Шәһри Казан

Җырчы Айдар Рәкыйпов: «Ул һәрвакыт йөрәгемдә калачак»

Зур сәхнәгә менеп, бераз танылу алганнан соң, җырчыларда, шул исәптән татар эстрадасында да масаюлык барлыкка килә. Аларның күбесе моны инкарь итсә дә, аралашканда, бу барыбер сизелә.

Дөрес, ихлас һәм балалар төсле самими, чиста күңелле булып калганнары, журналистларның сорауларыннан оялганнары да булгалый. Айдар Рәкыйпов – шундыйлардан.

«Аллага шөкер!»

Ул үзен артык танылган кешегә санамый. Мине тыңлагыз, клипларымны карагыз, дип кычкырып йөри торган кеше дә түгелмен, ди Айдар үзе турында.

Җырчы егет тумышы белән Башкортстанның Илеш районыннан. Башкортстанда җырламый торган кеше юк та бугай. Айдар да шундый – җыр-биюгә гашыйк гаиләдә туып-үскән. Әнисе – өлкән шәфкать туташы, әтисе – укытучы. Әтисе үзе дә кайчандыр җырчы булырга хыялланган. Бәлки шуңа да, уллары сәнгать юлын сайлагач, аңа каршы килүче дә, башка һөнәр сайла, дип киңәш бирүче дә булмагандыр.
Сөйләшкәндә, аның иң еш кабатлаган сүзе — «Аллага шөкер!» Шуны да әйтми булдыра алмыйм: сәхнә кешесенә хас сыйфат булмаса да, бик тыйнак һәм артык тәртип­ле тоелды ул.

– Акыллы җырчы Башкорт­стан белән Татарстан тамашачысын чагыштырмый, – дип җавап бирде Айдар, үз респуб­ликасында танылырга уйламау хакында сүз чыккач. – Татарстанда гына яшим, монда гына җырлыйм дию дөрес түгел. Безнең милләттәшләр бөтен илгә таралган. Безнең җыр­лар барысына да барып җитсен иде.

 Әңгәмәгә әзерләнгәндә, Айдар Рәкыйпов клиплары астында калдырылган фикерләргә күз салдым. Анда чит илләрдә, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан кебек татарлар яши торган төбәкләрдә яшәүчеләр үзләренә концертлар белән килүне сорый. Димәк, Айдарны ул җирләрдә яшәүчеләр дә белә һәм тыңлый.

Продюсер мөмкинлекләр ача

Ел башында Айдар Рәкыйпов продюсерлык үзәге белән килешү төзегән.
– Бу тагын да күбрәк мөмкинлекләр тудыра, – ди җыр­чы. Дөрестән дә, оештыру, җыр яздыру, клип төшерү, рек­лама һәм башка мәсьәләләрне, гадәттә, продюсер хәл итә. Ә җырчыга иҗат итәргә генә кала. – Продюсер ярдәмендә үзеңнең иҗади хыялларыңны тормышка ашырырга була. Яшерен-батырын түгел, күп нәрсә хәзер акчага килеп төртелә. Шуңа да мондый мөмкинлек бирелүе өчен бик шатмын.

Сүз уңаеннан, Айдар Рәкыйпов төркеменә иҗади яшьләрне җыя. Максаты — шәхси концертын оештыру һәм гастрольләргә чыгу. 13 декабрьдә җырчы Казанда да концерт куярга ниятли.

– Әлегә концертта төгәл генә ниләр булачагын әйтә алмыйм, чөнки вакыт бар әле һәм күп нәрсә үзгәрергә мөмкин. Тамашачы алдында алдакчы булып каласым килми. Әмма башка җырчыларның концертларыннан аерылып торуын гына әйтә алам, – диде Айдар.

Реклама

Шоу-бизнеста үз урыныңны табу, аның кануннары белән яшәү җиңелләрдән түгел. Өскә чыгасың килсә, кемнеңдер «башына басырга» туры килә.
– Шундый кешеләр була: тормышта үзе эшләми, ә сине тегеләй ит, болай эшлә, дип өйрәтә. Андыйларны мин бөтенләй дә аңламыйм. Әгәр дә ул, Айдар менә болай эшлә, тегеләй итеп кара, дип аңлатса, җитешсезлекләрне күрсәтсә, тәнкыйтьне мин кабул итәм. Үземне мактаганнарны яратмыйм. Торып чыгып китәргә яисә булды, җитте инде, дип әйтергә дә мөмкинмен. Дөрес итеп тәнкыйтьләү файдалырак, – ди ул.

Җыр – җырчының йөзе. Берсенә килешкән җыр икенче җырчыга килешмәскә, тавышына туры килмәскә дә мөмкин. Айдар да, җырлар индивидуаль язылырга, җыр­чыга туры килә торган булырга тиеш, дигән фикердә.
– Җыр сине җырчы итә. Әгәр ул сиңа туры килми икән, андый җырны башкару дөрес түгел. Чөнки үзеңнең бөтен мөмкинлекләреңне күрсәтә дә алмаска мөмкинсең. Миңа җырларны индивидуаль иҗат итәләр.
Кайберләрен үземә дә юллыйлар. Үземнең «Таныш юлдан барам» дигән бер җырны гына сәхнәгә чыгарган идем. Үзем язгалыйм, әмма әле сәхнәдән башкарырлык җырлар язарга җитлегеп бетмәгәнмен дип саныйм, – ди Айдар.

Шәхси тормыш

Айдар Рәкыйпов сәхнәгә җырчы Гөлназ Шакирова белән чыкты. Баксаң, алар дуэт кына булмаган, ә очрашып та йөргәннәр икән. Әмма юллары аерылган. Гөлназ кияүгә чыгып, кыз бала тапты һәм ире, шулай ук җыр­чы Марат Фәйрушиннан аерылды.
Гөлназ турында сүз чыккач, Айдарда хәзер дә аңа карата җылы хисләр булуы

сизелә. Ул хәтта бу сорауга җавап бирүдән бераз оялып, карашын да яшерә төшә.
– Казанга килгәч, чын-чынлап гашыйк булдым. Аның белән өч ел очрашып йөрдек һәм мин ул юллар буйлап узган өчен бик шатмын. Тормышымда шундый акыллы, итагатьле кеше булуына рәхмәтлемен. Без хәзер дә аралашабыз, хәл белешәбез. Әйдә яңадан җырлый башлыйк, дип тә тәкъдим иткән идем. Әмма ул каршы булды. Тик ул һәрвакытта да күңелемдә, йөрәгемдә калачак. Аңа карата җылы хисләрем саклана, – ди Айдар.

Җырчының шәхси тормышы белән кызыксынган кызлар колагына: Айдарның йөргән кызы юк һәм әлегә шәхси тормышы турында уйламый да. Әмма егеткә 29 яшь икәнен онытмыйча, йөрәген яуларга теләүчеләр, дилбегәне үз кулына алса, ялгышмас!
– Кызлар ул базарда сатыла торган әйбер түгел. Аны тотып карап, кайсысы матур, кайсысы ямьсез, тәмлеме, әчеме икәнен татып карый торган әйбер дә түгел. Буталмас­ка кирәк. Кайберәүләр миңа, кызлар эзлисеңме, диләр. Ничек инде кызларны эзләп йөреп була – аңламыйм. Миңа калса, ярату кешенең нинди булуына карамый. Аны йөрәк сайлый, – ди җырчы.

Тел һәм спорт турында

Айдарның тагын бер үзенчәлеге – татарча чиста сөйләшүе. Әңгәмә барышында ул бер генә рус сүзе дә кыс­тырмады. Үзем өчен бераз оялып куйдым хәтта. Журналист булсам да, кайчагында сөйләмдә рус сүзләре «кысылгалый». Аның интернеттагы сәхифәсе дә татар телендә генә алып барыла.

– Үземне чиста татарча гына сөйләшәм дип әйтә алмыйм, чөнки белмәгән сүзләр әле күп. Әдәби китаплар укыйм, дөрес итеп аралашыр­га тырышам. Кеше белән, өеңдә ана телендә сөйләшү, җыр­лау гына телне саклап кала ала.
Айдарның тамашачы белмәгән тагын бер ягы – спортны яратуы. Ул волейбол һәм йөзү белән шөгыльләнә. Өстәвенә, спорт остасына кандидат та әле.

– Спорттан тыш тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Безнең тормыш спортка бәйле. Кеше һәрвакыт үзе куйган максатларга ирешә, тырыша. Спорт белән шөгыльләнмәгән кешеләрне аңлап та бетермим, – ди ул.
...Сәхнәдәге образ белән тормыштагы кеше еш кына аерыла. Шаян һәм тиз җыр­ларын тыңлаганда, Айдар Рәкыйповны мондый ук тирәнтен фикер йөртә торган, шул дәрәҗәдә итагатьле һәм тәрбияле кешедер дигән уй башка да килми. Сорауларым бәлки аның асылын күрсәтеп тә бетерә алмагандыр. Әмма сез дә әлеге яшь җырчыны үзегез өчен башка яктан ачкансыздыр дигән өмет чаткысын уята алдым.

Лилия ЛОКМАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: