16+

Җырчы Ann su: «Әбием – фитоняшка»

Сәхнәгә дәртле җырлары белән килеп кергән Анна Сулиминаны күпләр Ann su исеме белән белә. Шоу­бизнес дөньясында әле күптән түгел генә кайный башласа да, Түбән Кама районының Нариман авылы кызы инде тамашачының күңелен яуларга да өлгерде.

Җырчы Ann su: «Әбием – фитоняшка»

Сәхнәгә дәртле җырлары белән килеп кергән Анна Сулиминаны күпләр Ann su исеме белән белә. Шоу­бизнес дөньясында әле күптән түгел генә кайный башласа да, Түбән Кама районының Нариман авылы кызы инде тамашачының күңелен яуларга да өлгерде.

- Анна, ни өчен Ann su син?
- Без сәхнә исемен озак уйладык. Хәтта интернетта тамашачылар арасында исем сайлау бәйгесе дә оештырдык. Соңыннан сеңлем исем белән фамилиямнең бер өлешен алып, әйдә сине Ann su дип йөртәбез, диде. Мин ул вакытта Радик Юльякшин белән эшли идем, аңа да исем ошады.

- Радик дигәннән, күп кеше сине аңа димли. Әйт әле, арагызда мөнәсәбәтләр нинди?
- Без бик яхшы дуслар. Ул кешелекле, ачык, гади. Без аның белән бер дулкында дисәң дә була. Танышуыбыз да гади булды. Аның җырларын ошатып, «ВКонтакте»да яздым. Аңа болай да күп кызлар яза, ул аларның барысына да җавап биреп бетерми икәнен белсәм дә, яздым. Ни гаҗәп, ул җавап бирде. Мин иҗат белән бәйле сораулар бирдем. Соңыннан аннан аранжировка алырга булдым. Мәскәүгә баргач, аңа минем тавышым ошады. «Әйдә, бергә җырлыйк», - диде.

- Кыска итәкләрдән чыгыш ясыйсың, олы буын моңа ничек карый, тәнкыйтьләмиме?
- Төрле фикер ишетергә туры килә инде. Олыларга караганда, күбрәк яшь кызлар тәнкыйтьли. Шуңа шаккатам.



- Матурлык төшенчәсен ничек аңлыйсың?
- Минем өчен беренче урында күңел матурлыгы. Ләкин «киемгә карап каршы алалар» дигән сүз дә бар бит әле. Тыштан матур булмасаң, эчке дөньяңны белергә дә теләмиләр. Мин бит әле сәхнә кешесе дә, шуңа күрә үземне һәрвакыт формада тотарга, салоннарга йөрергә тырышам.

- 70-80 яшеңдә үзеңне ничек күз алдына китерәсең, нинди әби булыр идең син?
- Олыгайгач, зур өйдә оныкларым белән уйнап утырасым килә. Пенсиягә чыккач, чит илләргә сәяхәт итүче әбиләр дә бар бит әле, мин андыйларга карап сокланам. Ике әбием бар, икесе ике төрле. Әниемнең әнисе - гел бакчада, гел хәрәкәттә. Әти ягыннан әбиемне без яратып «фитоняшка» дип йөртәбез. Ул билгеле бер вакытта гына ашый, көн саен рационында бер ризык - аш. Үз-үзен саклап кына йөри. Миндә ике әбинең холык-фигыле дә бар.

- Сеңлең белән син ике тамчы судай охшаш, игезәкләр дип бутамыйлармы?
- Безне кайчак әни дә бутый (көлә). Ул миннән җиде яшькә яшьрәк, матуррак. Әле мәктәптә генә укый, алтын медальгә бара. Минем кебек җырлап йөрергә яратмый, укуга бирелгән.

- Музыкаль белемең бармы?
- Музыка мәктәбендә укыдым, ләкин тәмамлый алмадым. Ул вакытта Кама Аланы бистәсендә зур концерт программасына әзерләндем. Вакыт бик киеренке иде, шуңа да музыка мәктәбенең соңгы имтиханнарына әзерләнмәдем. Соңыннан да музыкаль белем алмадым, иҗаттан шактый ерак булган төзелеш өлкәсен сайладым. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының магистратурасында укыйм. Мин беркайчан да сәхнәләрдә җырлап йөрермен дип уйламаган идем. Бәлки киләсе елга музыкаль белем алуны дәвам итәрмен.

- Иҗат дөньясында нинди яңалыклар бар?
- Гүзәлия көе, Ләйлә Дәүләтова сүзләренә иҗат ителгән «Хакым бар» дигән җырга клип төшердем. Озакламый ул тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Хәзер яңа җырга сүзләр язабыз. Бу эшкә бик җаваплы карыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading