16+

Рөстәм Маликов: «Шушы яшемә җитеп, яратуның барлыгына ышанмыйча яшәгән кешемен, бар икән ул»

Сәхнәдә инде, кызганыч, сирәк күрәбез. Иҗаттан читләшмәсә дә, сәхнә дип әрсезләнми, оештыручылар да аны күләгәдә калдыра бирә.

Рөстәм Маликов: «Шушы яшемә җитеп, яратуның барлыгына ышанмыйча яшәгән кешемен, бар икән ул»

Сәхнәдә инде, кызганыч, сирәк күрәбез. Иҗаттан читләшмәсә дә, сәхнә дип әрсезләнми, оештыручылар да аны күләгәдә калдыра бирә.

Хәер, бер ел элек кенә сәламәтлеге какшап, үлемнән калуы да аның дөньяга карашын үзгәрткән. Үзең өчен дә яшәргә кирәк. Хәзер бигерәк тә! Тиңе – янәшәсендә, ярты сүздән килешәләр. 75 яшенә җитеп тә, мәхәббәтнең барлыгына ышанмаган җырчы, ниһаять инанган – бар ул мәхәббәт, бар икән, ди!

Йөрәк. Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовның саулыкка зарланганы булмаса да, узган елның апрель аенда кинәт хәле авырая. Хәләле – Ләйсәнне җитәкләп, Казансу ярыннан атлаганда күкрәк читлегендә хәнҗәр кадалгандай көчле авырту тоя. Ярты сулышында бөгелеп төшкән җырчыны “Ашыгыч ярдәм” хезмәте табиблары кулына тапшыргач, тикшерү нәтиҗәләре бер генә фикергә этәрә – операцияне нәкъ менә хәзер ясарга кирәк, көтәрлек түгел – йөрәк талчыккан, тузган. Берничә сәгать буена ике дөнья чигендә бәргәләнгән җаны табиблар тырышлыгы белән генә тереклеккә барып ялгана. 

Җырчыны редакциябезгә чакыргач та, ул хәләле – Ләйсән ханым белән килде, сүзне шул хакта сөйләшүдән башладык. 

Рөстәм: Аякка тиз бастым, монысы Ләйсәнем үҗәтлеге. Бер минутка да янымнан китмәде. Үзем дә мескенләнеп ята торганнардан түгел. Йөрәккә 3 шунт куйдылар, хәзер йөрәк яңарды. Җиңел булмады инде, 3 ай буена аркада гына ятарга кирәк иде, ян-якка да борылырга ярамады, ашауны да көйлисе. Терәкле кеше тезләнми, Ләйсәнемә рәхмәт! Кадердә яшим, хөрмәттә. Бик кайгыртучан ул. Болай да яшәп була икән... Иң рәхәт елларымны Аллаһы гомер көзләремә дип саклаган. 

Ләйсән: Рөстәм үзе дә бик актив. Үз-үзен кызганмыйча хәрәкәтләнгәнгә дә тизрәк тернәкләнде дип уйлыйм. Табиблар велосипедта йөрергә иртәрәк әле дигәндә, ул инде көн саен бишәр чакрым велосипед белән әйләнеп кайта иде. Зарлана белми, эчендә ут булса да елмая. Табибка баргач, икәү керик, мин барысы да яхшы дип әйтәм дә чыгам, син сөйләрсең, ди. Һавага чыгарга кирәк бит, баштарак ишегалдыннан гына әйләнә идек, юлны көн саен озынайта барып, август айларында велосипедка күчтек. Рөстәм машина йөртми, шәһәр эчен электросамокатта әйләнә, җәяү йөри, иртә-кич Казансу яры буйлап велосипедта җилдерүче ир белән хатынны күрсәгез – ул без булырбыз! Кар яуганчы көн дә кич су буенда без, хәрәкәт саулык өчен дә әйбәт, кәеф тә яхшыра, йокларга да рәхәт. 

– Рөстәм әфәнде, тыйнак яшәсәгез дә гомер уртасыннан үткәч, тормышыгызны яңадан сүтеп җыярга туры килгән. Ләйсән ханым белән ничек таныштыгыз соң?

Рөстәм: Берәү дә аерылышабыз дип кавышмый, Аллаһы тарафыннан язылган язымышыңда никахың өзек икән, ул сынауны да үтәсең. Авыр чаклар күп булды, түздем, инде барысы да артта калды. Бүген мин бәхетле! Шушы яшемә җитеп, яратуның барлыгына ышанмыйча яшәгән кешемен, бар икән ул ярату, бар! Һава җитмәгәндәй җитми ул яраткан кешең, Ләйсәннең эштән кайтуын сагынып каршы алам.

Ләйсән: Рөстәм кебек мин дә театрга йөрергә яратам. Г.Камал театрында Рөстәмнең курай уйнап торганын күрдем дә янына бардым. Үзәкләрне өзә инде, кураеның моңы – сагышның үзе... Бер сүздән сөйләшеп тә киттек. Телефоннарны алмаштык. Залда урыннарыбыз да бер тирәдә булып чыкты, спектакль барганда үрелеп-үрелеп миңа карады. 2022 елның декабре иде. Икенче көнне шалтыратты. Ничә сәгать сөйләшкәнбез икән, сүз бетми генә. “Икенче Яңа елны бергә каршылыйбыз”, – дигән иде сүз арасында. Шулай килеп чыкты да, авылда улым – Артур, әтием – Минзәки, әнием – Гөлнур белән 2024 елны каршыладык. Әти-әнием зыялы, бик хөрмәтле кешеләр. Әти гомере буе җитәкчелек итте, күмәк хуҗалык рәисе булып эшләвен әле дә сагынып искә алалар. Әнием – укытучы. Лениногорск районының Түтән Чыршылы авылы кызы  мин. Ирек исемле энем бар, ул гаиләсе белән Себердә төпләнде. Әти-әни янына нигездә без кайтып йөрибез, ярдәм итәбез. Рөстәмне бик яраталар. Кайткач аны түр башыннан да төшермиләр. 

– Яшерен-батырын түгел, яшь аермагыз да саллы. Әти-әниегез, Ләйсән, кияүне ничек кабул итте?

Ләйсән: Әйтәм бит, Рөстәм дип үлеп торалар. Мин улым өчен борчылган идем. Ялгыз үстердем, янәшәдә ир-ат булмады. Бәлки шулай хәерлерәктер тә, сөйләгәч акыл белән аңлап кабул итте. Икәү театрга киттек. Кайда ул, ди. Әнә, мин әйтәм. Артур беренче үзе барып кул бирде. Танышып, сөйләшеп килгән, авызы ерык! Әни, мин риза, әйбәт кеше, диде. Рөстәм белән бер ел аралашкач, кавыштык. Харис хәзрәт Салихҗанны чакырып никах укыттык. Яше булса да, җәяүләп кенә килгән! Рөстәм белән Артур бик дуслар. Әти кирәк елларында терәк аңа Рөстәм, гел киңәшләрен бирә. Һәр якшәмбе саен икесе өчәр сәгать бильярд уйныйлар. Профессиональ кий бар безнең. Артур аерым тора, минем Казанда фатирым бар. Бик акыллы ул, әйбәт укый, быел бишенче курста, кызыл диплом алырга нияте. Мәктәптә бердәм дәүләт имтиханнарын да 100 баллга тапшырган иде. Мин бит Артур артыннан Казанга килгән кеше. Ул укыганда янында күз-колак булыйм дидем. 

Рөстәм: Ләйсәннең әти-әнисе миннән яшьрәк. Кулын сорарга кайтканда, чынлап әйтәм, шүрләдем. Бу карт тәре нишләп йөри, дип әйтерләр дип уйлаган идем, рәхмәттән ары сүзем юк – мин бик кадер-хөрмәтле кияү. Ләйсәннең туганнары да, әти-әнисе дә мине бик яраттылар. Артур да әнисенең бәхетле икәнлеген күрә бит. Бик акыллы егет ул, булачак табиб. Килгәч, кан басымымны  үлчәп, кирәксә уколын салып китә. Ләйсән миннән 29 яшькә кечерәк. Әмма ул аерма аң, акыл җәһәтендә сизелми дә, икебез дә бер дулкында, бер үк уйда без. Мин уйлаганны ул әйтеп бирә, аның ни әйтәсе минем күңелдә. Үзем генә озак яшәдем бит, кабат гаилә корырмын дип уйламаган идем, Аллаһы үзе насыйп итеп, бәхетем түгәрәкләнде!  

Ләйсән: Тормышта үз кешеңне очрату – зур бәхет. Мин аңа чын-чынлап гашыйк булдым. Озак еллардан соң йөрәгемә үткән бердәнбер кеше ул. Беренче ирем белән дә матур яшәгән идек. Авылдашым ул, Рамил исемле, бик затлы гаиләдән, физика-математика укытучысы, аның әнисе мәктәп директоры, әтисе минем укытучым  иде. 4 ел очрашып йөрдек, ике генә ел бергә яшәп калдык. Рамил хакимияттә эшләде, шул кадәр матур яшәдек без! Атып үтерделәр аны, үзен юл буена утыртып, машинасын урлап качканнар иде. Җинаятьчеләрне тоттылар, берсе – 5, икенчесе 18 ел утырды. Артур белән йөкле идем, 4 айлык. Рамилне җирләгәнне хәтерләмим, фельдшер мине йоклаткан. Соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең күплеге икенче авылга кадәр сузылган иде диләр. Баламны ялгыз үстердем. Һөнәрем – укытучы. Рамилне оныттырырдай кеше очратмадым. Улым хакына гомеремнең байтак өлешен ялгыз кичкәнемә дә үкенмим, яратмаган кеше белән торып булмый бит ул. Әле Казанга килгәч тә хатыны яман шештән үлгән, фатирлы бер ир белән таныштырырга теләгәннәр иде. Үзен күрмәс борын күңелем тартмады, юк, дидем. Яшәргә фатирым иркен, миңа нәрсәгә кеше малы? Күңел хөрлеге малдан өстен, Рөстәм белән бергә үтәсе юлларыбыз озын булсын иде. Аның янәшәсендә мин бик иркә, бәхетле хатын! 

– Тормышны ал да, гөл дә түгел, диләр. Бер дә бәхәсләшмисезмени? 

Ләйсән: Рөстәм гаилә җанлы, яратканын яратып яшәүче ир. Гаҗәпләнсәгез дә “сөендерерлек” сүз әйтә алмыйм, сүзгә килмибез. Рөстәмнең кайчан киреләнеп куйган чаклары була, тиз җайга килә ул. Бик кыйммәтле кибетләрдә генә киенергә ярата, зәвыгы көчле. Базар ягына борылып та карамый. Кайчак үгетләп тә карыйм, ишетергә дә теләми! 

Рөстәм. Балачакта әтисез үселде. Авылга электр уты кермәгән иде әле. Әти миңа ике яшь булганда ташлап чыгып киткән. Укытучы кеше. Бер авылда яшәдек, икенче гаиләсендә кызлары бар. Ерактан гына күрә идем әтине, ул да мине шәйләгәндер, ләкин миңа якын килмәде. Җырлавым әти ягыннан, әтинең бертуган энесе Гани абый матур җырлый иде. Мине укытты да әле. Армиядән кайткач, соңрак әтинең кызлары мине эзләп таптылар, аралашырга да теләгәннәр иде, мин кул бирмәдем. Әни дә кичермәс, нинди михнәтләр күреп үстерде бит ул безне. Рәхилә апам бик тәвәккәл, батыр иде, әти урынына ир-ат эшенә ул өйрәтте. Мәрхүм инде. Ә менә Газизә апам шөкер исән әле, Бөгелмәдә яши. Авылдагы төп йорт исән, искерде, яңартырга исәп. Күпчелек Аю авылындагы  яшиләр, күпчелек аларга кайтабыз. 

– Чын егет булу өчен армия хезмәте дә, яшьтән авырлыкка чыныгып үсү кирәк, диләр.

Рөстәм: Хәрби хезмәттә мин писер идем. Алдан махсус әзерләнеп бардым. Мәктәп директоры Мәксүм абыйның: “Ай, егетләр, язуыгыз шайтан сукмагы, җайлагыз, армиягә барасыгыз бар!” – дип әйтүе җитте, һәр хәрефне аның кебек яза башладым. Берничә кеше арасыннан мине писер итеп сайлап алдылар. Музыка училищесында – 4, консерваториядә 5 ел буе дипломнар тутырдым. Элек бит кулдан язалар иде. Берсенә 72 тиен түләгәннәре исемдә. Бик күпләрнең дипломы минем кулдан язылган! Ноталар күчереп тә акча эшли идем әле. 

Ләйсән. Аның язуы хәзер дә искиткеч! Кроссвордлар чишәргә ярата ул, шакмакларга язылган һәр хәрефе төзек. Матур итеп рәсемнәр дә ясый!    

– Диплом алгач, нишләп Башкортстанга китеп бардыгыз сез? 

Рөстәм: Дәүләт филармониясенә үзләре эшкә чакырдылар, бер елдан соң фатир бирәбез диделәр. Фатирлы булуга кайтып китәм дип уйлаган идем, җибәрмичә 4 ел эшләттеләр! Мине бик югары күтәрде алар. Анда мега популяр идем.  

– Бездә күтәрелүе авыр булдымы? Зур җырчылар ирек бирмичә тилмертмәделәрме? 

Рөстәм: Әкият! Хәленнән килмәгән эшкә башкаларны гаепләр өчен әйтелә торган сүз. Берәү дә беркемгә дә комачаулык итми сәхнәдә, җырларлык тавышың, сәләтең бар икән – рәхим ит. Бер нәрсәгә көенәм, җырларымның архивын булдырмадым, җыеп бара белмәдем. Эшләдем дә эшләдем. Анысы да кирәк булган икән. Хәерле булсын. 75 яшьлек юбилеемны да тыйнак кына үткәрергә исәп. Ишеткән кеше килер, артык шапырынасым килми, түгәрәкләнеп утырырбыз да, мин уртага басып җырлармын. 
 

Язмага реакция белдерегез

33

1

2

0

4

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    5

    Малаен белэн бер яшь икэн , шушы яшьтэ ярату дип сорэн сугу килешми инде Аллам сакласын .

    • аватар Без имени

      0

      4

      Димэк сезгэ бу бэхет тэтемэгэн , кызганыч кеше сез , берни эшлэп булмый барда ходаем кулында . Бэхетсез кеше яза дияр идем бу комментарийны. Алай да кем язганы - яздырганы да билгеле югыйсэ

      • аватар Без имени

        2

        2

        Ай, Аллам инде.

        • аватар Без имени

          0

          5

          Шундый олы яшьтэ мэхэббэт дигэн булып гаилэсен ташлаган кешегэ оятсыз дияр идем.гомерен анын узенэ ике баласына багышлаган хатыны мина бик кызганыч. Узеннэн 30яшькэ кече хатынга ойлэну уз хатынын нык унижать иту.Ростэм Маликовка булган хормэтем юкка чыкты.

          • аватар Без имени

            2

            0

            Э гузэлгэ малае кебек яшь ир белэн яшэу нормаль куренешме???

            Мөһим

            loading