16+

1 төркем инвалидларга нинди ташламалар каралган? 

Әтиемә 61 яшь. Аңа 1 группа инвалидлык бирделәр. Ул нинди ташламаларга ия? Сабина Фәттахова, Яшел Үзән. 

Әтиемә 61 яшь. Аңа 1 группа инвалидлык бирделәр. Ул нинди ташламаларга ия? Сабина Фәттахова, Яшел Үзән. 

Казанның Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, медиина күрсәткечләре сәбәпле инвалидлык алган физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә инвалидлык буенча пенсия билгеләнә. Пенсиядән тыш инвалидларга айлык акчалата түләү, ягъни ЕДВ каралган. 1 төркем инвалидларны, шулай ук тумыштан инвалидларны, инвалид балаларны тәрбияләүче, беркайда да эшләмәүчеләргә компенсация түләве бирелә. 18 яше тулганчы инвалид балаларны яки тумыштан физик яктан мөмкинлекләре чикле 1 төркем инвалидларны караучы әти-әниләргә, опекуннарга, башка тәрбиячеләргә айлык түләү дә бар. Айлык түләүнең суммасына килгәндә әти-әниләргә, уллыкка алган тәрбиячеләргә ул 10 мең сумны тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading