Безнең районда бала тудыру йорты юк. Элек бар иде. Бала табар өчен Яшел Үзәнгә кадәр барырга кирәк. Ара якын түгел. Юлда берәр хәл була калса, Алла сакласын.
Скопировать ссылку
Безнең районда бала тудыру йорты юк. Элек бар иде. Бала табар өчен Яшел Үзәнгә кадәр барырга кирәк. Ара якын түгел. Юлда берәр хәл була калса, Алла сакласын.
Ябылган бала тудыру йортларын кире ачмаслармы икән? Кама Тамагы районыннан газета укучыбыз.
– Аерым эшләүче зур бала тудыру йортлары ябылмаячак. Татарстандагы 19 райондагы бала тудыру йортын ябарга, аларны зуррак медицина учреждениеләренә беркетергә туры килде. Нәтиҗәдә, бала тудыру йортлары эшчәнлеге яхшырды. Туучы балалар арасында үлем очраклары кимеде. Авырлы хатын-кызны йөклелек чорында күзәтү, бала тудыру йортына илтү – болар барысы да алдан уйланылган, маршруты булдырылган. Шуңа да элек ябылган бала тудыру йортларын киредән ачу планлаштырылмый, – ди сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Комментарийлар