Шәһри Казан

Зинира Рамазанова: "Табиблар мине "исән калса да, гарип булачак” дигән"

Зинира һәм Ризат Рамазановлар менә инде ничә еллар дәвамында татар эстрадасында популяр дуэтлар рәтендә. Аларның үз юлы, үз тамашачысы бар – бүгенгә кадәр халык мәхәббәтен саклап киләләр. 

– Зинира, ялгышмасам, тугач та табиблар сине исән калмас дигән?

– Миңа 6 ай булганда, сепсис авыруы белән чирләгәнмен, каным зарарланган. Әнием белән өч ай тирәсе Уфа хастаханәсендә ятканбыз. Миңа берничә кешенең канын салганнар. Инде аяк-кулларым хәрәкәтләнә алмый башлагач, табиблар әниемә: “Балагыз исән калса да, гарип булачак”, – дигән. Әнием: “Балам исән калып, үз аякларында йөреп бәхетле булсын иде”, - дип Ходайдан сораган. Аллаһка шөкер, исән калганмын.

– Әти-әниең кемнәр? Бертуганнарың бармы?

– Әнием Гөлзимә лаеклы ялда булса да, әле дә эшли. Ул башлангыч сыйныфларны укыта. Әтием Газим колхозда шофер булды. Ул да лаеклы ялда, әмма өйдә ятмыйм дип каравылчы булып эшли. Гаиләдә без өч бала, 1986 елгы Гөлназ апам белән 2000 елгы сеңлем Гүзәл бар. Мин – Башкортстанның Караидел районы Хәлил авылы кызы. Апамнар Караиделдә яши, сеңлем – Казанда, КХТИда 3нче курста укый. Безнең белән яши, балаларны караша, Аллаһка шөкер.

Реклама

– Татарстанга ничек килдең? Ерак калага чыгып китәргә курыкмадыңмы?

– Инде 8нче сыйныфта ук өйдән чыгып киттем. Уфа сәнгать училищесына укырга керү өчен музыкаль белем кирәк дип ишеткәч, 8нче сыйныфта укыганда районга барып укып йөрдем, чөнки безнең авылда музыка мәктәбе юк иде. Анда туганнарда яшәдем. 9нчы сыйныфны Караиделдә укыдым да, училищега кердем. Дүрт ел училищеда укыганнан соң, укытучым Римма Рушановна Казанга барырга киңәш итте. Ул Казанда консерватория тәмамлаган булган. Укытучым Казанга үзе алып килде, моның өчен аңа бик рәхмәтлемен. Нинди укытучы укучысы белән шулай йөри? Имтиханнар вакытында монда “фатир” снимать итеп тордык. Университетка имтиханнарга бергә бардык. Шулай итеп, мин Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: