— Балаларыгызның бала вакытын күрми калганыгызга үкенмисезме? — Алардан бөтенләй аерылып тормадым. Миңа җиңел булмады, арыла да иде. Тик безнең барлык эшләгән эшләребез алар өчен. Алар хәзер шуның җимешен татый.
Бала тәрбияләгәндә, әти-әни икесе дә бер фикердә булырга тиеш, диләр. Берсе сүккәндә, икенчесе якларга тиеш түгел...
Без Азат белән иң баштан ук сөйләшеп куйдык: мин орышканда ул кысылмый, ул орышканда мин сүз әйтмим. Безнең балалар бик мөстәкыйль. Эшебезгә бәйле рәвештә дә аларга шундый булырга туры килде. Укытучылардан да яхшы сүзләр генә ишетәбез. Өйдә булганда тәрбияне бирергә тырышабыз. Әби-бабайлар да үз өлешләрен кертә. Ярдәмчеләребез дә педагогик белемле, бик культуралы кешеләр. — Малайларыгызны сәхнәдә күреп булырмы икән? — Кечкенәсе әле җырлый, зурысының инде җырлыйсы килми. Ул инглиз телен бик ярата. Олы улыбыз Аяз бик җаваплы кеше. Ул балалар бакчасында йөргәндә үк, иртән тора, юына, киенә һәм безне кереп уятып, мине бакчага илтегез дия иде. Хәзер дә шулай. Сәгать ничәдә ятса да, иртән 6.30 да ул инде уянган була.
— Өйдә нинди телдә сөйләшәсез? — Бәләкәе рус балалар бакчасына йөрде, шуңа да русчаны күбрәк куллана. Ләкин без татарча сөйләшегез дип кисәтәбез. Без аларга үрнәк күрсәтергә тиеш, өйдә шуңа да татарча гына сөйләшәбез. Балаларыбыз татар лицеенда укый.
- Әни кеше буларак, улларыгызның башка милләт кешесенә өйләнүен кабул итәр идегезме? - Әлбәттә, мин үз милләтебездән булган кешене теләр идем. Тик руслар арасында да төрле кешеләр бар, татарлар арасында да. Бу язмыш эше дип саныйм, шулай да үзебезнең милләттән булса, әлбәттә, сөенер генә идем.
Комментарийлар