16+

Җәвит Шакиров Зөлфиясез кала язды!..

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар белән Питрәч районы Чыты авылындагы концерт вакытында кызыклы хәл булды.

Җәвит Шакиров Зөлфиясез кала язды!..

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар белән Питрәч районы Чыты авылындагы концерт вакытында кызыклы хәл булды.

Башта концертка ничек эләгүем турында сөйлим әле. Шимбә көн. Кичке сәгать алтынчы яртылар. Эштән кайтып, ял итеп утырганда, авылдан әни (иремнең әнисе, алар Питрәч районы Чыты авылында яши) шалтырата. Видеоэлемтә аша. Экранда – Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар! Күземә күренәләр дип торам! Концерт алдыннан безгә чәй эчәргә кергәннәр икән. Әнинең “фирменный” өчпочмакларын мактап-мактап ашыйлар.

“Әйдә, кайтыгыз! Концерт авыз ачкач кына башлана. Кайтсагыз, башламый торабыз!” - ди Җәвит абый. Сикереп тордым да, иремә шалтыраттым. Ул эштә иде. “Кайтабыз!” диде. Шулай итеп, авылга кайтып кердек. Клуб мөдире Миңнур Шәмсетдинов безне коймаклар, мәтрүшкәле чәйләр белән каршы алды. Гомумән, Миңнур – тырыш егет ул, клубны тик тотмый, гел чаралар оештырып тора.

Баксаң, бу авылда Зөлфия Шакировага гашыйк ир-ат яши икән. Ул артистканың килүен түземсезлек белән көткән. Кыюлык өчен бераз “җибәреп” тә алган бугай. Һәрхәлдә үзен тотышы буенча шулай сизелде. Абый әле бер яктан килеп чыга, әле икенче ишектән керә. Авыл кешеләре куып та карады үзен, кая инде? Күзе томаланган, Зөлфиядән башка беркемне күрми.

Мәхәббәтле абый Зөлфия апага клуб мөдире бүлмәсендәге гөл төбеннән ясалма чәчәк тә бүләк итте. Чәчәк дигәннән, Зөлфия апага дип алган чәчәкләремә дә сузылды әле ул. Кулымнан тартып ала язды. “Берне генә бир инде. Жалко булса, сатып алам, ничә сум?” - ди. “Абый, җаным, сиңа берне бирсәм, үземә дүртәү кала. Дүрт чәчәк бирмиләр бит инде!” - дим. Берзаман сәхнәгә үк менеп басты, сәхнәдәге эскәмиягә дә барып утырды. Үз өендәге кебек йөри бу. Халык бер мәлгә концертны онытып, абыйны күзәтә башлады. “Хатынсыз калам икән”, - диде Җәвит абый. Халык егыла-егыла көлә, Җәвит абый сүзсез калды, Зөлфия апа көлә-көлә сәхнә артына ук кереп китте.

Ярый, дәртле абый озак тормады инде, акылына килеп кайтып ук китте. Югыйсә концертның ямен ала башлаган иде. Әмма клубтагы халыкның көчле алкышлары Шакировларга дәрт-көч өстәде. Тамаша кызганнан-кыза барды.

Концертка килгәндә, Чыты авылы мондый тамашаны беренче тапкыр күрде! Беренчедән, концерт ике өлештән торды. Аның беренчесе "Кәмит Җәвит" сыман капка төбе форматында җырлы, биюле һәм уенлы узды. Икенчесе концерт форматында тәкъдим ителде. Җәвит абый юморны сипте генә. Кайлардан исендә кала диген? Андагы мәзәкләрнең иге-чиге юк. Ул сөйләгәндә, авыз бөтенләй җыелмады. 

Икенчедән, “авыл” дип программаны кыскартмаганнар. Шакировлар өч сәгатьлек тамаша күрсәтте. Хәтта тәнәфес тә булды. Шакировлар үзләре генә түгел иде. Сәхнәдә бертуган талантлы егетләр чыгыш ясады - Рамил Гөзәеров җырлады, Таһир Гөзәеров баянда уйнады. Яшь җырчы Илүзә Шәрипова да матур җырларын бүләк итте. "Айфара"ның элеккеге солисты Рамил (Рамай) Кадыйров аппаратура артында музыка көйләп утырды. Артистларның сәхнә киемнәре аерым игътибарга лаек. Зөлфия апа курчак кебек, нәрсә кисә дә, килешә аңа! 

Шакировларга чын күңелдән афәрин диясе килә! Авыл халкын өч сәгатькә генә булса да, дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, матур концерт куйганнары өчен зур рәхмәт! Ни дисәң дә, өлкән һәм урта буын артистлары кешеләрне, авылларны сортка бүлми. Кечкенә авылларга да баралар. Әле озак еллар буе гөрләп иҗат итәргә язсын аларга!

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аларга исэнлек саулык озын матур тигез гомерлэр телимен.алар кайдада котелгэн кунак.

    Мөһим

    loading