16+

Авылга кайткач пенсия артамы? 

Озак еллар шәһәрдә эшләдем, яшәдем. Хәзер менә олыгайган көнемдә авылга күченеп кайтырга уйлыйм. Бу очракта пенсиям артырмы икән? Надежда Золотухина,

Авылга кайткач пенсия артамы? 

Озак еллар шәһәрдә эшләдем, яшәдем. Хәзер менә олыгайган көнемдә авылга күченеп кайтырга уйлыйм. Бу очракта пенсиям артырмы икән? Надежда Золотухина,

Киров районы пенсия бүлегендә социаль түләүләр буенча төркем җитәкчесе Лилия Печенкина аңлатуынча, авыл җирендә 30 ел эшләүчеләр өчен пенсия арта. Моның өчен авыл җирендә яшәү шарт. “Сельский” стаж белән пенсия фиксацияләнгән өлешнең 25 проценты күләмендә, ягъни 1511 сумга арта. 2021 елның 1 гыйнварыннан фиксацияләнгән өлеш 6044,48 сумны тәшкил итә. Сезнең очракта озак еллар шәһәр җирендә эшләгәнгә, әлеге канун сезгә кагылмый. Авыл җиренә күченеп кайтсагыз да, эш стажыгыз авылныкы түгел. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading