16+

Бездә кайчан ремонт була?

Үзең яши торган йортта капиталь ремонт кайчан булачагын ничек белеп була? Азат Гыйләҗев.

Үзең яши торган йортта капиталь ремонт кайчан булачагын ничек белеп була? Азат Гыйләҗев.

KZN.RU порталындагы «Капремонт» бүлегендә бар андый мәгълүмат. Шәһәр халкы агымдагы елда төзекләндереләчәк күпфатирлы торак йортларның, ишегалды территорияләренең, шәһәр һәм бистә урамнарының, мәгариф учреждениеләренең, яшүсмерләр клубларының тулы исемлеге белән шунда таныша ала.
2019 елда Казанда 234 күп фатирлы торак йортны, 296 ишегалдын, 17 мәгариф учреждениесен, 14 яшүсмерләр клубын, шулай ук 32 шәһәр һәм бистә урамын һәм 19 тротуарны «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы буенча капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Чагыштыру өчен, узган ел 280 күп фатирлы йорт, 16 сырхауханә, 2,5 млн кв м юл ремонтланган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading