16+

Рөстәм Асадуллин: «Беренче концертыма 100гә якын кеше килгән иде...»

21 марта 2025, 13:38
4828
1
8
Уку өчен 3 минут

“Яшьлегем” җыры белән танылган Рөстәм Асадуллинны халык бик тиз үз итте. Аның сәхнәдә үзенчәлекле хәрәкәтләре дә әйтерсең тамашачыларны сихерләп куя.

Рөстәм Асадуллин: «Беренче концертыма 100гә якын кеше килгән иде...»

“Яшьлегем” җыры белән танылган Рөстәм Асадуллинны халык бик тиз үз итте. Аның сәхнәдә үзенчәлекле хәрәкәтләре дә әйтерсең тамашачыларны сихерләп куя.

Рөстәм Асадуллин шәхси сәхифәсендә үзенең «Яшьлегем» җырын рөхсәтсез башкарулары турында хәбәр иткән иде. «Җырламагыз, рөхсәт бирмим», – дигән килеш телевидение-радиога биргән, концертларда җырлый. Бөтен Башкортстанга яңгырата минем җырымны. Башкортстан якларындагы конфликтлы ситуацияне хәл итеп бетерәбез. Шушы кеше белән аралаштык, сөйләштек. Уфага килгәч, барысын да ачыклап бетерәчәкбез», – дип, видео да урнаштырган иде. Бу бәхәснең чишелешенә ачыклык кертер өчен Рөстәм Асадуллинга мөрәҗәгать иттек. 
– “Яшьлегем” җыры буенча гауга чыккан иде. Хәл итеп бетерә алдыгызмы?
– Без бер-беребезне аңламаганбыз. Шалтыратып сөйләштек, хәзер яхшы мөнәсәбәтләрдә. 

– Җыр бүлүләр күбәеп китте. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Мин аның рәтен дә белмим әле. Бу өлкәдә тәүге адымнарымны  ясыйм, шуңа күрә бер елдан сорап карарсыз, бәлки җавабым булыр.

– “Яшьлегем” җыры белән тиз күтәрелеп киттегез. Тагын хит булачакмы?
– Миңа һәр җырым да кадерле. Берсен генә аерып әйтеп тә булмый. Һәрберсе балам кебек якын. Кемгәдер берсе ошый, кемгәдер башкасы.

– Сәхнәдә күптән чыгыш ясыйсызмы?
– Дөресен әйткәндә, зур сәхнәгә 18 ел килдем. Бер генә мизгелгә дә иҗатны ташларга уйламадым. Күңелемдә шул җырлар белән дәртләнәм, ансыз яши алмасмын дигән нәтиҗәгә килдем. Беренче вакытта заллар тулы булмады, билгеле. Әмма аз да түгел иде, беренче концертыма 100гә якын кеше килгән иде. Тамашачылар мине ишетер дип ышандым. Иҗатыма битараф булмаган һәркемгә бик зур рәхмәт әйтәм. 

– Популярлык югалыр дип курыкмыйсызмы? “Йолдызлык” чире эләкмәдеме әле?
– Андый хәл дә булырга мөмкин. Әмма иҗат итүдән туктамаячакмын. “Йолдызлык” чиренә килгәндә, элек Түбән Камада яңалыклар тапшыруын алып барган идем. Кешеләр бераз таный иде, шуңа күрә хәзер ул “авыру”га карата иммунитет. 

– Иҗатка күчеш ничек булды соң?
– 15 еллап “Яңалыклар” тапшыруында эшләдем, шул ук вакытта иҗат та иттем. Иҗат ягыннан үсеп китсәм, бар көчемне бу юнәлешкә бирермен дигән идем. Шулай булып чыкты да. 

– Җырлаганда үзенчәлекле итеп хәрәкәтләнәсез. Кемнән карап өйрәндегез? 
–  Барысы да хис-кичерешләрем. Миңа ул әллә нәрсә түгел, сезгә генә бераз сәеррәк тоеладыр. Кемнәндер махсус карап, өйрәнеп эшләмим. 

– Сезгә пародия ясаучылар күбәйде. Ачуыгыз чыкмыймы?
– Филүс Каһиров та: “Синең җырларыңны күргәнче сиңа пародия ясаучыларны күбрәк күрәм”, – ди. Берсенә дә үпкәләмим, моңа бик тыныч карыйм. 

Фото шәхси архивтан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    1

    0

    Давай Рустам оздорегез,унышлар сина

    Мөһим

    loading