Реклама
Быел ана капиталы артты дип ишеттем, ул ничә сум? Ничәнче елга кадәр гамәлдә? Алисә Фәррахова, Казан.
Киров районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, Россия Президенты Владимир Путин карары белән ана капиталы ел саен индексацияләнә. Быел ул 483 882 сумны тәшкил итә. Икенче балага – 639 мең сум. Ул гаилә беренче балага капитал алмаган очракта бирелә. Программа 2026 елга кадәр эшләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз