Ана капиталы акчасын алмасаң, ул артып бара, диделәр. Без инде ике ел аны кулланмыйбыз. Ул акча хәзер ничә сум булды икән? Аны ничек белеп була?
Лариса Фәсхетдинова, Казан.
Скопировать ссылку
Ана капиталы акчасын алмасаң, ул артып бара, диделәр. Без инде ике ел аны кулланмыйбыз. Ул акча хәзер ничә сум булды икән? Аны ничек белеп була?
Лариса Фәсхетдинова, Казан.
«Ана капиталының суммасын белү өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып, белешмәгә заказ бирә алалар. Моның өчен үзең белән паспорт кына кирәк. Шулай ук мәгълүматны Пенсия фондының рәсми сайты һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да белеп була. Рәсми сайттагы шәхси кабинетка кереп ана капиталы буенча калган суммадан тыш, акчаны ай саен алып бару өчен гариза тапшырырга да мөмкин. Дөрес, ана капиталын өлешләп алу хокукы аз керемле гаиләләргә генә бирелә»,– дип җавап бирде Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре.
Комментарийлар