16+

Ринат Рахматуллин: “ Колониядә уйланырга вакыт күп булды”

Ринат Рахматуллин белән шәхси тормышы, иҗаты турында әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Ринат Рахматуллин: “ Колониядә уйланырга вакыт күп булды”

Ринат Рахматуллин белән шәхси тормышы, иҗаты турында әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- Сез аны балагыз кебек кабул итмисезме соң?
Ринат: Үзе яшь булса да, миннән акыллырак. Ул һәрвакыт киңәш биреп, юл күрсәтеп тора. Бу яшемә җитеп беркемнән дә андый төпле фикерләр ишеткәнем булмады. 

- Динара, Ринат әфәндене колониядән көткән вакытларны ничек кичердегез?
Динара: Ринат белән никах укытып, иркенләп бергә тормыш итәргә дә җитешмәдек. Ул колониягә китте. Башта нәрсә булганын аңламый калган кебек тоелды. Аннан соң инде, сагындыра башлады. Яныңда терәк, якын кеше булмау, бушлык сизелде. 
Ринат: Түзде инде. Бик тыныч кына озатып калган иде. Колониягә барып җитеп, шалтыраткач, елый башлады. Мин аның түземлегенә сокланам. Ул һәр адымын сөйләп торды. Янәшәмдә булмаса да, аның күңел җылысын тоеп яшәдем. Колониядә уйланырга вакыт күп булды. Тук ачның хәлен аңламас, диләр. Кеше белән аралашасы, якыннар белән күрешәсе килә, сагындыра. Динара мине сагындырып интектермәде. Атна саен килеп, шалтыратып торды. Хәтта кар-буранлы вакытларда да яныма килде. Берсендә кар ерып барабыз, артка борылып карыйм: Динара юк. Кар астына төшеп киткән. Кечкенә, орчык кадәр генә кыз, югыйсә, каян ала икән ул көч?

- Арагызга көнләшү кермәдеме?
Динара: Ринат кайсы вакытта шалтыратса да, телефонны алдым. Һәрвакыт элемтәдә идем. Көнләшергә сәбәп бирмәдем дип ышанам.
Ринат: Динараның миңа булган мөнәсәбәте көнләшергә сәбәп бирмәде. Мин аңа ышандым. 

- Сезнең мәхәббәт тарихы халыкта ике төрле фикерләр уята. Кеше сүзеннән курыкмадыгызмы?
Ринат: Минем тормыш белән беркем яшәми. Ходай нәрсә язган, шул була. Дөньяга бер генә киләбез, минем үзем өчен яшисем килә. Башкаларга отчет бирәсе юк. Үзебезгә ничек уңайлы шулай яшибез.
Динара: Башкаларга каршы бармасам, бәлки, бәхетсез булыр идем. Безгә бу дөньяда ничә көн яшәргә калганын алдан белеп булмый. Әллә бер көн, әллә 5 ел... Яраткан кешем белән үзем теләгән тормышны яшим. Бер яшьтә булган парлар арасында да бәхетсезләр күп бит. Кешенең холкы, тормышка карашлары аның яшенә бәйле түгел. Иң мөһиме - бер-береңне аңлап, мәхәббәтле тормышта, бәхетле булып яшәүдер. 

- “Бүтән эчмим”, - дигән сүзегез бар иде. Хакмы?
Ринат: 30 нчы авариядән соң үз-үземә хәмерне ташларга сүз бирдем. Динарага да минем турында начар сүзләр ишетү рәхәт булмас. Аракы аркасында тормышымда бик күп әйберне югалттым. Тормышымда булган проблемалар да шуның аркасында килеп чыкты. Аракы гына кешене артка өстери. Бу юлы үземнең бәхетемне хәмер аркасында югалтасым килми. 

- Сез никах белән яшисез. Мөнәсәбәтләрегезне рәсмиләштерергә, туй ясарга уйлыйсызмы?
Ринат: Туйлар ясап тормасбыз инде. Динара Рахматуллина булырга тиеш инде. Концертларны яхшы гына эшләп чыккач, Аллаһ бирса, хәстәрләрбез. Башта дөнья миңа ышансын инде. “Рахматуллин, чыннан да, башка кеше икән”, - дигән сүзләрне аклыйсым килә.

- Колониядә булганда кылган хаталарыгыз өчен үкендегезме?
Ринат: Дөньяга килгән көнемнән алып колониягә эләккәнчегә кадәр тормышымны яңадан барладым. Кайда ялгыштым? Кемне үпкәләттем? Кемгә зыян китердем? Колониядән исән-сау чыккач, яңа тормыш башларга сүз бирдем. Телефон кенәгәм шактый юкарды. Популярлык, акча дуслары тормышымннан төшеп калды. Элек эчкән баштан төнлә дә шалтыратучылар бар иде. Тагын шул ыштансызлыгым: “яхшы түгел бит” дип уйлый идем. Башкаларның фикерен үземнекенә караганда өстен куйдым. Хәзер “юк” дияргә өйрәндем. 

- Сезнең парда кайсыгыз романтик?
Динара: Ринат.
Ринат: Син! 
Динара: Миңа карап ул да кимен куймый инде. Колониягә очрашуга барганда гел сюрпризлар ясарга тырыша идем. Әзрәк кәефен күтәреп, илһамландырып җибәрәсем килде.
Ринат: Очрашуга килгәндә дә гел телефоннан сөйләшеп тора идек. “10, 20 минутта килеп җитәм”, - дия иде. Бер вакыт Динарага шалтыратам, телефонны алмый. “Кайда йөри, нәрсә булган икән?”- дип борчыла башладым. Шул вакытта дежурный очрашуга килделәр ди. “Кем килергә тиеш иде соң әле”, - дип уйлый үзем, ә анда Динара басып тора. 

- Бер-берегезнең тискәре сыйфатлары нинди?
Динара: Ринатның көеннән торсаң, бернинди тискәре сыйфатлары юк (көлә).
Ринат: Мин бит композитор (көлә). Динара сүзләрне күңеленә якын ала, тиз үпкәли. Әмма үпкәсен бик тиз оныта да белә. Башка кимчелек күрмим. Динара минем белән яшәр өчен, бөтен дөньяга каршы барды. Андый кызларны очратканым булмады. 

- Әти-әниләрең Ринат белән очрашуыңа башта каршы килгәннәр дип беләм. Аларның фикерен ничек үзгәртә алдың?
Динара: Дөресен генә әйткәндә, мин аларның фикерен үзгәртергә тырышмадым. Әти-әнигә каршы әйтеп, артык сүз куерту безнең гәиләгә хас түгел. Вакыты җиткәч, барысы да үз урынына утырыр әле дип өметләндем. Шулай булды да, әти-әниләрнең Ринат белән күзгә-күз очрашып, танышасы килде. Бу очрашудан соң, алар да Ринатның эчкерсез, киң күңелле кеше булуына инандылар.
Ринат: Башта шикләнсәләр дә, хәзер бик рәхәтләнеп кабул итәләр. Динараның әти-әнисен дә бик хөрмәт итәм. Кеше сүзе, кешене үтерә диләр. Беркайчан да башкалар сүзенә таянып яшәмәдем. Динараның әти-әниләре дә минем белән очрашып, якыннан танышырга ризалашты. Бик яхшы кабул иттеләр. Кайтуыбызга мул табын.
Динара: Кунак килүгә өйне җыештырып, тәм-томнар әзерлисең бит инде. Ринатны таныштырырга кайтканда, энекәш: “Безгә президент кайтамы әллә?” - дип сораган әнидән (көлә). 
Ринат: Динараның әнисенә “әни”, “теща” дип тә әйтә алмыйм. Ул миннән 10 яшькә кечкенә. Бер-беребезгә исемнәр белән генә эндәшәбез. Эльмира бик пөхтә, төгәл кеше. Динараны да шулай тәрбияләгәннәр. Ул бик көчле дизайнер. Табын, аш-су мәсьәләсендә оста инде. Идеалга җиткергәнче тырыша, үзенә карат бик талапчән.

- Ринатка кадәр очрашкан егетләрең дә булгандыр. Ни өчен тормышыңны нәкъ Ринат Рахматуллин белән бәйләдең?
Динара: Мин кешеләргә бик тиз ышанам. Нумерология буенча караганда мин 7 санында туган кыз. Ә андый хатын-кызлар - бик көчле мотиваторлар. Минем иң зур теләгем - Ринатны зур сәхнәгә кайтару иде. Ул искиткеч сәләтле кеше, тормышында ялгышлары аркасында гына югалып калган мизгелләре булган. Хыялымны тормышка ашыру өстендә эшлибез. 
Ринат: Тормышымда Динара кебек кешеләр булмады. Һәрвакыт миннән нәрсәдер сорадылар, таләп итәләр иде, алдылар иде. Ә монда, киресенчә, Динара мине канатландырып тора, юл күрсәтә, бер минутка да тик тотмый. Мин аңа бик рәхмәтле. Хәтта кием-салым мәсьәләсендә дә Динара күбрәк миңа сайлый. Иҗатымны, нәрсә өчен яшәвемне аңламыйлар иде. Динара тормышымның иң караңгы, авыр мизгелендә көнемне яктыртучы бердәнбер кояшым булды. Ул язышымны белә, аны кабул итә алды. Шул пычрактан мине тартып чыгара алды. Яңа язган җырымны да, ул шунда ук күтәреп, хуплап ала. Бу миңа бик кадерле. 

- Колониядән дуслар белән аралашасызмы?
- Иреккә чыккач, шалтыратып хәл-әхвәл белешәләр. Колоние-поселениеда аварияләр, алиментлар, бурлык маддәләре буенча утыралар. Минем беркемнең дә гаебен киметеп әйтәсем килми. Әмма тормышта очраклы хәлләр дә була бит. Күрәчәгең булса, диләр. Беркемгә дә: “Ул утырган, ул начар кеше”, - дип әйтергә киңәш итмим. Бөтенебез машинада йөрибез, игътибарсызлык аркасында әллә нинди хәл булырга мөмкин. Аллаһ сакласын. Беребез дә моннан 100 процентка сакланмаган. 

- Ринат абыйның кызлары белән очрашу ничек булды. Алар каршы килмәдеме?
Ринат: Кызларым Динара белән күрештеләр, сөйләштеләр. Проблемаларны уртага салып сөйләшәбез. Ландыш та, Регина да: “Ник алай эшлисең?” - дип әйтмәделәр. Димәк, сайлаган ярыма каршы килмиләр. Динара - ул бик ачык йөзле кеше. Кашларны җыерып утырган мизгелен исемә дә төшерә алмыйм.
Динара: Әлбәттә, дулкынландым. Күрешеп, исәнләшкәч, күңелем тынычланды, уртак тел таптык. Гомумән, мин бөтен кеше белән дә уртак тел таба алам.

- Уртак бала турында уйланасызмы?
Динара: Әле уйланырга вакыт юк (көлә).
Ринат: Вакыт бар (көлә). Без көндез генә эшлибез, кич белән булганы шәхси тормыш инде. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, булыр. Динараны да әкрен генә халык таный башлады. Бездә бит халык башта кешенең гаебен эзли, аннан соң гына аңларга тырыша. “Акчага кызыгып чыккан бу бала”, - диләр. Акчага кызыгып чыга торган вакытта кавышмадык без. Мин машинасыз калгач, Динара үз машинасы белән йөртте. Барьяклап терәк булды. 

- Никахлашуыгызны да сер итеп тоттыгыз. Динара, син дә йөзеңне яшердең. Ни өчен?
Динара: Бу минем теләгем иде. Кешеләрнең башта үзем белән танышуларын теләдем. Җәмәгатьчелек тарафыннан моның кадәр игътибар тойганым булмады, мин аңа күнекмәгән. 
Ринат: “Әйдә социаль челтәргә фото куябыз”, - дип тә кыстадым. “Ашыкмыйк, вакыты җитмәде әле”, - диде. Дусларым, төркемем Динараны бик хөрмәт итәләр. Яшь аермасы зур булса да, без гомер буе бергә яшәгән кешеләр кебек.

- Динара, “Ринат башка чибәр кызга кызыгып китәр”, - дигән шигең юкмы? 
- Хатын-кыз үзенә ышанса, үзен карап торса, ир-атның кызыксынуы бетми дип уйлыйм. Ир-атка гына түгел, үзеңнең тышкы кыяфәтеңә, хисләреңә, сүзләреңә игътибар итәргә кирәк. Әлбәттә, сөйгән ярыңа мәхәббәт бирәсең, әмма шул ук вакытта үзеңне дә югалтырга ярамый. 

- Син дә җырлыйсың дип беләм. Сәхнәгә чыгу теләгең бармы?
- Кечкенә вакыттан җырлый идем. Әмма ул вакытта спортны сайладым. Шул балачактан калган сәхнәгә чыгу хыялым күңелдә яши әле. Бәлки, чыгыш ясармын әле. Әмма әлегә миңа Ринат өчен терәк булу мөһимрәк. 

Язмага реакция белдерегез

16

6

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading