16+

Баланы ничек аерым йокларга өйрәтергә?

Балага биш яшь, гел безнең белән йоклый. Аерым йокларга өйрәнеп килә иде, тагын яныбызга килеп ята башлады. Нишләргә икән? Әдилә Садриева, Казан.

Баланы ничек аерым йокларга өйрәтергә?

Балага биш яшь, гел безнең белән йоклый. Аерым йокларга өйрәнеп килә иде, тагын яныбызга килеп ята башлады. Нишләргә икән? Әдилә Садриева, Казан.

Доктор Комаровский җавабы

Беренчедән, бала олыларны үз көенә биетмәсен өчен, түбәндәге берничә киңәшне истә тотыгыз. Юк икән, димәк, юк. Бала кычкырсын, еласын, ярсысын, әмма үз карарыгызда нык торыгыз. Әгәр бирешәсез, «юк» дигәнегез «әйе»гә әйләнә икән, бала һәрчак шулай елаячак, акырачак, үзенекен таләп итәчәк. Икенче кагыйдә: ярамый дигән нәрсә башка көннәрдә дә ярамаска тиеш. Әйтик, дүшәмбе урамга олылардан башка чыгарга рөхсәт ителми икән, димәк, бу кагыйдә башка көннәрдә дә саклана. Әтисе – «ярый», әнисе «ярамый» дип баланы тәрбияли икән, бу дөрес түгел. Башта әти-әни үзара килешергә, дөрес карарны кабул итәргә тиеш. Сезнең очракта да, баланы аерым йокларга өйрәтә башлагансыз икән, яныгызга килеп ятарга рөхсәт итмәгез. Бер «ярар» дисәгез, ул гел сезнең янга килеп ятачак.

Фото: 7я.ру

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading