16+

“Татар җыры”: Элвин Грей нигә булмый?!

Ел азагы якынлаша, димәк, йомгак ясар вакыт җитте. Татар эстрадасы йолдызларын берләштерүче “Татар җыры” халыкара фестивале быел “Казан Экспо”да Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак.

“Татар җыры”: Элвин Грей нигә булмый?!

Ел азагы якынлаша, димәк, йомгак ясар вакыт җитте. Татар эстрадасы йолдызларын берләштерүче “Татар җыры” халыкара фестивале быел “Казан Экспо”да Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак.

Ул – ел дәвамында музыкаль биеклекне саклап калган хедлайнерларны һәм бу өлкәнең яңа йолдызларын бүләкләү тантанасы. Җырчыларга “Татар җыры”ның символы булган “Алтын Барс” сынын тапшырачаклар.

Саннар

“Татар җыры” фестиваленең бюджеты 17-18 млн. сумга җитә. Һәр елны тантанага тотылган акча күләме артканнан арта бара. Ә билетларның бәясенә килгәндә, 1500 –5000 тирәсендә уйныйлар. Концерт программасы өстендә 200гә якын кеше эшли. Ул якынча 3 сәгатькә сузылачак дип әйттеләр, күңелегезне иркен тотыгыз. Фестиваль инде Мәскәүдә һәм Уфада узды. 

– Авыр ел булса да, эшләргә тырышабыз. Татар халкы җыр һәм сәнгатьне ярата. Җырчыларыбыз да татар яшәгән бөтен төбәкләрдә концертлар оештыра. Безнең халык кайгыда да, шатлыкта да җыр белән бит. Фестиваль елга нәтиҗәләр ясый, татар эстрадасын үстерә. “Татар җыры” халыкны берләштерә, – диде “Барс-медиа” директорлар советы рәисе Камил Гәрәев.

Камил Гәрәев “Татар җыры” фестивален карау өчен Самара өлкәсеннән 200гә якын милләттәшләребезнең җыелып килүен дә искә алды. Киләчәктә фестиваль Россия чикләреннән дә чыгарга мөмкин икән. Әлегә беренче концертның кайда буласы билгеле түгел. Ә Казандагы тамашага билетлар калмаган диярлек.
– Зал тулы икән, димәк, сине яраталар. Безнең халык иң моңлы һәм кешелекле. Төрле чаклар була бит, тавыш та бетә, техника да рәттән чыгарга мөмкин. Иң күп концертлар Татарстанда уза, бөтен артистлар монда омтыла. Казанда чыгыш ясаганда, үземне имтихан тапшырган шикелле хис итәм. Аллаһка шөкер, аларны яхшы тапшырып барам, – диде Әнвәр Нургалиев.

Нәрсә көтәргә? 

“Татар җыры” фестивалендә эстрада йолдызлары белән “Балалар солянкасы” катнашучылары бергә чыгыш ясаячак. Концерт ике зур бүлектән торачак, бу бүлекләр эчендә тагын берничә бүлек була. Алар арасында “Ана теле”, “Туган туфрак”, “Мәхәббәт” дигәннәре бар. Тантананы җирле режиссерлар Ольга Прохорова һәм Наталья Штим әзерләвен дә искәртергә кирәк. Камил әфәнде әйтмешли, “бөтен кешегә дә урын җитәрлек”. “Яңа йолдыз” проекты җиңүчесе Фәридә Ибраһимова да сәхнәдә чыгыш ясаячак. Сүз уңаеннан, “Татар җыры”нда Фирдүс Тямаевны сәхнәдә күрәчәкбез, ә Элвин Грей булмаячак. 

– “Татар җыры”на Тиматины чакырыргамы әллә, дип тә уйландык. Әмма чакырылган кунакның да татар халкы, җыры белән бәйләнеше булырга тиеш. Үзебезнең җырчыларыбыз бар, татар эстрадасына нәтиҗә ясыйбыз бит. Һәр “Татар җыры” үзгә. Узган елгы концертны кабатларга теләсәк тә, булдыра алмаячакбыз, – диде Гөлназ Сәфәрова.  

Озын сүзнең кыскасы, концертта динамика сакланып калачак. Һәр артистны аерым бүләкләү дә булмаячак. Иң шәп җырчылар, үзенчәлекле дуэтлар вәгъдә иттеләр.

Ничек барырга?

“Татар җыры”на бару өчен бушлай автобуслар да була. Алар 3 маршрут буенча барачак. “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән 15:15, 15:30; Мулланур Вахитов һәйкәле яныннан 15:30, 15:45; “Җиңү проспекты” метро станциясеннән 15:45, 16:00да кузгалачак. Тамаша тәмамлангач, шул ук юл буенча кире кайтарып та куялар. Беркемне дә онытып калдырмаслар дип ышанасы килә. Үз тимер атыгызга атланып килсәгез дә була. 

Соңгысы: Халыкара фестиваль исемен йөрткәч, “Татар җыры”на аеруча зур өметләр баглана. Бюджет та шактый бит. Абау никадәр акча, диярлек. Алар дөрес якка юлланган дип ышанып калабыз. 3 мең кешене сыйдыра ала торган залга нибары 250 билет кына калу халыкның ышаныч дәрәҗәсен күрсәтәдер. “Татар җыры”нда танылган җырчылар чыгышы көтелә. 17 декабрьдә күз күрер. 

Илгизә Галиуллина
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Грейга почёт беттттеее куп селкенеп йорсан шулай индееее

    Мөһим

    loading