16+

Рүзәл Минһаҗев: “Нишләптер әти-әнигә “яратам” дип әйтергә оялабыз”

Кемдер аны Фирдүс Тямаев төркеме артисты, блогер, шагыйрь буларак, ә кемдер МХО зонасына гуманитар ярдәм җыючы, активист буларак белә.

Рүзәл Минһаҗев: “Нишләптер әти-әнигә “яратам” дип әйтергә оялабыз”

Кемдер аны Фирдүс Тямаев төркеме артисты, блогер, шагыйрь буларак, ә кемдер МХО зонасына гуманитар ярдәм җыючы, активист буларак белә.

Игелекле, чиста күңелле Мөслим районы Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев белән очрашып тормышы турында сөйләштек.  

- Ярдәмчел, мәрхәмәтле булуыңда әти-әниләреңнең дә өлеше зурдыр. Алар турында сөйләп кит әле.
- Әти-әни биргән  тәрбия - тормышыбыз маягы булып тора. Мин Мөслим районы Метрәй авылында туып-үстем, хәзер дә төп йортта яшибез. Әтинең гаиләсендә - 6, әнинең гаиләсендә - 7 бала булгач, бөтен туганнар безгә кунакка кайтып тора. Күрешеп, кайнашып яшәүдән, күңелдә мәрхәмәтлелек бардыр. Әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Алар тормышның бары яхшы якларын гына күрә, беркем турында беркайчан начар сүз әйткәннәре дә булмады. Аларның яшәү рәвеше минем өчен үрнәк. “Синең кумирың кем?” - дип сорасалар да, “әтием” дип җавап бирер идем.

- Әти-әниләрең кем булып эшләде?
- Әти  40 елга якын эретеп ябыштыручы булып эшләде. Әни бухгалтер иде. Хәзер икесе дә лаеклы ялда, үз көйләре белән яшиләр, дөнья көтәләр.

- Рүзәл, әтиеңнең аяклары авырта дип беләм. Аның хәле ничек? 
- Әти 22 ел шикәр диабеты белән көрәшә. Бу авыруы мин кечкенә вакытта ук билгеле булды. Әтинең бармагы киселеп, озак төзәлә алмавы бик нык истә калды. Лаеклы ялга чыккач, әтинең хәле тагын начарланды. МХО зонасына юлга чыккан идек. “Әтиеңне хастаханәгә салдык, иртәгә аягын кисәбез”, - дигән хәбәр килеп иреште. Бу минем өчен шок булды.  Барган җирдән машинадан төшеп калып, юлчылар табып, иртәнгә өйгә кайтып җиттем. Әтине тиз арада башка хастаханәгә күчердек, аягын саклап кала алдык, шөкер. Кан  тамырларын чистартырга кирәк диделәр. Аны операция ясарга алып кереп киткәндә: “Әти мин сине яратам”, - дип әйттем. Үземне кайда куярга белмәдем. Әти белән бәйле бөтен хатирәләр күз алдымда пәйда булды. Шул вакытта Фирдүс абый шалтыратты. Хәлемне белеште. “Бер көем бар, күңелеңә нәрсә килә шуны яз әле”, - диде. Хастаханәдә “Авыр бит” җырына сүзләр яздым. Операция ике сәгать булды, бу вакыт миңа ярты гомер кебек тоелды. Тимер ишекләр ачылды, әти: “Улым мин исән”, - диде. Кочаклаштык. Без бит авыл балалары, нишләптер, әти-әнигә “яратам” дип әйтергә, кочакларга оялабыз. Вакытны әрәм итәбез. Әти-әни бакыйлыкка күчкәч үкенә башлыйсың: “Ник әйтмәдем? Ник вакытында кайтмадым?” - дисең, шуңа күрә  мин хәзер оялмыйм. Әти узган елны да ике операция кичерде, үз аяклары белән таяксыз әйбәт кенә йөри башлаган иде. Ике айдан гел көтмәгәндә инсульт булды. Тагын хастаханәләр юлын таптадык. Якын кешеңне шундый авыр хәлдә күрү кыен. Әти-әнине югалтудан бик куркам. Алар белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышам, чөнки беркем дә дөньяга мәңгегә килми бит. Хәзер әти ихатабызда таякка таянып йөри. Ул - оптимист кеше, атлап китәм, йөрим дип тырыша. Аның рухы көчле, шуңа сөенәм. Әтием - киңәшчем, терәгем. Дөньяның яхшылыгын гына күрә белә, шуның белән көчледер. 

- Авыру булгач, аның янында тәүлек буе янәшә, күз-колак булучы да кирәктер. Кемнәр ул?
- Әтине әнием, тормыш иптәшем карый. Без хәзер дә төп йортыбызда яшибез. Читкә китеп бәхет таба алмадым. Гастрольләрдә дә күп йөрибез, әмма дөньяда иң матур җир - туган авылым Метрәй.

- “Шагыйрь” дигән кушаматың бар икән. Син үзеңне чын шагыйрь дип атыйсыңмы?
- Кечкенә чактан юморлы шигырьләр язгалый идем, шуңа күрә шагыйрь дигән  кушамат тактылар. Студент елларымда да шигырьләр яздым. Иң якын биш дустыма багышланган 250 куплет шигырем бар. Комбайнда эшләгәндә дә талоннар артына шоферлар агрономнар турында кыска шигырьләр язып җибәрә идем. 30 яшемдә икетуган абыемны югалту, бөтен фикерләвемне үзгәртте.  Мәңгелеккә кешене югалткач, аны берничек тә кире кайтарып булмый. Бәлки, шуңа күрә дә һәр мизгелнең кадерен беләмдер. Һәр очрашуны сузарга, ашыкмаска тырышам. Бу фаҗигадан соң, тирән мәгънәле шигырьләр яза башладым. Мин аларны кайберләрен үзем дә аңлап бетермим. Алар үзеннән-үзе күңелгә киләләр. Күз алдыма 4 юллыклар чыккан төсле була, аны язып куймыйча тынычлана алмыйм. 

- Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгәч, сине Нурлат егете дип уйлаучылар да бардыр. Фирдүс белән юлларыгыз ничек кисеште соң?
- Без хәйрия  концертлары оештыра башлаган идек. Концерт ясарга кирәк булгач, артистлар белән элемтәгә чыктым. Миңа кем, нинди дәрәҗәдә булуы мөһим түгел. Йә ул ярдәм итә, йә ярдәм итми. Ярдәм итсә - ул минем өчен чын кеше. “Игелеккә бер адым” төркемен ачып җибәрдек, шул вакытта бик күп артистлар белән аралаштым. Ярдәм сорап, Фирдүс Тямаевка да мөрәҗәгать иткән идем, ул беренчеләрдән булып җавап бирде, аннан башка чараларда да күрештек. Юлларыбыз шулай кисеште. Дөресен генә әйткәндә, Фирдүс Тямаевның иҗатын яратмадым, бу хакта ул үзе дә белә. Дус егет Чаллыда булачак концертына барырга тәкъдим итте: “Әйдә шигырь яз, мин баянда уйнармын”, - ди. Мин яратмаган кешегә шигырь яза алмыйм, дидем. Машинада буш урын булгач, концертка барырга булдым. Концертка килеп җиттек, Фирдүс абый чыкты да бии башлады. Залдан чыгып китәргә теләгән мизгелләр дә булды. Ярты концерт бетте, тәнәфестән соң, янәдән сәхнәгә чыкты да: “Мин авыл егете. Миннән колхозник дип көләләр. Әйдә әле, иртән 5тә торып әти белән җир сөреп кара, әни белән фермага төшеп тирес түгеп, силос төяп кара, тауда учаклар белән гармун тартып кара, аннан сөйләшербез”, - диде. Менә шушы сүзләре күңелемә якын булды. Бу - безнең егет, авыл егете дидем. Менә шул мизгелдән иҗатына гашыйк булдым, җырларын да башка яктан аңлый башладым. Концертка килгәнче төнлә юморлы гына шигырь язган идем, шуны чыгып сөйләргә булдым. Аралашып киттек. Фирдүс абый шигырьләр язуымны белде, ул үзе көйләр язгач, хезмәттәшлек итә башладык. Хәзер инде 30 якын җырыбыз бар. Фирдүс абый гастрольләргә чыгарга тәкъдим итте. Ике ай уйладым, Аллаһы Тәгалә мондый мөмкинлек биргәч, үземне сынап карарга булдым. 

- Фирдүс Тямаевның холкын да өйрәнеп беткәнсеңдер. Ул нинди кеше?
- Мин аңа артист буларак түгел, гап-гади кеше буларак карыйм. Ул авыл егете, 18 яшендә әтисез калып, тормыш авырлыкларын иртә татыган кеше. Бик күп киңәшләренә колак салам. Фирдүс абый минутында әйтә, шунда ук эшли, ул кызу кеше: тормышка туры итеп карый. Аның ярдәме белән күпме балалар аякка басты, егетләрнең гомере сакланып калды. Ул күпме яхшы гамәлләр кылганын үзе дә белеп бетермидер. Соңгы арада нинди генә авырлыклар булса да уртага салып сөйләшәбез. Фирдүс абыйны бик хөрмәт итәм. 

- Гастрольләр тормышы - аерым бер дөнья ул. Үзең өчен нинди ачышларга тап булдың?
- Тормышымда  нинди генә өлкәләрдә нәрсә генә эшләмәдем. Түбәләр дә яптык, төзелештә дә эшләдем, калай белән бизәкләр дә ясадым, комбайнчы да булдым. Иң авыры - артист тормышы икән. Беренчедән, күз тиюне авыр кабул итәм. Кайбер кешенең күзе бик каты була, бар хәлне ала. Кечкенәдән сәхнәгә чыгып шигырь сөйләгәч тә, өйгә кайткач ап-ак булып ята идем. Әни шуңа күрә сәхнәгә чыгуымны теләмәгәндер дә. Соңгы гастрольләрдә ике тапкыр бик каты күз тиде. Аллаһ ярдәме белән барысы да үтеп китте. Күз тиюдән бары дога ярдәм итә. Аннан ерак юлларда йөрергә туры килә һәм иң мөһиме - гел яхшы кәефтән булырга кирәк. 

- МХО зонасына гуманитар ярдәм дә алып барасың. Бу сәфәргә алдан әзерләнәсезме?
- МХО зонасына 16 тапкыр барып кайттым. Алдан чамаларга тырышабыз. Кергәч тә һәр ноктага кереп 1 мең 800 километр йөрергә кирәк. Егетләр дә гел хәбәрдә була алмый, бернәрсә дә төгәл түгел. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Ул барысын да безгә караганда яхшырак белә. Ашыгырга кирәк булса, ашыктыра. Егетләр белән 10 минут кына күрешеп калган мизгелләр дә булгалады. Кемгәдер техника, кемгәдер аш-су, дарулар, кемгәдер кием-салым алып барыбыз. Анда баргач кемгә нәрсә кирәк икәнен күреп алабыз да, икенче килгәндә алып киләбез. Егетләр үзләре бик сорамыйлар. Алар туган яктан кечкенә генә күчтәнәчне дә зур итеп кабул итәләр. Килеп җиткәч, ишекләрне ачып җибәрәбез. Алдымда 50 егет басып тора. Аларның күзләрендәге шатлыкны белсәгез иде. Тыныч тормышта яшәп, сөенечнең дә нәрсә икәнен белмәгәнмен икән. Бер килеп кочаклашу, күрешү дә кадерле. Мин анда чын тормышны, чын кешеләрне күрергә барам. Анда бернинди ясалмалык, “маска”лар юк. Алар үзләренең тормышын сөйли, без егетләрнең кәефен күтәрергә тырышабыз. Төннәрен кунганда өскә балчыклар коелган мизгелләр дә була. “Безгә кайчан төшәр икән?” - дип тә уйлап куясың. Иң авыры - егетләр белән хушлашу. Аларның күзләрендәге моң, сагышны сүз белән аңлатып булмый. Без тагын күрешербезме? Кайда күрешербез? Өйгә кайтканда мине борчымаска сорап, машинада иң артка кереп утырып, 50шәр километр артка карап кайтам. Соңгы очрашуларыбыз булмасын иде дип телим.

- МХО зонасына баруны гаиләгез ничек кабул итә? Сез аларга бу хакта әйтәсезме?
- Беренче вакытта әйтмәдем. МХО зонасында телефоннар тотмый. Гаиләмә: “Белорусиягә машина алырга барабыз”, - дидем. Кайткач кайда йөрүемне әйтергә булдым. Чәй эчеп утырабыз, әйтергә кыюлыгым җитми. Көч җыеп: “Мин Украинага кереп чыктым”, - дидем. Якыннарым бу хәбәрне авыр кабул иттеләр, минем өчен курыктылар. Гуманитар ярдәмне өйгә җыйгач, гаиләм дә аңлый башлады. МХО зонасына барып кайтканнан соң бөтенләй үзгәрдем. Хәзер мин тормышның кадерен беләм. Әби-бабайлар да: “Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, сугыш булмасын”, - диләр иде. Бу сүзләргә игътибар итми идек. Катлаулы вакытлар безнең буынга эләкте. Кешелек шашты. Ипинең кадере бетте, шкаф тулы кием-салым, туганнар белән уртак малны бүлешәбез, күршеләр белән ярты метр җир өчен көрәшеп ятабыз. Менә бу вакыйгалар безне бераз уятты. Туганлык, чын дуслык хисләре көчәйде. Әмма аның бәясе бик кыйммәт шул…

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading