16+

Җырчы Айрат Сафин беренче мәхәббәте турында: “Мин әле дә аны яратам!”

Татар эстрадасы артисты Айрат Сафин берникадәр вакыт сәхнәдән югалып торды.

Җырчы Айрат Сафин беренче мәхәббәте турында: “Мин әле дә аны яратам!”

Татар эстрадасы артисты Айрат Сафин берникадәр вакыт сәхнәдән югалып торды.

Баксаң, Айрат көн дими, төн дими яңа җырлар яздыру өстендә эшләгән икән. Ә бүген ул тамашачыларын шәп яңалык белән сөендерде: җырчының “Язларда сагынам” дип исемләнгән өр-яңа җыры табадан төште. 

Әлеге җырны ишеткәч тә, беренче мәхәббәт, тәүге хисләр, башны югалтып гашыйк булган чаклар күз алдына килеп баса. Ә Айрат Сафинның беренче мәхәббәте кем ул? Кемгә багышлый икән ул иҗат җимешләрен?

“Мәктәп елларында кемнедер ошатып йөргәнне чын мәхәббәт дип әйтә алмыйм. Чын-чынлап беренче тапкыр 25 яшемдә булачак хатыным Гүзәлгә гашыйк булдым. Без Мәскәүдә дискотекада таныштык. Мин хәтта аңа багышлап “Гүзәлем” дигән җыр да иҗат иттем. Хатыным миннән бер яшькә кечерәк. Ул тәртипле мөселман гаиләсендә үскән, миңа аның тормышка карашы, фикерләве ошады. Гүзәл белән аралашу кызык һәм рәхәт иде, безнең уртак кызыксынулар күп булды. Кыскасы, бер ел очрашып йөргәннән соң, мин аңа тәкъдим ясадым һәм без өйләнештек. Гаилә коруыбызга 11 ел булды, хатынымны әле дә яратам!” - дип сөйләде Айрат Сафин.


 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Молодец!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шэпсен, яратабыз

      Мөһим

      loading