Шәһри Казан

Акчаны алдылар, виза юк - нишләргә?

Редакциябезгә Татьяна ханым Егорова шалтыратты. Пандемияләр узгач, Грециягә барырга, дип виза рәсмиләштереп куярга теләгән. Моны ул беренче генә тапкыр эшләми. Әлегә кадәр виза алуда кыенлыклар булмагач, тоткарлыклар килеп чыгар дип уйламаган да.

Ә бу юлы мөрәҗәгать иткән визалар бирү үзәгендә аңа буш паспортын гына кайтарганнар. Өстәвенә 14 мең сумга якын акчасын, имеш, комиссия өчен дип тотып калганнар.
– Мондый хәл белән беренче тапкыр очраштым. Казанның Меридиан урамында урнашкан бу үзәктә алдарлар дип уйламадым да. Анда тормыш гөрли. Кеше килә, китә. Баксаң, минем кебек ярык тагарак алдында калучылар тагын бар икән. Виза бирәбез дип документ, акчаны алалар да, имеш, килеп чыкмады, дип паспортны кире кайтаралар. Ә акча кала. Бу үзәкнең бусагасын көн дә таптый торгач, миңа 3 мең сумны кайтарырга ризалаштылар. Анысын да бирүче юк әле. Аның каравы, ни өчен эш килеп чыкмады, дип төпченүем өчен ниләр генә ишетмәдем, – ди Татьяна ханым.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин аңлатуынча, виза – ил чиген узарга хокук бирә торган документ. Гадәттә, бу рәсми кәгазьне консуллык яки вәкиллек (посольство) бирә. Моның өчен шактый гына катлаулы процедура үтәсе бар. Финанс ягың тотрыклы икәнне расларга, әңгәмә узарга кирәк. Шуңа да бу эшнең бер өлешен виза үзәкләренә ышанып тапшыралар. Мондый оешмаларда чит ил паспортларын ясап бирәләр, туристларны чит регионга озата баруны тәэмин итәләр. Виза үзәгенең төп максаты – әлеге рәсми документны алу процессын мөмкин кадәр гадиләштерү. Кызганыч, мондый оешмалар арасында намуссыз, йә “акча эшләргә” теләгәннәре табыла. Алар кануннарны белеп бетермәгәнгә, ялгышырга, алдаларга мөмкиннәр.
– Шуны да истә тотарга кирәк, намуссыз виза үзәгендә эш алып барылган икән, килешү төзелгәннән соң, хезмәтләр өчен акча түләнгәч, нидер үзгәртү авыррак. Шуңа да кайбер кагыйдәләрне үтәү мөһим. Әгәр кеше виза үзәге өчен кирәкле хезмәтләрне башкара икән, килешүне җентекләп укырга киңәш ителә. Килешү булмау компаниянең алдалавына бер ишарә, – ди юрист.

Реклама

Килешүне имзалаганчы кайбер моментларны истә тотарга кирәк. Килешүдә клиент өчен барысы да аңлаешлы телдә язылырга тиеш. Әгәр документта “хезмәтләр” урынына “мәгълүмати ярдәм күрсәтү”, “мәгълүмати хезмәтләр”, “консультация хезмәтләре” кебек аңлаешсыз төшенчәләр очрый икән, шикләнерлек урын бар. Хезмәт күрсәтү вакыты күрсәтелергә тиеш. Бәяләргә дә игътибар итегез. Һәр хезмәтнең бәясе, гомуми сумма, гарантияләр – барысы да килешүдә күрсәтелгән булу мөһим. Кәгазьдә язылган шартлар, телдән әйтелгәннәре белән тәңгәл килергә тиеш. Килешүдә виза бирелергә тиешле ил күрсәтелә. 

Кайбер оешмаларда, виза ясату өчен паспорт, акча китерсәгез җитә дип тә әйтәләр. Анда визаны эшләп тә бирергә мөмкиннәр, әмма, кешенең акчасын, документларын югалту куркынычы бик зур. Ялган визалардан да сак булырга кирәк. Консуллыкта документларның ялган икәнлеге ачыклана икән, визаны бирмәүләре дә бар. Мондый шикле хезмәтләр өчен акча кайтарылмый, ә намуссыз фирмалар телефоннарын еш алыштыра, аларны табуы авыр. Кешеләрнең дә визаны тиешле документларсыз эшләвен сиздерәсе килми. Шуңа да бу бизнес эшләвен дәвам итә.

– Әгәр дә виза үзәге сыйфатсыз хезмәт күрсәткән икән (мошенниклык исәпкә керми), сезгә “Кулланучылар хокукларын яклау турындагы” канунның 29нчы матдәсе нигезендә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый очракта кулланучы кимчелекләрне төзәтүне, күрсәтелгән хезмәт суммасын киметүне, хезмәтне кабат башкаруны сорый ала. Кулланучы хезмәттән канәгать булмаса килешүне имзаламаска, шартларны үтәүдән баш тартырга хокуклы. Әгәр инде мошенниклар акчаны алып югалган икән, оешма күченеп китсә, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Марсель Шаһидуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: