16+

Җырчы Илсаф: «Гомрәгә бару турында күптән уйландым»

14 февраля 2025, 15:06
5897
0
4
Уку өчен 4 минут

Татарстанның атказанган артисты ИлСаф күптән түгел Гомрәдә булды. Җырчы белән дин һәм эстрада турында фикер алыштык.

Җырчы Илсаф: «Гомрәгә бару турында күптән уйландым»

Татарстанның атказанган артисты ИлСаф күптән түгел Гомрәдә булды. Җырчы белән дин һәм эстрада турында фикер алыштык.

- Гомрәгә бару хыял идеме?
- Гомрәгә бару турында күптән уйландым. Бер танышым Гомрә сәфәрләрен оештыра. Ул кабат исемә төшерде, менә шулай ниятләп, барып кайттым, шөкер. Мин үземне тулысынча диндәге кеше дип атый алмыйм әле. Эчке ышанычым бар. Бөтен әйберне эшләргә тырышам: намазын укыйм, уразасын тотам, зәкәтен түлим, корбанын чалам. Менә Гомрәгә барганым юк иде әле. Анысы да насыйп булды, шөкер. 

- Изге җирдә могҗизалар була диләр. Сезнең белән дә шулай булдымы?
- Мин могҗиза өмет итеп бармадым. Гомумән, тормышта могҗиза була дип уйламыйм. Барысы да реаль. Аллаһ Тәгаләгә тагын да якынаеп кайттым. Изге җирдә булганда, пәйгамбәребез йөргән урыннарда булу дулкынландырды. Балачактан әби: “Намазны кыйблага карап укыйлар”, - дип әйтеп үстерде. Менә шул кыйбла янында басып намаз укуны күз алдына да китерә алмаган идем. Вак-төяк мәсьәләләргә игътибар бирмәскә, тормышны тагын да ныграк тулыландырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Иҗат ягыннан да үсәргә, балалар, оныкларга, гаиләгә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Тиздән Рамазан ае җитә, берничә мөнәҗәт яздырырга уйлыйм. 

- Сәфәргә кем белән бардыгыз?
- Бу сәфәргә аерым юлчылар да сайламадым. Аллаһ Тәгалә кем белән танышырга кирәк, бездән дә яхшырак белә. Шөкер, әйбәт кенә йөреп кайттык. Ульяннан бер төркем белән таныштым. Рәсүл хәзрәт Хаҗда булган кеше буларак, безне оештырып, бераз юл күрсәтте. Аңа бик рәхмәтле. Күпме укысаң да, өйрәнсәң дә, беренче тапкыр баргач, югалып каласың. 

- Чәчләрегез дә сизелерлек кыскарды. Тамашачылар кабул итәме?
- Гомрәне әти-әниләр, кызым, үзем өчен үттем, шуңа күрә чәч сизелерлек кыскарды. Кешегә охшарга тырыша торган вакытлар үткәндер инде. Ничек бар шулай кабул итәрләр дип ышандым. Гомрәдән кайткач, икенче көнне үк концерт иде. Алай каршы килүче булмады, кабул иттеләр. Армиядә генә мондый кыска чәч белән йөргән идем, әзрәк баш та ял итәр, бәлки (көлә). 

- Гаиләгез дә дингә якындыр?
- Балаларны үзем белән намазга бастырырга тырышам. Тормыш иптәшем Гомрәдән кайткач, яулык кияргә кушармын дип уйлаган. Минемчә, һәркем дингә үз вакытында, үз теләге белән килергә тиеш. Без гаиләбез белән дини бәйрәмнәре үткәрәбез. Аллаһ боерса, Хаҗга барырга насыйп булсын иде.

- Иҗатыгыз нинди хәлдә?
- Иҗади планнарым үзгәрмәде. Җырлаудан туктарга исәбем юк әле. Гыйнвар аенда Казанда концертым үтте. Күбрәк эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Җырлар күп, аларны яздыртып тамашачыларга тәкъдим итәргә кирәк. Гастрольләр дә оештырабыз. Айлар буе йөри торган түгел, әлбәттә, әмма 4-5 көнгә концертлар белән чыгып йөрим әле. 

- Хәзер җырчылар бик күп. Көндәшлек тә зур.
 - Дөрес, хәзер җырчылар арасында көндәшлек зур. Сугышып, кыйнашып йөрмисең инде, әмма тамашачы игътибары өчен көрәш бара инде. Җырчылар бер-берсе белән узыша-узыша эшлиләр. Төшеп калмас өчен яңа җырлар яздыртырга, яңа программа уйларга кирәк. Яшьләр бик әйбәт эшли, аларга тел-теш тидереп булмый. Төрле креатив алымнарны да отышлы гына кулланалар. 

- Яшьләр белән узышу җиңел түгелдер?
- Яшьләрнең энергиясе күп. Аннан бездә Советлар Союзы заманыннан калган тәрбия көчле. “Болай эшләсәм яхшы булырмы? Нәрсә әйтерләр икән?” - дип уйлыйбыз. Ә яшьләрдә андый нәрсә юк, башкаларның фикеренә колак салмыйлар, үз юллары белән алга атлыйлар. Яшьләр хәзерге заман тамашачының таләбен дә тизрәк тотып ала. Үзебезне карт дип әйтмим, әмма безнең тәрбиябез башкачарак. Социаль челтәрдә ызгышу, талашуны бик хуплап бетермим. Ә кайбер яшьләр өчен бу гадәти хәл. Үзләренең эмоцияләрен, хисләрен, тормышларын күрсәтергә дә оялып тормыйлар. Мин алай эшли алмыйм, ә кешегә шул кирәк кебек. Җыр икенче, өченче планга күчте.

- Бу үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсәдә?
- Чит ил, рус эстрадасыннан күп нәрсәне үзебезгә алдык. Кирәген дә, кирәкмәгәнен дә. Халыкны да шундый әйбергә ияләштердек кебек. Хәзер ызгыш-талаш нормаль күренешкә әйләнде. Бер нәрсәдән дә зарланмыйм, заманасы шундыйдыр. Объектив, төгәл бәяне вакыт узгач кына бирә алырбыз. 



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading