16+

Җырчы Чәчкә өендә “яз” яши

Кызлары Веснага бер ай гына булуга карамастан, җырчы Чәчкәне инде күмәк концертларда күрергә мөмкин. Чәршәмбе көнне УНИКС та узган солянкада ул өр-яңа җырын тәкъдим итте.

Җырчы Чәчкә өендә “яз” яши

Кызлары Веснага бер ай гына булуга карамастан, җырчы Чәчкәне инде күмәк концертларда күрергә мөмкин. Чәршәмбе көнне УНИКС та узган солянкада ул өр-яңа җырын тәкъдим итте.

-Барысы да яхшы, балама күкрәк сөте ашатсам да, иҗатымны туктатырга җыенмыйм. Казанда һәм якын-тирәдәге районнарда узучы солянкаларда чыгыш ясармын дип уйлыйм. Сәхнәдә күренми башласам, тамашачым мине югалтып куюы да бар бит (Көлә). Бу атнада гына яңа җырым да әзер булды. Шулай да хәзер тормышым үзгәрде. Чыгышымнан соң өйгә, кызым янына сагынып, ашкынып кайтам. Калдырып китәргә дә кызганыч аны.

-Кызыгызга бик сирәк очрый торган гадәти булмаган исем сайлагансыз икән, Чәчкә.
-Әйе, алдан ук, кыз туса исемне - Ирек, малай булса мин кушармын, дип килешкән идек. Ирек миңа шушы исемне тәкъдим иткәч, үзем дә ошаттым. Безнең республикада бик сирәк очраса да, Сербия, Украинада еш кушалар бу исемне.
-Чәчкә, бәби тапканнан соң махсус диета тотасыңмы?
-Ябыгыр өчен диета тотам, дип әйтә алмыйм. Шулай да бала күкрәк сөте белән туклангач, аңа ярамаган, аллергия чыгарырга мөмкин булган ризыклар ашамаска тырышам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading