Кичә "Уникс" концерт залында Ришат Төхвәтуллинның концерты булды. Зал шыгырым тулы - Чувашия, Курган өлкәсеннән махсус яшь җырчыны тыңлау өчен килүчеләр дә бар иде.
Чувашиядән килгән ханым Ришатка "Татарстанның атказанган артисты" исемен бирергә кирәклеген әйтеп, мөрәҗәгать белән Татарстан Президентына гына түгел, Путинга кадәр барып җитәчәкләрен белдерде. Ә бер 90 яшьлек әбинең хыялы Ришатның концертына ак яулыгын ябып килеп, ак чәчәкләр бүләк итү булган. Кичә ул әбинең дә хыялы тормышка ашты.
Ә Ришатны ансыз, аны Ришатсыз күз алдына китереп булмый торган - "Тыңлачы, сандугач" җырын башкаруны күпсанлы тамашачы сорады. Яраткан тамашачысына каршы килә алмады: "Нәрсә булса, шул булыр" дип, ниһаять, Ришат әлеге җырын башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар