16+

Ат асраучылар нинди субсидияләргә өмет итә ала?

Без шәхси хуҗалыгыбызда ат тотабыз. Республикабызда безнең кебек кешеләр шактый күп дип беләм. Алар бүгенге көндә нинди субсидиягә өмет итә алалар? Шуны аңлатып язмассызмы? Илдар Гатауллин, Әлки.

Без шәхси хуҗалыгыбызда ат тотабыз. Республикабызда безнең кебек кешеләр шактый күп дип беләм. Алар бүгенге көндә нинди субсидиягә өмет итә алалар? Шуны аңлатып язмассызмы? Илдар Гатауллин, Әлки.

Укучыбызның әлеге соравына Татарстан Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләү үзәге башлыгы Илнур Хәбибуллин җавап бирде. Аның аңлатуынча, бүгенге көндә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ат асраучыларга җитди игътибар бирә. Әгәр дә шәхси хуҗалык өч яшьлек бия асрый икән, ул бияне тоту өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга 3000 сум субсидия бирелә, тик бу ярдәм аның чыгымнарының 70 процентыннан артырга тиеш түгел. Мәсәлән, 4000 сумга терлек ризыгы сатып ала икән, моның 70 процентын (2800 сумны) дәүләт шәхси хужалыкка кайтара. Ләкин төп шарт – тотылган чыгымнарның документлары булу.

Моннан тыш, кирәкле документлар исемлегенә Авыл советыннан шәхси хуҗалыкта өч яшьлек бияләре булганлыкка белешмә hәм терлек азыгын кайдан сатып алу турындагы документ булырга тиеш. Ул документның формасын район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алырга мөмкин.

– Ат асраучыларның өстәмә сораулары булган очракта, безнең оешмага 292-07-59 телефоны буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Оешмабыз Татарстанның Авыл хужалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында урнашкан (511нче бүлмә), – дип аңлаттылар безгә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading