Шәһри Казан

Сенсация: Данир Сабиров операциясен туры эфирда күрсәтәчәк!

Баксаң, артист начар күрә икән. Әле концертлар булмагач, зур эш башкармакчы - күзенә операция ясатырга тели. Иң шаккартыгычы шул - операциясен туры эфирда күрсәтмәкче. Ни өчен мондый адымга барганын үзеннән сорарга булдык.

Реклама

- Минем күзләр кечкенә чактан ук начар күрә. Мәктәп елларында әти-әни күзлек тә алып биргәннәр иде, әмма "очкарик" булып йөрисе килмәде. Ул вакытта бит оправалар да хәзерге кебек матур түгел иде.
Операциягә килгәндә, иманым камил, күпләр аңардан куркып, эшләтмиләр. Минем максат - алардагы куркуны юк итү. "Лазерная коррекция" - популяр операция һәм аның технологияләре елдан ел яңарып тора. Мәсәлән, 3 ел элек минем диагнозга операция эшләп булмый дигәннәр иде. Хәзер исә, киресенчә: операция эшләп була һәм хәзер үк аны эшләргә кирәк.
Операция озак бармый, якынча 15-20 минут диделәр. Барлык нечкәлекләрен, авыртамы-юкмы икәнен туры эфирда күрерсез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (7)
Осталось символов:
  • 20 гыйнвар 2021 - 11:25
    Без имени
    Мин дэ 4.5 элек ясаттым. Бик шатмын. Данир тамашачыларга алдан ук әйтеп куегыз "Впечатлительным не смотреть" дип)) мин укымадым, карамадым, һәм 5-10 минут эчендә ясап та куйдылар, бернинди авырту сизмәдем. Ә менә сеңелем былтыр ясатты, ул видеосын караган, һәм аны әле бөтен нечкәлекләрен сөйләп иренең сеңлесе шом керткән - нәтиҗә: операция вакытында бер күзен тик кенә тота алмаган, шуңа озаккарак сузылып, "өшетә" торган тамчыларның тәэсире бетеп, авыртуны сизеп яткан. Но алай да, тьфу-тьфу-тьфу, хәзер яхшы, ул да канәгать ясатканына. Сезгә дә коррекциянең уңышлы гына узуын телим!
  • 20 гыйнвар 2021 - 08:44
    Без имени
    Миндэ буген ясатам аллага тапшырып,. 🤲
  • 19 гыйнвар 2021 - 21:38
    Без имени
    Федоров методы буенча моннан 30ел элек ясаткан идем. Хәзер миңа 57 яшь әледә ерактам 100% күрәм.. Аллага шөкер.
  • 19 гыйнвар 2021 - 20:16
    Без имени
    Миндэ шул метод буенча 6 ел элек ясаткан идем, аллага шекер бернерседе авыртмады, операция эстеленнен чыккач кич бн терезеге карасам шекер икен миндэ курем бит дип шатландым. Унышлар сезгэ!!!
  • 19 гыйнвар 2021 - 11:24
    Без имени
    Очередной пиар ход
  • 19 гыйнвар 2021 - 11:00
    Без имени
    Ай-хай! Булыша торган булса куз врачлары кузлек киеп йормэслэр иде!
  • 19 гыйнвар 2021 - 10:52
    Без имени
    Мин дэ шул врачта шул методика белэн суббота операция ясаттым,барсы да эйбэт Аллага шокер,Врач алтын куллы,авыртмады да и сразу курэ дэ башладым операциядэн торуга🙏🙏🙏Унышлар сина Данир!!!