16+

Руслан Габитов: "Балаларга икенче әниме? Бу тема җиңелләрдән түгел..."

“Риваять” этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Хатыным Луиза вафатыннан соң, “Риваять”не таркатыр дип уйлаучылар да булган. Ә мин, киресенчә, эшләдем", - ди ул.

Руслан Габитов: "Балаларга икенче әниме? Бу тема җиңелләрдән түгел..."

“Риваять” этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Хатыным Луиза вафатыннан соң, “Риваять”не таркатыр дип уйлаучылар да булган. Ә мин, киресенчә, эшләдем", - ди ул.

– 2020 елда тормыш иптәшең Луизаны югалттың. Луизаны тәүге тапкыр күргән көннәрне искә алыйк әле.

– Без студиядә таныштык. Таныштык та, ике ай эчендә өйләнештек. Луиза – Казаннан, татар кызы. Рус мохитендә тәрбияләнгәч, өйдә дә русча сөйләшә иде. Ләкин: “Мин – татар”, – дип горурланып йөрде. Ул гаҗәеп талантлы шәхес иде. Бик матур көйләр иҗат итте. “Риваять”нең күп кенә әсәрләрен Луиза язды. Кызганыч, 16 ел гына бергә яшәп калдык. 

– Луиза арабыздан кинәт китте...

– Өченче балабыз тугач, анда эпилепсия авыру барлыкка килде. Балабызның туган көнендә аңын югалтып егылды. Бу беренче мондый очрак иде. Аннан соң бу хәлләр ешая башлады. Дәваланып карадык, ләкин авыру бездән көчлерәк булып чыкты. 31 майда ул безне калдырып китте, 1 июньдә җирләдек. Йоклаганда өянәк булды...

– Бу коточкыч фаҗигане балалар ничек кичерде?

– Һәрберсе үзенчә. Ралинәгә тиздән 18 яшь тула, Аллаһы боерса. Аязга – 15, Ризванга 9 яшь. Гомумән, алар эмоцияләрен тышка чыгармый, эчтән генә борчыла. Өч балам да музыкага тартыла. Ралинә музыка мәктәбен тәмамлады, хәзер музыка көллиятенең икенче курсында белем ала. Аяз нишләптер сәхнәдән курыкты, читләште. Ә Ризван баянда уйнарга өйрәнә, музыка мәктәбендә укый.

– Луизаның әнисе белән мөнәсәбәтләр ничек?

– Әйбәт. Ул Казанда яши, балалар дәү әниләре янына барып йөри. Луизаның ашларын да бергә уздырабыз. Луизаның вафатыннан соң, балаларны дәү әниләрендә калдырып авылга кайтып тордым. Миңа мохитне алыштырырга кирәк иде.

– Луизаны югалткач, депрессиядән ничек чыктың?

– Эш ярдәм итте. Дуслар, хезмәттәшләр, гомумән, эстрада артистлары бик булышты. “Тәртип” радиосы да ярдәм итте. Аларның җылы сүзләре, ярдәме миңа зур көч бирде. Луиза вафатыннан соң, “Риваять”не таркатыр дип уйлаучылар да булган. Ә мин, киресенчә, эшләдем. 

– Төшләреңә керәме?

– Башта еш керә иде, хәзер юк. Бер төш аеруча истә калды. Имеш, фатир ишеге ачылып китә, ә анда – бөтен җир ап-ак, болытлар арасында башына ак яулык япкан Луиза тора иде. Үзе көлә, шаяра, бәхетле. Ул тормышта та шаярырга ярата иде. Луиза теләсә кем белән уртак тел тапты, бик аралашучан кеше иде.

– Вафаты алдыннан сәер хәлләр булмадымы?

– Луиза 40 яшендә китеп барды. Бервакыт хиромантка барган идек. Луизаның учын карап болай диде: “Син авырыйсың, ләкин авыруың 40 яшьтә бетәчәк”, – диде. Икенче берәүдән ансамбль турында сораган идем, ул: “Луизага 40 яшь тулгач, ансамбльнең киләчәге синнән торачак”, – диде. Бу сүзләрнең ни аңлатканын аннары гына белдем.

– Руслан, сиңа 43 яшь кенә әле. Үзеңә пар табарга телисеңме?

– Хатын-кыз ул вакыт һәм игътибар таләп итә. Күптән түгел бер хатын-кыз белән очрашып карадым, тик үземнең яңа мөнәсәбәтләргә әзер түгеллегемне аңладым.

– Әгәр өйләнә калсаң, балалар аны ничек кабул итәр икән? Бу хакта сөйләшкәнегез булдымы?

– Кызым белән барысын да уртага салып сөйләшәбез, ул барысын да аңлый. Төпчек улым да: “Кайчан икенче әни була инде?” – дип сорый. Ә менә уртанчысы Аяз авыр кабул итә. Безнең өчен бу тема җиңелләрдән түгел... Мине димләүчеләр дә бар, кайчан өйләнәсең, дип тә сорыйлар. Вакыт күрсәтер. 

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

7

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading