- Борчыган нәрсәләр күп инде ул. Әле күптән түгел туган ягым Мөслим районының Ташлыяр авылына кайтып килдем. Авыл тарихы буенча китап әзерлибез. Шаккатыргыч күренешкә тап булдым: чеп-чи татар районындагы татар авылында балаларның теле русча ачыла. Урамда алар күбрәк русча, интернет сүзләре, кино, мультфильм сүзләре белән сөйләшәләр. Коточкыч бит бу! Без берничә ел элек «Аксу» студиясендә чит ил, рус мультфильмнарын татарчага сыйфатлы итеп тәрҗемә итеп чыгарган идек. Күпмедер алды халык, тик менә... Нәрсә бар, шул бар инде.
- Синең туксанынчы еллар башында «Җәмилә түгел - Женечка, Сәлимә түгел - Симочка» дип җырлаганыңны хәтерлим әле мин.
- Мин ул чакта концерт алдыннан үзен Гуля дип таныштырган кызларның, концерттан соң килеп: «Мин Гөлнара исемле», - дип әйтүләренә шатлана идем. Ходайга шөкер, бүген балаларга татар исемнәре кушу модага керде.
- Бүгенге көндә ничә җырың бар?
- Артык күп түгел. Йөздән бераз гына артыктыр.
- Сине беркайчан да дәүләткә эшләмәгән кеше дип беләм...
- Дөрес беләсең. Мин аякка баскан еллар - кооперативлар ачылган еллар бит. Мин дә «Татар җыры театры» дигән үз кооперативымны ачтым.Тора-бара ул «Аксу»га әйләнде. Гомер буе үземә эшләдем, бер тапкыр да отпуск алганым, хезмәт хакы көткәнем булмады. «Аксу» аша композитор, администратор Ганс абый Сәйфуллин Фарис Галләмов сеансларына стадионнар тутыра иде, төрле артистлар белән гел юлда идек, йөзләрчә төрле аудио, видео кассеталар чыгарылып таралды, илне, татар яшәгән бөтен җирне гиздек.
Комментарийлар