16+

Ринат Гыйльфанов: “Иҗат итүне туктатам”

Үзенчәлекле иҗаты, җырлары, образы белән аерылып торган Ринат Гыйльфанов социаль челтәрдәге сәхифәсендә күңелсез хәбәр җиткерде.

Ринат Гыйльфанов: “Иҗат итүне туктатам”

Үзенчәлекле иҗаты, җырлары, образы белән аерылып торган Ринат Гыйльфанов социаль челтәрдәге сәхифәсендә күңелсез хәбәр җиткерде.

Моңарчы ул: “Иҗат итүне туктатып торам”, – дип әйткән иде инде. Бу уңайдан җырчының үзе белән хәбәргә чыгып, моңа ачыклык керттек.
– Җырлар иҗат итүне туктатып торам. Элек бу эштән ләззәт ала идем, ә хәзер юк... Студиядә вакыт үткәрү рәхәт иде. Минем иҗатым гадәти татар эстрадасыннан аерылып тора. “Ярда”, “Бар да вакытлыча” һәм башка җырларымда фикерләрем, уйлануларым чагыла. Әйтергә теләгән сүзләр күп, әлегә уйларга кирәк әле. Иҗат итүне туктатам, тик җыр башкарудан баш тартмыйм.
– Берәр хәл булдымы әллә?
– Барысы да яхшы. Иҗаттан читләшүемне үзем дә аңлый алмыйм. Бу елларны үземә багышладым, бизнеска да игътибарым зурдан булмады. Төшенкелек чорым озакка сузылды. 5 ел үземнең кем булуымны, нәрсә эшләргә теләвемне аңламадым. Хәзер күңел халәтем күпкә яхшырак. Әмма 100 процент канәгать түгелмен. Кешеләргә, дөньяга карашларым үзгәрде. Бераз тын алырга, туктап торырга кирәктер. Әйтергә теләгән сүзләрне җырларым аша җиткердем дисәң дә була.

– Соңгы җырыгыз “Адашкан бала” хәзерге күңел халәтенә туры киләме?
– Бу җыр тормышымның бер чорына багышлана. Без бит дөрес эшлибез, бердәм булабыз дип уйлап яшәдек. Хыялларыбыз чынбарлык белән тәңгәл килмәгән икән. 

– Татар эстрадасына хас җырлар иҗат итү теләге булмадымы?
– Аның мәгънәсен күрмим. Танылырга теләсәм, бәлки, андый җырлар язар идем. Иҗат өчен иҗат иттем. Банкетта йөрер өчен җырлар язмадым. Кайбер җырның шигырен укыйсың, ә алар буш... Бу бит шигырь язу түгел, рифмалар тезмәсе генә. Җырда фәлсәфә юк, фикер, уй юк. Ә болай: “урамга чыктым, кояш чыккан, мин сине яратам, яратам мин сине”, – кебек форматта меңләгән җыр язып була. Бераз сүзләрне үзгәртәсең дә, бетте. Бәлки, миңа андый җырларны яшьрәк вакытта язарга кирәк булгандыр. Хәзер мин бүтән дәрәҗәдә, бүтән уйлар белән яшим.

– Гаиләгез ни хәлдә? Алар чит илдә яшиләр бит. Очрашып торасызмы?
– Һәрвакыт видеоэлемтә аша хәбәрдә торабыз. Март аенда күрешергә исәп бар иде. Барысы да килә алмый. Кече улым белән күрешеп булса гына инде. Үзем күптән түгел Урта Азиядән сәяхәттән кайттым. 1 ай Урта Азия якларында булдым. Үземнең эшләрне хәл иттем. Нәрсәгә дә булса яшәргә кирәк бит инде. Ул якта яшәүчеләр безгә охшаган диләр, минемчә, барыбер менталитет аерыладыр. Бәлки, минем принципларым аларныкы белән туры килмидер. Эшли алмыйсың икән, авызны да ачырга кирәк түгел.

– Балаларыгыз да үсеп беткәндер инде. Аларның яңалыклары бармы?
– Олы улым Канадада программист булып эшли. Чаллы кызына өйләнде, гаилә кордылар. Килен гыйнвар аенда гына күченеп китте, үз тормышларын башлап җибәрделәр. Алар өчен бик шатмын. Улым минем яныма кайткан иде, 1 ел янәшәмдә булды. Шул вакытта татар кызы белән танышты, менә хәзер матур гына яшәп яталар. Алар өчен күңелем тыныч. Уртанчы улым көллияттә, кече улым мәктәптә укый. Барысы да озын буйлы егетләр. Бәхетле булсыннар.


 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading