16+

Җырчы Гүзәл Әхмәтова: “Нигә аерылыштыгыз дип сорасагыз, төгәл җавап юк...”

Алдагысы әйбәт булсын. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Чыннан да мәхәббәтле гаиләдә яраткан бала булдым. Минем өчен бәхет әти-әниемнең, туганнарымның, кызымның исән-сау булуы, ди ул.

Җырчы Гүзәл Әхмәтова: “Нигә аерылыштыгыз дип сорасагыз, төгәл җавап юк...”

Алдагысы әйбәт булсын. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Чыннан да мәхәббәтле гаиләдә яраткан бала булдым. Минем өчен бәхет әти-әниемнең, туганнарымның, кызымның исән-сау булуы, ди ул.

Күптән түгел җырчы Гүзәл Әхмәтова кызының туган көнен билгеләп узды.
– Гүзәл, Амалиягә ничә яшь тулды? Туган көн бүләге нинди булды?
–  Аллага шөкер, үсәбез – 4 яшь тулды. Без үскәндә уенчык сорый торган идек. Хәзерге замана баласына туган көнгә телефон кирәк инде. “Әз генә үс инде. Күзеңне бетермә”, – дип аңлатабыз. Аллага шөкер, Амалия елап сорый торган бала түгел.
Икәүләп матур-матур киемнәр алдык. Фотосессия эшләттек. Күптән кызыма багышлап җыр башкарасым килде. “Кызым” дигән яңа җыр туды – туган көненә бүләк булды. Туган көнендә әтисе дә килде.

– Бала әтисе белән аралашамы? Әтисен яратамы?
– Амалия әтисе белән гел аралашып тора. Баламның әтисен дошман итеп күрмим. Без бит Рәфис белән бик тиз өйләнештек. Һәркемнең үз язмышы, үз тормышы дигәндәй. Артист кешесе белән яшәве авыр. Аны аңлыйм – мин бит 2 яшьтән бирле сәхнәдә. Сәхнә эшем генә түгел – минем тормышым да.

Гаилә тормышына үземне бирмәдем дип тә әйтә алмыйм анысы. Гаиләне дә, сәхнәне дә бергә алып бардым. Нигә аерылыштыгыз дип сорасагыз, иремнең дә, аның да төгәл җавабы юк. Талашмадык та без. Язмыш шулай кушкандыр. Насыйп булмаган эш булмый диләр бит. Амалия әтисен бик ярата. Әйбәт әти ул. Гел килә, ярдәм итеп тора. Мин аңа рәхмәтле! Кызыбыз әтисенең дә, әнисенең дә барлыгын белеп үсә. Аларның аралашуына каршы түгелмен. Кызганыч, әмма гаилә булып кала алмадык.

Алдагысы әйбәт булсын. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Чыннан да мәхәббәтле гаиләдә яраткан бала булдым. Минем өчен бәхет әти-әниемнең, туганнарымның, кызымның исән-сау булуы. Булганына шөкер итеп яшәргә генә кирәк.

– Гастрольләрдә вакытта баланы кемгә ышандырып калдырасың?
– Быел пандемия сәбәпле, күбрәк өйдә булдым. Кызым өйдә булуыма өйрәнде. Яңа җырлар тупладым. Күп артистлар катнашындагы концертларга чыгып кердем анысы. Әлбәттә, баланы әнием карый. Әнием Башкортстанның Чишмә районы Чишмә бистәсендә тора. Күпчелек анда яшибез. Уфадан ерак түгел. Шулай ике арада йөрибез. Әниемә рәхмәтем чиксез. Ул карагач, тыныч күңел белән эшләргә китәм.

– Амалиянең әнисе кебек җырчы буласы килә микән?
–Амалия күбрәк әтисенә охшаган. Аның кебек сөйли, аның кебек кылана! Атлап йөрүләре дә әтисенеке! Җырчы буласы килә инде аның. Бер-ике тапкыр куйган җырны отып ала да, җырлый башлый. Кайбер чагында табиб та буласы килә. Соңгы арада бокс белән шөгыльләнәсе килүен дә әйтте. Кыз кеше бит. Бокс кирәкмәс инде дип көләм. Кайчагында биюче дә булам, ди. Бию түгәрәгенә язылдык. Аллаһ боерса, тиздән йөри башлар. Кечкенә чакта әти-әни миңа каршы булмады. Кызыма да каршы киләсем килми.

– Иң уңышлы җырың кайсы дип саныйсың?
– Иң уңышлы җырым әле яздырылмаган дип әйтәсем килә бит әле (елмая). Бик күп җырлар яздырам. Элекке җырларымны да бик яратып тыңлыйлар. Миңа калса, үзгәрешләр булып торырга тиеш. Замана белән бергә атлыйбыз. Кая гына барсам да,  “Сау булыгыз, ак каеннар” дигән җырымны сорап-сорап җырлаталар. Ул “картайды” инде, аның кебек яңа җыр кирәк.

– “Алтын яфраклардан калфак үрәм” дип җырлагының истә. Көзне үзең яратасыңмы?
– Күңел тыныч булса, бөтен әйберне дә яратып була. Язын да, көзен дә, кышын да, җәен дә! Һәрберсе үз урынында булганда, барысын да яратасың. Көз миңа аеруча да ошый. Туган көнем дә көз аенда бит. Яратмый мөмкин түгел.

Эльза Газизова.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading