16+

Бакчаны парга калдырабыз. Чүптән арыну өчен нәрсә чәчеп калдырырга?

Ел саен бәрәңге бакчасында чүп утап интегәбез. Быел бакчаның бер өлешен парга калдырсак дигән идек.  Нинди культура чәчәргә һәм бу безне чүптән коткарырмы?

Бакчаны парга калдырабыз. Чүптән арыну өчен нәрсә чәчеп калдырырга?

Ел саен бәрәңге бакчасында чүп утап интегәбез. Быел бакчаның бер өлешен парга калдырсак дигән идек.  Нинди культура чәчәргә һәм бу безне чүптән коткарырмы?

Әлеге очракта иң яхшысы - арыш. Арыш барлык төр диярлек чүп үләннәрен бетерә һәм туфракны бик нык яхшырта, йомшарта. Юкка гына бер капчык арыш бер КАМАЗ машинасы тиресне алмаштыра димиләр. Арыш шулай ук черек авыруларыннан, бәрәңгене боза торган проволочниктан да ярдәм итә. Аны уңышларны җыеп алгач та чәчеп, туң төшкәнче җирне көрәк белән йомшартып куярга була. Ә инде җирне ял иттерү мөкинлеге бар икән, тагы да яхшы. Яз көне чәчегез дә көзен җирне эшкәртерсез, өлгергән орлыклар әле язга кабат тишелеп чыгып, кабат җирне ашлар. Тагын бер культура белән таныштырып үтәсем килә, бу - горчица.  Аны әле дә чәчәргә соң түгел. Помидор, борыч, баклажан өчен калдырылган мәйданнарга горчица чәчсәгез, ул тишелеп чыгып җирне дәваларга өлгерә. Горчица да чүп үләннәреннән коткара, черек, гөмбә авыруларыннан туфракны дәвалый. Аны бер сезонга өч, дүрт тапкыр чәчергә була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading