек бит аларның кадере булмады. Менә хәзерге бәя белән булса, кадерләп саклар идең. Беренчедән, әткәемнеке дип, икенчедән, кыйммәтле дип. Яңгыр астында калып әрәм булды ул. Аннары миңа гитара, синтезатор алдылар. Беренче сыйныфта укыганда, Саратов гармуны белән бер бәйгедә катнашканым истә. Мәктәптән соң Чаллы сәнгать училищесына укырга кердем. 2000-2003 елларда Виталий Агапов төркемендә эшли башладым. Аннары үземнең җырларны булдырып, репертуарымны тупладым. 2007 елның апрелендә Чаллыда беренче концертымны куйдым.

– Җырларны кайчан яза башладың? Аларны кайсы җырчылар башкара?

– 2008 елда җырлар иҗат итә башладым. Тәүге җырым “Яратам тормышны күзләргә” дип атала. Зөлфия Нигъмәнова сүзенә язылды ул. Бу җырны кешеләргә тыңлаттым, әмма үземнеке дип әйтмәдем. “Башкортстаннан бер композитор җыр язып бирде, алыйммы икән, юкмы икән?” – дидем. Танылган баянчы, мәрхүм Шәфәгать абый Салихов тыңлады да: “Ал, әлбәттә. Әйбәт җыр бу”, – диде. Аннан соң да әле җырның авторы үзем булуын әйтмәдем. Зөлфирә Ибраһимова сүзләренә язылган “Көтәм әле” дигән икенче җырымны да Шәфәгать абыйга тыңлаттым. Аның хуплавын алгач кына үзем язганны әйттем. Минем җырларны Габделфәт Сафин, Резидә Шәрәфиева, Алинә Даутова, Дилә Нигъмәтуллина, Илшат Хәмәдиев, Фирдүс Тямаев, Рәсим Низамов, Рәфис Кәлимуллин һәм башкалар җырлый. 

– Җыр язганда, иң кыены нәрсә? Заказ буенча яза аласыңмы?

– Иң кыены – язырга дип утырган көең килеп чыкмау. Заказ буенча да яза алам. Бер караганда, ул җиңел кебек, чөнки артист җырның сүзләрен җибәрә. Текст өчен борчыласы юк. Ә инде тулаем бер җырны тәкъдим иткән очракта, көе яки сүзләре ошармы икән дип уйлыйсың.

– Җырның бәясе ничә сум?

– Бәясен артистның үзе белән генә хәл итәбез. Бүләк итеп тә, сатып та бирәм.

– Кайбер авторлар: “Җырларымны кешегә бирергә кызганам”, – ди. Син йөрәгеңнән өзелеп төшкән җимешне башкаларга бирергә кызганмыйсыңмы?

– Юк. Ул җырларны тозлап ятып булмый бит инде. Аллаһы Тәгалә биргән сәләт белән язылган җырларны популяр җырчылар белән дә, яңа гына җырлый башлаган башкаручылар белән дә бүлешергә кирәк дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә белемең белән уртаклашырга кушкан бит.

– Беренче никахың уңышсыз булган икән. Ни өчен? 

– Уңышсыз булса, ул гаиләдә ике бала тумаган булыр иде. Беренче гаиләмдәге тормыш иптәшем Лилияне бик хөрмәт итәм. Беренчедән, ул мине, мин – аны сайлаган булганбыз. Ә инде 11 ел яшәгәннән соң, ниндидер сәбәпләр аркасында бергә яшәүне туктатканбыз икән, димәк, шулай кирәк булган. Кызларым әтисез-әнисез түгел. Без дус-тату, Аллаһка шөкер. Кайда гына күрешсәк тә, бер-беребезгә һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә. Безнең арада дошманлык дигән әйбер юк. Мин аны кеше буларак та, балаларымның әнисе буларак та бик хөрмәт итәм.

– Кызларың белән аралашасыңмы? Аларга ничә яшь?

– Аллаһка шөкер, аралашып яшибез. Аларның әнисе белән бергә яшәмәү, ягъни төнлә бергә ятып, иртән бергә уянмау – ул балаларымны ташладым дигән сүз түгел. Алар – минеке һәм минеке булып калачак. Без аларны әниләре белән бергә үстерәчәкбез, Аллаһы боерса. Олы кызыбыз Самирага – 14 яшь тула, уртанчысы Амелиягә 7 тулды, икенче никахтан туган төпчек кызыбыз Рианага 5 була, Аллаһы теләсә.

– Үзең дә хәзерге хатыныңның икенче ире бугай?

– Әйе. Мин дә аның икенчесе, ул да минем икенче хатыным. Алсу – Чаллы кызы. Республика клиник онкология диспансерында эшли. Ул – искиткеч хатын. Артык мактасам, күз тияр (көлә). 

– Ринас, мәхәббәткә ышанасыңмы? Бармы ул ярату?

– Бар. Ярату булмаса, тырышасы да, яшисе дә, борчыласы да килми. Ярату булмаса, яшәүнең яме булмас иде дип уйлыйм. 

– Син көнчеме?

– Түгел дип әйтә алмыйм. Элек нык көнләшә идем. Яшь вакытта бермәлне хатын-кызларга карата бөтенләй ышанычым бетте. Шуңа күрә көнләшү хисе көчле булды. Хәзер дә бар ул, әмма элеккечә түгел.

– Ринас, Чаллы артистлары Казан артистларыннан аерыламы?

– Өлкәнрәк артистлар “аерыла” дип сөйли иде. Хәтерлим, Чаллыга килеп, эстрадага беренче адымнарны ясаган вакытта Казан артистлары Чаллы артистларына сокланып карый иде. “Ничек сезнең арада дуслык саклана? Сез һәрвакыт бердәм, бер-берегезне хөрмәт итәсез, көнләшмисез, бер гаилә кебек яшисез”, – дигәннәрен ишеткәнем булды. Үземә дә шулай тоелды. Соңгы елларда гына һәркем үз юлы белән китте, артистлар арасында көнләшү сизелә башлады. Элек Ришат Шәйхетдинов белән Чаллы артистлары көне оештыра идек. Үзара акча җыелышып, бик матур үткәрә идек аны. Хәзер аралашу сирәгәйде.

– Ни өчен? 

– Ватсап барлыкка килеп, төркемнәр төзелде дә, аралашу шунда күчте. Кешенең холкы күренә башлады, бер-береңне аңламау, үпкәләүләр булды. Артистлар арасында аралашуның кимүендә интернет белән ватсапның йогынтысы булгандыр дип уйлыйм. Хәер, заманасы шундый. Бу артистларга гына кагылмый. Кеше бер-берсен уздырырга тырышып яши. Миңа калса, бу дөрес әйбер түгел. Акча бүген бар, иртәгә юк. Саулык та бүген бар, иртәгә юк. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән иң мөһиме – саулык сорарга кирәк. Исәнлек тә түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә исәнлекне бирергә, ә саулыкны бирмәскә мөмкин. Ә саулык булса, байлыгы да, калганы да булыр. 

– Акча дигәннән, артист акчасына яшәп буламы?

– Әгәр туй-юбилейлар алып барсаң, моңа өстәп җыр да сатсаң, тагын берәр керемең булса, яшәп була (көлә). “Кассовый” артистлар, ягъни популяр җырчылар яши аладыр. Әмма аларга да җиңел түгел. Гомумән, һәр эшнең үз авырлыгы бар.

– Нинди уй-хыяллар белән яшисең, Ринас?

– Балачак хыялларым чынга ашты. Җырчы булырга теләдем. Аллаһка шөкер, бүген мин – сәхнәдә. Тагын бер хыялым бар: картаеп беткәнче, кинода төшәсем килә. Нинди хыялларым бар, барысын да чынга ашырырга язсын дигән хыяллар белән яшим. Амин!

Язмага реакция белдерегез

11

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading