16+

Виталий Агапов : «Атнасына 2 тапкыр авылга кайтып кунабыз»

Өч малай әтисе Виталий Агапов моннан өч ел элек төпчек улы Владиславны өйләндергән иде.

Виталий Агапов : «Атнасына 2 тапкыр авылга кайтып кунабыз»

Өч малай әтисе Виталий Агапов моннан өч ел элек төпчек улы Владиславны өйләндергән иде.

Киленнәре Регина исемле. Чират исәбен бозып дигәндәй, Виктор абыйсын узып өйләнгән Владислав хәләле Регина белән җырчыны куандырып, онык та бүләк иттеләр – Афина!

Шушы көннәрдә тагын бер күңелле яңалык ишеттек, бер шатлыкларына икенчесе килеп кушылган. Виталий Агапов гаиләсендә икенче оныкны көтәләр. Узган ел ниһаять Виктор да өйләнгән бит. Май аенда балалары туарга тиеш! Оныклар ишәю үзе зур бәхет, ди җырчы.
Бу көннәрдә ул гел өй тирәсендә генә. Зәй районының Сәвәләй авылынңдагы нигезенә кайтып, карлар көри.

– Буранлы көннәрдә кар көрәргә яратам мин. Йомшак карны кар көртенә алып чөюләре дә рәхәт. Атнасына 2 тапкыр авылга кайтып кунабыз инде. Йортны карап торырга кирәк бит. Шуңа да гел Чаллы белән ике арада. Буранлы көннәрдә дә юлда йөреп тордым. Безнең якта юллар ачылган иде. Чаллыда рәхәт лә ул, менә Казанда гына йөрерлек түгел. Иртән кереп, кичен чыгып җитә алмыйча тилмерәсең. Төнлә килеп китсәң генә. Владислав улым Казанда тора, без дә еш киләбез, килгән саен юлларны сүгәбез, – ди җырчы. 

Реклама

Карлы көннәр дә тиздә артта калыр, иң мөһиме сау-сәламәт яши, ди ул.  


 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading