Җырчы Илдар Хәкимов хастаханәгә эләккән.
Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә аның тормыш иптәше Гүзәл Уразова хәбәр итә.
– Кичә кинәт Илдарның хәле начарланды. Капельница астында яткач, курыктык. Аңа уколлар язганнар, әлегә дәвалануны дәвам итәбез. Мин медсестра булып эшлим хәзер. Илдар гайморит белән инде ничә ел җафалана. Булдыра алаганча тырышабыз.
Илдар Хәкимов та тормыш иптәшенә: “Бүген уколны авырттырып куйдың. Ледокаин кушарга оныткансың. Түшәмгә хәтле сикерә яздым”, – дип шаярта.
Комментарийлар
0
0
харап икэн....
0
0