- Әйе, Аллага шөкер, әти-әни беркайчан да җырлавыма каршы төшмәделәр. Алар миңа этәргеч ясап тора һәм шул ук вакытта төп тәнкыйтьчеләр дә. Әнием үзе җырчы булмаса да, кечкенәдән мине сәхнәдә ничек үз-үземне тотарга кирәклегенә өйрәтте. Ә әти инде күбрәк тышкы кыяфәткә каты тора.
- Әти-әниеңнән кала тәнкыйтьләүчеләр бармы?
-Тәнкыйть сүзләрен еш ишетмим, тик алай да, сирәк булса да, каты гына әйткәләгәннәре булды. Мөслимдә бер абый сәхнә артына кереп, җырымны, күлмәгемне, сөйләвемне тәнкыйтьләп чыгып китте. Бу аның фикере - тыңлаучы фикере, моны ишетә белергә кирәк, әлбәттә. Әле күптән түгел генә «Казан егетләре» белән гастрольләрдән кайттык.
- «Казан егетләре» усал түгелләрме?
- Мин аларга 18 яшемдә килеп эләктем. Без беренче көннән үк дуслаштык, үзенә күрә ниндидер туганлык хисләре дә бар, алар миңа абыйларым төсле. Без инде бер гаилә кебек.
Комментарийлар