16+

Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафинаны белмәүчеләр сирәктер. Саба районы Миңгәр авылы кызы Рисәнә – моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә кереп оялаган талантлы җырчы.

Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафинаны белмәүчеләр сирәктер. Саба районы Миңгәр авылы кызы Рисәнә – моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә кереп оялаган талантлы җырчы.

- Рисәнә апа, телегез җырлап ачылгандыр, мөгаен?

- Үземне белгәннән бирле җырлыйм. Бер мизгелне мәңге онытмыйм. Әни мине җылы киемгә төреп, кулына күтәреп клубка Яңа ел чыршысы бәйрәменә алып менә иде. Домино уйный утырган өстәлгә урындык куеп, мине шунда бастырып җырлата иде. Җырлап бетергәч, халык гөрләтеп кул чаба. Әни мине яңадан төрә иде дә, мин йоклап китә идем. Кызганыч, без – авыл балаларының музыкаль белем алырга мөмкинлеге булмады. Ничек бар, шулай җырладык. Фонограмма да, кием дә бирмәделәр. Хәтта аякка кияргә туфли дә юк иде. Микрофон дигән әйбер бөтенләй булмады. Төрле җирдә, төрле шартларда җырларга туры килде. Колхоз кыры, амбар, ферма – берсе дә калмады.

- Гадәттә, җыр-моңга сәләт әтидән яки әнидән күчә. Сезнең очракта ничек?

- Әтием 2002 елда мәрхүм булды. Узган ел 91 яшендәге әниемне җирләдем. Лаеклы ялга чыкканнан бирле әнине карадым. Аның белән яттым, аның белән тордым. Әни яныннан китмәдем, аны ялгыз калдырырга ярамый иде. Әти-әнине югалтуны бик авыр кичердем, алар - иң кадерле кешеләрем иде. Әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Икесе дә гади колхозчы. Әтием - бик шәп гармунчы, әнием менә дигән җырчы иде. Җыр-моңга мәхәббәт икесеннән дә күчкән. Гомумән, бездә талантлы халык яши. Әти белән әни без – биш балага гомер биргән. Бишебез дә исән-сау, Аллаһка шөкер. Безнең арада Россиянең иң яхшы ипи пешерүчеләре бар. Бер апам – 50, икенче апам 48 ел икмәк заводында ипи пешерде. Алар кебек тәмле итеп ипи пешерүче бүтән юк. Энем – республика күләмендә дан казанган көрәшче, абыем – бик оста машина йөртүче. Алар белән бик горурланам. 

- Җырлау сәләтегез була торып, ни өчен вокал буенча югары белем алырга бармадыгыз?

- Мәктәп елларында рәсем ясый, шигырьләр, җырлар яза идем. Район газетасына, республикада балалар өчен чыга торган басмаларга районыбыз, авылыбыз уңганнары турында язмалар әзерләдем. Шуңа күрә мин һәрвакыт журналист булам дигән уй белән яшәдем. КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин белән бергә журналистика факультетына имтиханнар бирдек, анда керергә насыйп булмады. Аннан соң Удмуртиянең Глазов шәһәренә укырга барырга тәкъдим иттеләр, тик әниләр андый ерак җиргә җибәрмәде. Казан дәүләт мәдәният институтының мәгълүмати-китапханә факультетына кердем. Институтта укыганда да җырладым, “Студентлар язы” фестивале лауреаты булдым. Факультетта мине “матур җырлыйсың” дип бик хөрмәт итәләр иде. Төрле чараларда җырлыйсы булгач, практикага ерак җирләргә җибәрмәделәр. 

- Аңлавымча, укуны тәмамлагач районга кайтып киткәнсез. Кайда эшләдегез? 

- 1984 елда укуны тәмамлап Сабага кайттым. Килдебәк авылының Мәдәният йортына җитәкче итеп билгеләделәр. Хезмәт хакым 60 сум иде, шуның 20 сумын фатирга түләп тордым. 4-5 ел эшләгәннән соң, “Сабадан китәм, монда калмыйм” дип китеп барганда тотып калдылар. Район кулланучылар җәмгыятенең көчле вакыты иде. Мең ярымлы яшьләр бригадасының – сатучы, шофер, ашханә осталары һәм башка һөнәр ияләренең комсомол оешмасы секретаре итеп куйдылар. Комсомол таралганнан соң, район яшьләре җыелып, мине яшьләр берлеге оешмасы рәисе итеп сайлады. Анда күп еллар дәвамында эшләдем. Ул чорда акча булмады, хәтта ипи алырлык та акча юк иде. Шуннан соң Теләче районының мәдәният бүлегенә эшкә чакырдылар. Тик анда елдан артык кына эшләдем, чөнки ерак арага йөреп эшләргә мөмкинлек булмады. Яңадан яшьләр бүлегенә кердем. Шуннан бирле кайда гына эшләдем - бөтен өлкәнең нечкәлеген белә торган белгечкә әйләндем. Җырлавымны халык яратты. Ә халык яраткан кешене җитәкчелек яратмый, шуңа күрә мине кая билгеләсәләр дә, гел кыскарталар иде.

- Ни өчен?

- Миннән котылу чарасын таба алмадылар. Лаеклы ялга чыкканчы, бик авыр эштә хезмәт куйдым. Кешенең хезмәт хакы азмы, балалар бакчасына ризык җитмиме, кешенең эш урынында нинди шартлар – шушы җитешсезлекләрне видеога төшереп җитәкчегә бирергә тиеш идем. Бик авыр булды. Җыр турында беркем дә уйламады, җырламаска куштылар. Ә аңа кадәр бик күп җирдә чыгыш ясаганым булды. Халык шулкадәр ярата иде. Мин җырлаган җирдә артистлар йөзен чөерә иде. Дөресен генә әйткәндә, районның мәдәният бүлеге бүгенге көнгә кадәр “көрәшеп” ятуын дәвам итә. Юбилей кичәмә җыелган халыкка “ник аның концертына килдегез, мин сезне –китапханә хезмәткәрләрен иртәгә эштән алам” дип әйттеләр. Бу хәл минем күз алдында булды. Лаеклы ялган чыкканыма - 7 ел, гомерем буе халкыма, районыма хезмәт иттем. Татарстанның гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә җырладым. Хәтта Үзбәкстан, Марокко илләренә бардым. 

- Тик шулай да бәхет сезгә елмайды. “Халык җәүһәрләре” проекты турында әйтүем...

- Ике ел элек Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов күреп алды. Алар мине “Халык җәүһәрләре” проектына чакырды. Төрле шәһәр-районнарда концертлар куйдык. Кая гына барсак та, халык барыбызны да күтәреп алды, җылы кабул итте. Рифат әфәндегә рәхмәтем чиксез.

- Репертуарыгызда ничә җыр бар? Иң яратканы нинди?

- Ничә җырым барлыгын әйтә алмыйм. Шушы гомеремә кадәр җырланган җырларның барысын да хәтерлим. Дөрес, балачактагылары онытылган инде. Иң яратканнары – халык җырлары һәм әнием яраткан, ул җырлаган җырлар.

- Тормышыгызда гайбәтләр ишетергә туры килдеме? Иң кыены нинди гайбәт булды?

- Үз гомеремдә гайбәтне күп ишетергә туры килде. Гайбәтсез кеше булмый. Гайбәт булмаса, кирәксез кеше булыр идем. Күбесе онытылды инде, истә калмады. Иң кыены дигәндә, концерттан соң, халык кабаттан чакырып сәхнәгә чыгарып яратып алкышлады. Кайбер җитәкчеләр, алар да инде хәзер лаеклы ялда, шушы күренешне “концертны Рисәнә бозды” дип сөйләгән. Менә шул сүзне ишетү авыр булды. 

- Холкыгыз нинди?

- Кызу да, әкрен дә. Кеше өчен дигәндә – җан-фәрман, үлгәннән калганны белмим. Үзем өчен тырышып, әрсезләнеп яшәгән кеше түгел мин. Әйтергә онытып торам, минем турында бик матур китап бастырып чыгардылар. “Миңгәр – гомер учагым, Саба – иҗат чуагым” дип атала ул. Шушы китапны районның Мәдәният йортларына, китапханәләргә өләштермәделәр. Анда тормыш юлым, язган шигырьләрем, әсәрләрем урын алган. Бик матур, эчтәлекле китап. 

- Рисәнә апа, ни өчен бер тапкыр да кияүгә чыкмадыгыз?

- Мин беркайчан да кияүдә булмадым, гаиләм дә, балаларым да юк. Артымнан йөрүчеләр дә, кияүгә чакыручылар күп булды, тик берсен дә үземә тиң күрмәдем. Кирәк дип кенә кияүгә чыгарга теләмәдем. Тормыш йөген берүзем тарттым. 

- Үзегез өчен бала табу турында уйлаганыгыз булдымы?

- Уйнаштан бала табып булмый бит инде. “Уйнаштан туган бала” дигән сүзне бармак төртеп, буыннан буынга әйтәчәкләр. Бу – безнең нәселгән хас әйбер түгел.

- Ялгызлыктан курыкмыйсызмы?

- Юк, курыкмыйм. Моңарчы да ялгыз яшәдем, башка төрле тормышны белмим.

- Кайда яшисез?

- Бүген мин үзем туып үскән Миңгәр авылындагы йортта яшим. Районда эшләп фатир бирмәделәр. Фатир алырга язылгач та, “онытканбыз” дип исемлектән төшереп калдырдылар. Акча белән түләргә дигәч, “җырлап түлә, җырлаган акчаны күчереп бар” диделәр. Авыл җирендә җырлап ипотека түләп буламы? 

- Серләрегезне кемгә сөйлисез?

- Серләремне күккә карап, суга карап җилләргә сөйлим. 

- Рисәнә апа, бернигә дә карамастан, йөзегездә һәрвакыт елмаю... 

- Төрле вакыт була – елаган һәм елмайган чаклар да була. Ләкин елаганымны кешегә күрсәтергә яратмыйм. Кешегә күрсәтмәгән уй-кичерешләрем, халәтем – җырларымда. Җырым белән җырлап елыйм.   

- Сез бәхетлеме?

- Аллаһы Тәгалә олыламаса, бәндә сине зурламый. Аллаһы мине бик олылады, шуңа күрә кешеләр дә зурлады. Үземне бик бәхетле дип саныйм. 

Язмага реакция белдерегез

64

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    9

    0

    Талантлы кешене шулай кагалар инде. Өстен булыгыз түбән җаннардан! Сез бик булдыклы, талантлы. Авыз ерып яшәгез, сәламәтлек Сезгә!

    • аватар Без имени

      13

      0

      Балам юк, ирем юк диеп елап утыручыларга урнэк ханым, ходай исэнлек бирсен узегезгэ рэхмэт.

      • аватар Без имени

        12

        0

        Мин сезнен жыоларыгызны бик яратып тонлыйм, сезне бэхетсез бердэ эйтмэс идем сез ботен жырчылардан да алда, сез бик булган кеше булганнан була дускаем исэн сау булыгыз жырларыгыз белэн без не куандырып торыгыз.

        • аватар Без имени

          8

          0

          Туры сузле булган туры эткэн тугангада ярамый ходай ташламасын сихэт бул жыр чишмэн саекмасын жыр монга кумелеп яшэ

          • аватар Без имени

            5

            0

            Житәкчелек гел котылу чарасын гына карагач ничек Атказанган мәдәният хезмәткәре исемен ала алган... Андый исемне җитәкчелек бирә,капка төбенә җыелып чыгып утырган әби-чәбиләр бирми. Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы 1979 елдан 120 сумга күтәрелде, ә Рисәләгә 1984 елда 60 сум гына түләгәннәр. Шыттырыпрак сөйләргә дә бик оста икән.Матур җырлавын таный идем,тагын яңа ягы бн дә ачылды😊☺

            Мөһим

            loading
            2
            X