16+

Агач чүбен кайчан алыштырачаклар?

«Казан» гаилә үзәге янындагы территориядә Футбол буенча бөтендөнья чемпионаты вакытында җәелгән агач чүбен хәтерләткән катламны кайчан алыштырырлар икән? Әдилә Сәетгәрәева, Казан.

Агач чүбен кайчан алыштырачаклар?

«Казан» гаилә үзәге янындагы территориядә Футбол буенча бөтендөнья чемпионаты вакытында җәелгән агач чүбен хәтерләткән катламны кайчан алыштырырлар икән? Әдилә Сәетгәрәева, Казан.

Чемпионат узса да, «Казан» гаилә үзәгендәге мәйданда чаралар дәвам итә. Күптән түгел «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме узды, көзгә кадәр тагын берничә чара планлаштырыла. Шуңа да әлегә бу территориядә төзекләндерү буенча зур үзгәрешләр көтелми.
 
Билгеле булганча, «Казан» гаилә үзәге янәшәсендә җанатарлар мәйданында янгынга каршы махсус чаралар белән эшкәртелгән агач чүбе җәелгән иде. Аны белгечләр бик уңайлы дип бәяләде: эсседә – тузаннан, яңгырда пычрактан саклый. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров әйтүенчә, агач чүбен газонга киләсе елның җәендә алыштырырга уйлыйлар. 

фото - kazanreporter.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading