16+

Мөнир Рахмаев 15 меңгә дә, Ләйлә Дәүләтова бушка да алып бара - алып баручылар рейтингы

Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр тагын да йомшартылды. Хәзер кечкенәрәк кибетләр һәм кафеларга йөрү, шулай ук ачык һавада банкетлар һәм туйлар уздырырга рөхсәт ителде.

Мөнир Рахмаев 15 меңгә дә, Ләйлә Дәүләтова бушка да алып бара - алып баручылар рейтингы

Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр тагын да йомшартылды. Хәзер кечкенәрәк кибетләр һәм кафеларга йөрү, шулай ук ачык һавада банкетлар һәм туйлар уздырырга рөхсәт ителде.

Әмма туйлар, мәҗлесләр моңа кадәр дә үткәрелә башлаган иде инде. Өйләрдә. Бер яктан, гореф-гадәтләрнең янәдән йортларга кайтуы сөендерсә, икенче яктан  исә көендерә. Аеруча да коронавирус буенча статистик мәгълүматлар килеп ирешкәндә. Өстәвенә, күпме кешегә пневмония диагнозы куела. Ә ул авыруның да вируслы икәнен һәм организмны ни кадәрле хәлсезләндерүен шул чирне кичергәннәр үзләре генә аңлыйдыр.

...Сүз башым бит әле шүрәле, дигәндәй, банкетлар, мәҗлесләр турында яза башлаган идек бит. Җырчылар өчен, ә төгәлрәге күбесе өчен, концерт-тамашалардан соң, керем чыганагы буларак, беренче урында мәҗлесләр алып бару тора. Бу аларның икмәге. Кемдер җырчыларны бу эшләре өчен сүгә, билгеле. Әмма һәр кешенең дә ипи өстенә май да ягып ашыйсы килүен исәпкә алганда, нигә әрләргә ди?.. Пандемия алардан концертларны гына түгел, әнә шул ипи-тозлык эшли торган мәҗлесләрне дә “тартып” алды. Сер бирмәскә тырышсалар да, акчасыз утыру күңелле түгел. Шуңа да һәр чакырган җиргә разый булып, бик теләп, көненә икешәр урында чыгыш ясап, уракка төшкән мизгелләре.

Татарстанда азмы-күпме танылган тамадалар, алып баручы җырчылар белән аралашып алдык. Программалары ниндиерәк, быелгы сезонда мәҗлесләр уздыру ничә сум тора — шул хакта сораштык.

Беренчеләрдән булып июньнең беренче ялында ук Алсу Фаракшина эшкә тотынган иде.
– Туй уздырачаклары хакында атна башында гына билгеле булды. Алдагы атнада яшьләр никах укыткан иде. Энеләре армиягә китә, шуңа туйны да тизрәк үткәрәселәре килде. Күп кеше җыймыйча, үзләренең гаиләләре, авыл кешеләре белән бергә, бәйрәмнәрен үткәрергә булдылар. ЗАГСка ун гына кеше кергән, битлек, перчаткалар белән. Хәтта фотога да шулай төшкәннәр. Озак вакыт эшләми торганнан соң кире эшкә чыгу авыр булды, димәс идем. Әмма кайбер конкурслар онытыла башлаган. Туй өйдә үтсә дә, форматын үзгәртмәскә тырыштык. Өйдә конкурсларны бик үткәреп булмый, шуңа рәхәтләнеп урамда уйнаттык, өй алдында биедек. Шундый рәхәт, күңелле, бик җиңел үтте. Арыганнары кереп ята да ала. Алла боерса, әкренләп шулай эшкә кереп китәрбез, дип өметләнәм, - дигән иде  Алсу Фаракшина.

Өйдәге мәҗлесләр дигәннән, кафеда һәм өйдә мәҗлес үткәрүнең аермасы хакында Динә Латыйпова сөйләде.
– Кафеларда эшләү рәхәт, әлбәттә. Анда иркен. Хәзер мәҗлесләр өйләргә кайта башлады. Өйләрдә бөтенләй башка, җылы мохит. Кафеда андый җылылык юк. Чувашиянең Шыгырдан ягында өйдә туйлар үткәрү гадәте моңа кадәр дә бетмәгән иде. Бу эш бик мәшәкатьле, әлбәттә. Мәҗлескә әзерләнгәндә өйдән бөтен нәрсәне чыгарасы, ризыгын әзерлисе бар. Ә кафеда сәгате куелган, аш-суны берсе артыннан берсен чыгарып кына торалар. Алып баручыга да кафеда эшләү җиңелрәк. Өйдәге мәҗлестә ике-өч минут та буш вакытың юк, шуңа ук кунакларның күзе сиңа төбәлгән була. Шулай да өйдә кунаклар бер-берсе белән якыннанрак аралаша, әйткәнемчә, өйдәге мәҗлесләрдә җылык була, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште Динә Латыйпова.

Ләйлә Дәүләтова карантин башланганнан бирле кафеларда мәҗлесләр уздырганым юк, өйләрдә генә эшләдем, ди.
– Кемгәдер бәйрәм оештыру, шатлык бүләк итү миңа ошый. Мине гел кадерле кунагын көткән кебек каршы алалар. Бергәләп уйныйбыз, җырлыйбыз, котлашабыз. Бер кичтә туганлашып бетәбез. Без гадәттә Радик Шәяхмәтов белән эшлибез. Ул – профессиональ гармунчы, җырчы, диджей. Дәртле дуэтларыбыз, кызыклы уеннарыбыз да җитәрлек. Бәягә килгәндә, төрле чаклар була. Башкаларныкы белән чагыштырганда, минеке ярты бәя. Бер вакыт хәтта бөтенләй бушка эшләдем. Бер суммага сөйләшкән идек, ләкин юбиляр физик мөмкинлеге чикләнгән кеше булып чыкты. Миңа бу хакта алдан әйтмәгәннәр иде. Шәп итеп юбилей үткәрдем дә, юбиляр биргән конвертны үзенә бүләк иттем. Аның шаккатканы һәм шатланганы әле дә күз алдында. Төрле чаклар була. Һәр очракта да кеше булып калырга кирәк, – ди Ләйлә Дәүләтова.

Тәҗрибәле алып баручы Ренат Галиәскәр командасы да эшкә керешкән.
– Туйлар сезоны җайлап кына тизлеген җыя. Аллага шөкер, заказлар бар, эшсез тормыйбыз. Музыкаль аппаратура, проектор, утлар белән киләбез. Программада дәртле җырлар, бик тәртипле конкурслар, кызыклы интерактивлар каралган, - ди Ренат. Сүз уңаеннан, яше 30дан узган Ренат әле үзе дә буйдак.
Илгәрәй гомумән дә үзен тамада дигәнне яратмый икән.

– Мин үземне тамада дип түгел, ә мәҗлесләр алып баручы дип атар идем. Тамада сүзен яратмыйм. Быел заказлар, әлбәттә, пандемия сәбәпле әзрәк. Командада 6 кеше эшли, кыскасы “под ключ”, – диде Илгәрәй.
Җырчы һәм алып баручы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның социаль челтәрдәге фотосурәтләренә караганда, атнага ике-өч көн рәттән чыгыш ясыйлар. Пандемия вакытында да туктап тормаганнар.
- Заказлар бар, Аллага шөкер! Җәй көне барлык даталар да тулы. Яшьләр карантин башланганчы ук “бронировать” итеп куйган иде. Апрель, май айларында гына коттеджларда, ябык кафеларда эшләдек. Җәй айларында Аллага шөкер, ачык рәвештә. Мәскәүдә инде күптәннән бар нәрсә дә ачык иде, анда да барып туй алып барып кайттык.

Инде ун елдан артык мәҗлесләр алып барганга, клиентлар базасы зур. Шуңа да бу пандемия аркасында кыенлыклар күрмибез. Бу безнең төп кәсебебез дә түгел, төп эшебез бар, шуңа да артык борчылмыйбыз! Барысы да Алла кулында. Ул безгә ризык бирүче, Үз рәхмәтеннән ташламасын!
Уздырган мәҗлесләребезнең бәясе уздырган урынына һәм  программага  бәйле. Командабызда баянчы, саксофонда уйнаучы да бар. Рамилә белән ике телдә алып та барабыз, ике телдә җырлыйбыз да, – диде Рамил.
Айваз Садыйров спиртлы эчемлекләрсез булган мәҗлесләр генә үткәрә. Аңа җырчы һәм диджей буларак Булат Галләмов ярдәм итә.


- Кирәк булса, ике телдә алып барабыз. Тавыш аппаратурасы, ут, проектор – барысы да бар, – ди Айваз. Программалары гадәттә 5-6 сәгатьлек икән.
Без сөйләшкән алып баручыларның иң арзаны – Илназ Гариповның да фикерләрен белештек.
– Команабызда 3-12 кеше, заказ бирүченең теләгенә карап чыгыш ясыйбыз. Программада җырлар, биюләр, баян, эксклюзив әрмән дуэты һәм әлбәттә инде кунаклар белән фокуслар каралган. Аппаратурага килгәндә, тавыш һәм утныкы гына түгел, ә төтен чыгара торган җайланмабыз да бар, - диде Илназ.

“Балмай” егетләренең берсе Рафил Галимуллин сүзләренчә, алар уздыра торган мәҗлесләр ике төрле программадан тора. Берсе арзанрак, анысында ике алып баручы. Рафил үзе дә бик матур җырлый.


– Икенче программа кыйммәтрәк, анда инде кавер-төркем белән эшлибез, - диде Рафил.

Мөнир Рахмаев исә туй-юбилейларда халык саны хәзер кимүен искәртте. Пандемия сәбәпле күп кенә алып баручылар бәяләрен дә төшерде, ди ул.


– Хәзер зур булмаган мәҗлесләр актуаль. 20-30 кешелек кенә чаралар уза, барысын да шәһәрдән читтә, җәйге верандаларда үткәрелә. Аллага шөкер, ничек эшли идек, хәзер дә шулай ук эшлибез. Минем бәяләр һәрвакыт төрле. Бу кеше саныннан, нинди чара булуыннан тора. Атна уртасында арзанрак булырга да мөмкин. Кунаклар саны азайганга карап, программаны кыскартмыйбыз. Экстрен рәвештә генә шалтыратып, Мөнир, бүген кич шундый чара уздырырга кирәк иде. Бюджет 15 мең сум дисәләр, моның авырлыгын күрмим, барам да, мәҗлесне үткәрәм. Минем лозунг – бәясе арзанрак булса булсын, әмма ешрак эшлә, – ди Мөнир.

Лилия ЛОКМАНОВА

Алып баручыларның бәя буенча рейтингы:
Илназ Гарипов – 15 мең сумнан башлап
Ләйлә Дәүләтова – 25 мең сум
Айваз Садыйров – 35 мең сум

Ренат Галиәскәр – 35 мең сум
Мөнир Рахмаев – 35 мең сумнан башлап
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар – 40-80 мең сум
Илгәрәй – 50-70 мең сум
“Балмай” төркеме – 60-90 мең сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Берсеннэн дэ толк юк боларнын, жыен бестолковый рекламщик болар. Бер тиенгэ дэ кирэклэре юк!

    Мөһим

    loading