16+

Алабутаны кем чабарга тиеш?

Авылга бер кайтуымда, мәчет каршындагы чүплек тулган иде. Чүпләр җирдә аунап ята, җыештыручы юк. Ни өчен авыл җирлеге моны кайгыртмый? Аннары җәй көне дә урамнар алабута белән тула. Чабучы да юк. Исемем редакция өчен генә, Яшел Үзән районы, Татар Танае авылы.

Алабутаны кем чабарга тиеш?

Авылга бер кайтуымда, мәчет каршындагы чүплек тулган иде. Чүпләр җирдә аунап ята, җыештыручы юк. Ни өчен авыл җирлеге моны кайгыртмый? Аннары җәй көне дә урамнар алабута белән тула. Чабучы да юк. Исемем редакция өчен генә, Яшел Үзән районы, Татар Танае авылы.

Татар Танае Мамадыш-Әкил авыл җирлегенә керә. Мамадыш-Әкил авылы башлыгы Фәнис Мирхәтуллин әйтүенчә, хәзер авылда бар җирдә чисталык. Чүплек җыештырылмауның сәбәбе – юллар пычрак булганда, авылга йөк машиналарын кертми торганнар. Чөнки юлларга асфальт салынмаган, катмаган өслек чокырланырга мөмкин. Өстәвенә, бу авылда кайбер йортларны быел су баскан. «Су тулысынча әле хәзер генә китеп бетте», – ди Фәнис Мирхәтуллин. Кайбер хуҗалыклар бакчаларыннан кискән куакларны да чүплеккә ташыйлар икән.

– Кагыйдә буенча, корыган куаклар чүплеккә чыгарылырга тиеш түгел. Мин ул хуҗалыкны берничә тапкыр кисәттем дә. Чүп ташый торган машина тиешлесен генә алып китә дә, коры ботаклар кабат ятып кала. Чүплек җыештырылмаган кебек тора. Аларны ташый торган аерым йөк машинасын чакыртырга кирәк. Бер куак өчен генә машина китертеп булмый, бу чыбыкларны күбрәк тупларга туры килә. Хәер, барысын да җыештырып бетердек инде, – диде Фәнис Мирхәтуллин.
Ә алабутага килгәндә, ишегалдындагы, үзенең бакчасындагы үләнне кеше үзе чабарга тиеш икән. Авыл җирле үзидарәсе башлыгы алабутаны яздан ук җыябыз, әмма безнең хезмәткәрләр генә авылдагы бөтен алабутаны җыеп бетерә алмый, ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading