16+

Җырчы Анастасия Макарова : «Күз тидерергә куркам, шулай да йөрәгем буш түгел»

05 февраля 2025, 09:58
7807
0
2
Уку өчен 5 минут

Җырчы Анастасия Макарова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Җырчы Анастасия Макарова : «Күз тидерергә куркам, шулай да йөрәгем буш түгел»

Җырчы Анастасия Макарова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Ахыры. Башы: Анастасия Макарова: “Дуңгызлар белән бер бүлмәдә кыш чыктым”

- “Чибәр хатын-кызлар җилбәзәк”, - дигән стереотипка нинди карашта?
- Чибәр хатын-кызга акыллы булып калу кыенрактыр да әле ул. Кайвакыт башны юләргә салырга була, әмма алай эшләсәм үземә хыянәт итәчәкмен. Сәхнәгә бизәнеп, матур образдан чыгалар инде. Әмма мин гап-гади кеше булудан туктамыйм бит. 

- Иганәчеләрең бармы?
- Юлымда төрле кешеләр очрый. Проектларыма матди яктан ярдәм итүчеләр, техник яктан тавыш мөмкинлекләремне үстерергә ярдәм итүче остазларым да бар. Әмма бөтен тормышымны тулаем тәэмин итүче кеше юк һәм мин аны теләмим дә. 

- Шоу-бизнеста юлың ничек башланды? Тормышыңа татар теле ничек килеп керде соң? 
- Башта төнге клубларда бэк-вокалда җырлый идем. Берсендә татарча дискотекага бардым. Татар теле тормышыма гел көтмәгәндә килеп керде. Казанның мәдәният идарәсе белән хезмәттәшлек итә башладым. Рәис катнашындагы чараларда катнашу - хыялым иде, шуңа күрә андый чарада чыгыш ясар өчен нишләргә кирәк дип сорадым. Шулвакыт татар авторы җырын яздыртырга тәкъдим иттеләр. Башта шок хәлендә калдым, нишләргә белмәдем. Мин татар телен бөтенләй белмим. Ә монда татарча җыр яздырырга кирәк. Ике атна эчендә Юрий Федоров белән “Һаман да яратам” җырын эшләдек.  Шуннан соң татар җырлары яздыруны дәвам итәргә булдым. Ул вакытта беренче җитди мөнәсәбәтләрем дә башланды. Очрашып йөргән кешем, әлбәттә, иҗатыма ярдәм итте. Әмма барысы да әзергә-бәзер генә булмады. Башта бушка чыгыш ясыйсың, үзеңне күрсәтәсең, аннан соң гына сине башка проектларга чыкыра башлыйлар. 

- Сине “керәшен кызы” дип тә уйлыйлар.
- Кайвакыт концертларда мине татар телендә җырлаучы рус кызы дип игълан итәләр. Шуннан соң, тамашачылар, аеруча өлкән яшьтәге ханымнар: “Син рус кызы мени? Без бит сине керәшен дип уйладык”, - дип килеп әйтәләр. Юк, мин милләтем буенча рус кызы. Әнинең тамырлары, гомумән, Украинага барып тоташа. 

- Татар тамашачысына яраклашырга кирәкме?
- Әлбәттә, кирәк. Бу беренче чиратта минем милләткә булган хөрмәтемне күрсәтә. Икенчедән, иҗатны яшәтер өчен һәр җырчыга тамашачы кирәк. Тамашачылар игътибар иткәнгә күрә миңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Нәкъ тамашачылар бәлеш, чәк-чәк пешерергә өйрәнергә илһамландырды. Мин бик рәхмәтле. Тик шулай да сәхнәгә чыкканчы үткән юлым да бар. Мин сәхнәдә эшләп акча артыннан куу, мал-мөлкәт җыю яклы түгел. Даирәмдә кайбер кызлар узыша-узыша брендлы кием сатып ала. Аларны кимсетеп әйтмим,  әмма миндә андый теләк юк. 

- Татар эстрадасында сине җырчы буларак кабул итәләрме?
- Әлегә тулысынча түгел. “Мине яратмыйлар”, - дип әйтә алмыйм, әмма ул барыбер мөнәсәбәттә сизелә инде. Әмма мин андый әйбергә тыныч карыйм. Димәк, тагын да ныграк эшләргә, үсәргә кирәк. 

- Беренче җитди мөнәсәбәтләрегез турында сүз кузгатыйк әле. Кем иде соң ул?
- Дөресен генә әйткәндә ике ел диярлек очрашып йөргәнебезне аңламадым. Мин аңа җитди карамадым. Бу мәхәббәт түгел, ә бәйлелек кенә булгандыр. Ул миннән зуррак, аерылган кеше иде. Без бергә 5 ел булдык. Берсендә мин: “Безнең балаларыбыз булачакмы?” - дип сорадым. Ул: “Минем беренче гаиләмдә балалар бар инде”, - дип җавап кайтарды. Шушы сорау безнең мөнәсәбәтләргә ачыклык керткәндер дә инде. Ике еллап беркем белән дә очрашмадым. Дөресен әйткәндә, элек: “Кияүгә чыкмаячакмын, ник кирәк ул?” - дип уйлый идем. Шәхси тормыш турында сорауларга да, кияүгә чыккач белерсез дип җавап бирдем. Әмма эчтән генә “беркайчан да” дип кабатлый идем. Җитди мөнәсәбәтләр турында уйланганчы башта үзеңнең хисләреңне, фикерләреңне тәртипкә салырга кирәк. 

- Ә хәзер сезнең йөрәгегез бушмы?
- Күз тидерергә куркам, шулай да йөрәгем буш түгел. Без 4 айлап таныш, әле бер ай гына рәсми рәвештә очрашабыз. Бу кеше миңа көч биреп тора, канатландырып җибәрә. Киләчәктә нәрсә буласын әйтә алмыйм, әлегә мин аның игътибарын, җитди мөнәсәбәтләргә әзер булуын сизәм. Күптән түгел генә мин яши торган йортка пилотсыз ачкыч бәрелде. Бу кыен вакытта да ул гел янәшәмдә булды. Мин өйгә керергә җитешмәдем, чыгыш ясарга китәргә туры килде. Кайтып керүемә фатирда барлык лампочкалар да алыштырылган, һәрнәрсә үз урынында иде. Ул мине ничек бар шулай кабул итә, шулай ук гаиләмне дә хөрмәт итә. Бу - иң мөһиме. Үз ярымны таптым дип ышанасым килә. 

-   Татар егетеме?
- Әйе (көлә). Безнең әти-әниләр дә таныш. Аның әти-әниләре янына танышырга килгәндә бик дулкынландым. Әмма сөйгән ярымның әнисе: “Анастасия син шундый ачык йөзле”, - дип әйткәч, җиңел сулап куйдым. Бу сүзләр бик кадерле, чөнки ул минем матурлыкка, эшемә, милләтемә дә игътибар бирмәде. Сөйгән ярымның гаиләсе татар телендә сөйләшә. Мин дә, әлбәттә, тырышам. 

- Катнаш никах белән кыенлыклар булмасмы?
- Мин бөтен диннәрне, гореф-гадәтләрне дә хөрмәт итәм. Әмма минем дә нәселдән-нәселгә күчеп килгән тамырларым бар. Аларга да хыянәт итәсем килми. Алтын урталык табарбыз дип ышанам. Шунысы хак, тормыш иптәшем татар булса, балаларым, һичшиксез, татар телендә аралашачак. Татар теле шундый матур, затлы бит ул. Тел белән бергә гореф-гадәтләр дә күчә. Минем татар телендә аралашу дәрәҗәсе камил түгел әле. Әмма ничек булса да, аралашырга тырышам. Гомумән, татарлардан татарча сөйләшергә оялам дигән сүзләрне ишетү сәер.  

- Син тормышта да көрәшче, көчле хатын-кыз ролендә каласың кебек. Еш елыйсыңмы?
- Синең белән әңгәмәгә килер алдыннан гына социаль челтәрдә күпбалалы гаилә видеосын күреп елап алдым. Үземнең уңышларымда көчле, ә хаталарымда, киресенчә. Безнең алда һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Хаталарда беркемдә гаепләп булмый, бу безнең сайлауның нәтиҗәсе. Моны факт буларак кабул иткән кешеләр күпкә бәхетлерәктер. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading