16+

Автобуста баланы алдыңа утыртырга кирәкме?

Балама – 6 яшь. Автобуста барганда, кондуктор: «Балагыз билетсыз бара икән, аны кулыгызга алыгыз», – диде. Имеш, канун шундый. Ике яшьләр тирәсендәге баласы белән тукталышта кергән хатынга да шулай кушты.

Ярый ла аның баласы кечкенә, ә мин 20 килограммлы баланы алдыма утыртырга тиешме? 
Исемем редакция өчен генә. 

Казанның 2нче пассажир автотранспорт предприятие­сендә аңлатуларынча, кагыйдә буенча, балалар 8 яше тулганчы автобуста бушлай йөри ала. Билетсыз барганда, аңа урын каралмаган. Буш урыннар булганда, кондуктор гадәттә сүз әйтми. Әмма автобуста кеше күп икән, утырырга урын булмаганда, баланы кулга алырга кушарга мөмкиннәр. Баланың 7 яшьтән узмаганлыгын раслау өчен туу турында таныклыгын сорау да дөрес. Шуңа да туу турындагы таныклыкның күчерелмәсен үзең белән йөртсәң яхшырак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading