16+

Билет акчасын кайтарып буламы?

Спектакльгә билет алган идек, тик балам авырып китү сәбәпле мин анда бара алмыйм. Билет акчасын кайтарып буламы икән? Зәмирә Сәлахиева, Кайбыч.

Билет акчасын кайтарып буламы?

Спектакльгә билет алган идек, тик балам авырып китү сәбәпле мин анда бара алмыйм. Билет акчасын кайтарып буламы икән? Зәмирә Сәлахиева, Кайбыч.

Билет акчасын кире кайтаруны сорап билет сатып алынган учреждениегә гариза язарга кирәк булачак. Моның өчен паспорт, электрон гариза тапшырганда паспортның күчерелмәсе, электрон касса чегын беркетү сорала. Спектакль буласы көнгә кадәр иртәрәк гариза тапшырсагыз яхшырак. Чөнки юристлар аңлатуынча, спектакльгә ун көн кала гариза тапшырсагыз, билет бәясен тулысынча кайтарырга мөмкиннәр. Әгәр 5 көн алдан мөрәҗәгать итсәң, бәянең 50 процентын, 3 көн алдан гариза тапшырсаң, бары 30 проценттан азрак сумманы гына кайтарып булачак. Акча кайтаруны өч көннән дә соңрак сорасагыз, сезгә каршы килергә дә хокуклары бар. Ә менә спектакльгә барырга тиешле кеше авырып йә үлеп киткән очракта, чара буласы көнне мөрәҗәгать итсәң дә акчаны кайтарырга тиешләр. Моның өчен гаризага үлү турындагы таныклык, йә авырганны раслый торган медицина беле

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading