16+

«Шәһри Казан» йолдыз кабыза. Инде ниләр эшләнде?

«Шәһри Казан» газетасы, «Аксу» студиясе һәм продюсер Илфак Шиһаповның уртак проекты - Альбина Әбдрәшитова иҗаты турында язуыбызны дәвам итәбез. Сабантуйларда Альбина Илсөя Бәдретдинова төркеме белән эшләде. Ике көндә дүрт Сабантуйда булды: Әлмәт районының Түбән Мактама авылында, Сарман районының Күтәмәле һәм Нөркәй авылларында, Чирмешән район үзәгендә. Бер мәйданда чыгыш ясау өчен...

«Шәһри Казан» газетасы, «Аксу» студиясе һәм продюсер Илфак Шиһаповның уртак проекты - Альбина Әбдрәшитова иҗаты турында язуыбызны дәвам итәбез.
Сабантуйларда Альбина Илсөя Бәдретдинова төркеме белән эшләде. Ике көндә дүрт Сабантуйда булды: Әлмәт районының Түбән Мактама авылында, Сарман районының Күтәмәле һәм Нөркәй авылларында, Чирмешән район үзәгендә. Бер мәйданда чыгыш ясау өчен Альбинага 1500 сум түләргә дип тәгаенләнгән иде. Аның кереме җәмгысы 6000 сум булды. Әлеге сумманың 4 меңе Альбинаның кулына бирелде, 2 меңе чыгымнарны каплауга тотылды.
Тагын бер яңалык: «Казан егетләре» төркеме продюсеры Рафаэль Мәҗитов Альбинага «Умырзая» җырының аранжировкасын бүләк итте. Аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Альбинага чын сәхнә күлмәге дә алынды. Кибетләрдә зур ташламалар вакыты булгач, 16 меңлек күлмәк 6500 сумга төште.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading