16+

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира: «3 бала табасым килә»

Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира: «3 бала табасым килә»

Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

- Сезгә ясалма, дип әйтүчеләргә ничек җавап бирәсез?
- Элек бу сүзләрне ишеткәч, кәеф төшә иде. Ришатның да социаль челтәрләрдә: “Эльмираны рәнҗетмәгез әле”, - дигән мөрәҗәгать белән чыкканы булды. Ә хәзер барысына җиңелрәк карыйм. Матурлыгым өчен әти-әниләргә рәхмәтлемен. Матурлык серләренә апам өйрәтә. Ул бу өлкәдә бик белемле, аның сүзләренә колак салам. Икенчедән, мин һәрвакыт спорт белән шөгыльләндем. Физик йөкләнеш вакытында аяк, куллар гына түгел, бит мускуллары да эшкә җигелә. Спортчыларның тәне дә, йөзе дә, ә иң мөһиме уй-фикерләре дә яхшы була. Бар дөньяда матурлык булуын телим. Керфекләрне, тырнакны ясатам, чәчләрем үземнеке. Хисап тотасым килми. Кем нәрсә тели, шуны сөйләсен. Тамашачылар арасында мине хөрмәт итүчеләр дә бар. Сәүдә үзәкләрендә таныйлар, исәнләшәләр. Безгә дә рәхәт булып китә.  

- Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, диләр. Килешәсезме?
- Гаилә мөнәсәбәтләрендә алдау булырга тиеш түгел. Тормышта төрле хәлләр була бит. Уртак тел таба алмау, гаилә таркалуга китерә. Һәркемнең кимчелекле яклары бар. Кавышкансыз икән, арагызда ярату булса, аны сакларга тырышыгыз. Хатын-кыз сабыррак, акыллырак булырга тиеш. Ир-атлар да сөйгән ярларының кадерен белсен иде. Безгә бит күп кирәкми, бер җылы сүз дә йөрәктәге бозларны эретә ала. Ришатның да зирәклеге бар, концерттан чәчәкләр күтәреп кайта да: “Мин сине шундый яратам”, - дип бүләк итә (көлә). Хәзер инде гастрольләргә китсә, доставка чакыртып чәчәкләргә күмә. 

- Бу елны аерым да яшәп алдыгыз бит. “Пиар” ясыйлар, - дип әйтүчеләр дә булды. Ачыклык кертегез әле.
- Ришат белән бергә эшләгәч, бөтен эшне ташлап калдырып булмый. Үземә алмашка кеше эзли башлаган идем инде. Ул вакытта Сабан туйлары гөрләде, мәҗлесләр күп, шуңа күрә безне чараларда бергә күрделәр. “Кавыштыгызмы?” – дип тә сорадылар. Юк, дип җавап кайтардым. Эш буенча да шалтыраталар, бергә булмагач, язарга уңайсыз. Мәскәүгә китәргә әзерләнә башладым, хәтта чемоданны да җыйдым. Моны Ришат белеп алгач, борчылгандыр, күрәсең. Күрешеп, барысын да уртага салып сөйләштек. Аерым яшәп караганнан соң, икебез дә нәтиҗәләр ясадык. Хәзер мөнәсәбәтләребез җайланды, Аллаһка шөкер. Бер ду килеп әйткәләшәбез дә, 5 минуттан бергә чәй эчәбез. Безнең белән бер көн яшәсәң, чәчләрең агарып бетә (көлә). 

- Ришатка кадәр егетләр белән күп очраштыгызмы?
- 4 ел бер егет белән очрашкан идем. Ул 2 тапкыр тәкъдим ясады. Әнинең юбилеенда да, туганнарым янында кулымны сорады. Белмим, ни өчендер ризалашмадым. Тиң ярымны әле очратмадым кебек тоелды. Ришатны “Татарча солянка” концертында беренче тапкыр күргәч үк, үзем дә сизмәстән оялдым. Әни: “Ник концерт карамыйсың?” – диде. Шул вакытта Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны булсам, иң бәхетле кеше булыр идем, дип уйлап куйдым. Без таныштык та, бер-беребезне оныттык. Язмыш безне янәдән кавыштырыр дип кем уйлаган?
- Сез яхшы хуҗабикәме?
- Һәркөн иртәнге аш әзерлим. Авылга кайтканда гына аш-су сәләтләрен тулысынча кулланам. Казанда җитешеп булмый. Ришат ат ите, шулпа ярата. Хәзер камыр ризыкларын бик ашамыйбыз. Беркөнне өчпочмаклар ясадым, ике көн ашадык.

- Ришатның баласы бар. Сез аралашуга каршы түгелме?
- Ришатның эшләренә кысылмыйм, үзе белә. Сөйләшсәләр, күрешсәләр бик яхшы булыр иде. 

- Күз тиюгә ышанасызмы?
- Каты күзле кешеләр, чыннан да, бар. Хәтта кеше начарлык теләмәсә дә, күз тигезә ала бит. Гадәттә, миннән энергия ташып тора. Тик кайбер көннәрне хәл бетә, кәеф булмый. Сәбәбен дә аңлата алмыйсың. Мәчеткә барып, үземне өшкерткәннән соң, җиңеләеп китәм. Күңел тынычлыгын табам. Аллаһ Тәгаләгә ышанып яшибез, Ришат җомга намазларын калдырмый. Ел саен ураза тотабыз, кичке тәрәвих намазына икәү йөрибез, Аллаһка шөкер.

- Кимчелекле якларыгыз бармы?
- Минем холкым җиңелләрдән түгел. Ришатка медаль бирер идем. Сабырлыгына сокланырлык. Кайвакыт күбрәк сөйләшәмдер инде, Ришат сүзләргә колак салмый. 

- Нинди хыялыгыз бар?
- Беренчедән, әнинең 100 яшькә кадәр яшәвен телим. Ул минем иң якын дустым, киңәшчем. Икенчедән, Ришатның беренче урында булуын телим. Өченчедән, 3 бала табасым килә, зур өй төзеп, гаилә учагын ныгытырга язсын. Иң мөһиме сау-сәламәт булыйк!

Язмага реакция белдерегез

27

2

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Амин матурлар.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Бэхетле , сэламэт яшэсеннэр .Амин .Хэркемнен тормышы балкып торсын .Ришатнын жырларын бик яратып тынлыйм .Узе дэ гади , чибэр .Узе

      • аватар Без имени

        3

        0

        дэвамы.Узен сэхнэдэ тотышы бик охшый Молодец .Э Эльмира безнен Яр Чаллы кызы .Мин Эльмираны яхшы белэм . Икесен дэ яратам , хормэт итэм Мин эни , дэу эни .Ак белэн караны яхшы аерам .РИШАТНЫН да бэхетле яшэргэ хакы бар .Ул да кемнендер газиз жимеше . Ир баланын бэхете хатын -кыз кулында .Ир иткэн дэ хатын , юк иткэн дэ хатын дип юкка гына эйтелмэгэн .Ак юллар сезгэ балакайларым .Амин .Яр.Чаллы .24.03.2024.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нигэ чибэр кызлар иреннэрен купертеп,ясалма керфеклэр ябыштырып узлэрен ямьсезлилэр икэн.

          Мөһим

          loading