Җанатар паспортын Казанда гына алып буламы?
Футбол буенча дөнья чемпионатына улым белән үземә билетлар сатып алдым. Хәзер җанатар паспорты ясатырга кирәк, диләр. Аның өчен тагын Казанга барасымы? Паспорт өчен ничә сум түләргә кирәк булачак? Илшат Минибаев, Кама Тамагы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
Футбол буенча дөнья чемпионатына улым белән үземә билетлар сатып алдым. Хәзер җанатар паспорты ясатырга кирәк, диләр. Аның өчен тагын Казанга барасымы? Паспорт өчен ничә сум түләргә кирәк булачак? Илшат Минибаев, Кама Тамагы.
Җанатар паспорты бушка бирелә. Әлеге документ белән барлык матчларга да керергә ярый. Аның ярдәмендә башка шәһәрләрдә булган матчларны да карый аласыз. Поезд билеты да бушка булачак.
Әлегә Fan-Idны (җанатар паспорты шулай атала) чемпионат буласы шәһәрләрдән генә алып була. Казанда Бауман урамындагы «Родина» кинотеатрында һәм Четаев урамы, 10нчы йорт адресы буенча бирәләр. Тиздән «Казан-Арена» һәм Кремль яр буенда да җанатар паспорты бирү пунктлары ачылачак. Шулай ук аны аэропорт һәм тимер юл вокзалында да алып булачак. Казанга кадәр барып йөрисегез килмәсә, почта бүлеге аша алырга мөмкин.
Паспорт өчен гаризаны www.fan-id.ru сайтында алдан тутырсаң кулайрак. Сездән паспорт номеры һәм фотосурәтегезне сораячаклар. Улыгызга 14 яшь булмаса, аның туу турындагы таныклыгындагы мәгълүматны язасыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Айдар Сәлимгәрәев «Замочи мошенника» акциясе турында
-
#Кыскача яңалыклар
Юрист Ленар Сираҗетдинов «Замочим мошенника» акциясе турында
-
#Спорт
Муса Галләмов: «Мин унбиш яшькә кадәр атта чаптым...»
-
#Шоу-бизнес
«Үләм дигәндә, табиблар кулына килеп егылдым...»: Марат Шәйбәков үлемнән калган
-
#Шоу-бизнес
Айдар Галимов : «Әнинең хәле авырайгач, Мәскәүдән хәбәр килде»
Комментарийлар