16+

Авырлы хатыннарга прививка кирәкме?

Гриппка каршы вакцина ясатып өлгермәдем. Минем әле вакытым бармы? Авырлы хатын-кызларга прививка ясату куркыныч түгелме? Гөлия Кәримова, Әтнә.

Гриппка каршы вакцина ясатып өлгермәдем. Минем әле вакытым бармы? Авырлы хатын-кызларга прививка ясату куркыныч түгелме? Гөлия Кәримова, Әтнә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, гриппка каршы прививка ясатуның соңгы атнасы бара. Бүген Казанда 501 меңнән артык кешегә гриппка каршы вакцина ясалган. Табиблар, авырлы хатын-кызларга грипптан саклану өчен прививка ясату аеруча мөһим, дип саный. Чөнки статистика буенча, авырлы хатын-кызлар грипп белән хастаханәгә башкаларга караганда дүрт тапкыр күбрәк мөрәҗәгать итә.  Авырлы булу чорының III триместрында салкын тисә дә өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Авыру катлаулы уза. Грипп аркасында баласын вакытыннан алда тудыручылар да очрый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading