16+

Алимент түләүче югалса, нишләргә?

– Әгәр дә алимент түләмәүчене таба алмыйлар икән, бу очракта әтисез калган бала нинди акчага яшәргә тиеш? Мондый вакытта дәүләттән берәр ярдәм каралмаганмы? Сабадан газета укучыгыз.

Бүген Татарстанда 1 меңнән артык кеше алимент түләүдән качып йөри. Алимент белән бәйле проблема үзеңә кагылса нишләргә? Укучыларыбыздан килгән сорауларга ачыклык кертүне кирәк таптык.

Татарстан баш суд приставының урынбасары Елена Варфоломеева әйтүенчә, мондый очракта бурычлы кешене суд приставы эзләтә. Бүген Татарстанда шундый 1000нән артык кеше исәпләнә. Быел өч ай эчендә 170енең эзенә төшкәннәр. Әгәр ел дәвамында алимент түләмәүче табылмый икән, эш судка тапшырыла. Суд карары белән балага тәрбиячесез калганнарга каралган пенсия билгеләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading