16+

Бүләк ителгән сертификатны кире кайтарып буламы?

Хәзер бүләккә сертификатлар бирү популяр. Күпләр аны бүләк итәргә яратса да, кабул итеп алырга яратучылар сирәгрәк һәм аны кире кибеткә кайтарырга теләүчеләр дә аз түгел.

Бүләк ителгән сертификатны кире кайтарып буламы?

Хәзер бүләккә сертификатлар бирү популяр. Күпләр аны бүләк итәргә яратса да, кабул итеп алырга яратучылар сирәгрәк һәм аны кире кибеткә кайтарырга теләүчеләр дә аз түгел.

Бүләк сертификаты дигәндә, кибеттәге товарга яисә кунакханәдә, матурлык салонында  һ.б. җирдә нинди хезмәткә алмаштырып була торган документ күз алдында тотыла. Ягъни, товар яисә хезмәт өчен алдан түләү (аванс) дип аңларга кирәк. Сертификатта аның хуҗасы тотарга мөмкин булган сумма да күрсәтелә. 

Бүләк сертификаты белән түләү акчалата түләп товар алудан аерылмый. Аларны, товарны кебек үк кире кайтарып бирергә мөмкин. 

Керемнәрен арттыру максатыннан, кибет хуҗалары сертификат куллану вакытын чикли яисә сертификатны кире кайтарып бирүне тыя. Әмма бу һәрвакытта да законлы түгел. 

Кибетләрдәге стендларда язылган сәүдә нокталарының үз законнарының берсе дә сертификатны кире кайтаруны тыя алмый. Закон һәрвакытта да кибет хуҗалары үзләре уйлап чыгарган кагыйдәләрдән өстенрәк. 

Кибетнең эчке кагыйдәләре “Кулланучылар хокукларын саклау” законына туры килергә тиеш. Әгәр кагыйдә законга тәңгәл түгел икән, димәк, аны үтәмәскә дә ярый дигән сүз. 

Әгәр сертификатны судларсыз гына кире кайтарырга телисез икән, дәгъва белдереп язарга кирәк (претензия—рус. ). 
Анда: 
- дәгъва юлланылачак сәүдә итә торган оешманың (хезмәт күрсәтүченең) реквизитлары һәм хокуклары бозылган кулланучының адресы, элемтә өчен телефон номерын;
- сатучыдан (хезмәт күрсәтүчедән) сертификат өчен акчаны кире кайтарып бирүен сорарга;
- дәгъва язылган датаны һәм аны төзүченең имзасын күрсәтергә кирәк. 

Дәгъва 2 нөсхәдә төзелә һәм берсе сәүдәгәргә бирелә, икенчесе кулланучыда кала. 

Кулланучыда калган экземплярда кибет хуҗасы дәгъваны алуы хакында тамга калдырырга тиеш. Әгәр дә ул дәгъваны кабул итүдән баш тарта икән, заказлы хат белән җибәрергә кирәк. Бу ысул да эшләмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә. 

Судка мөрәҗәгать иткәннән соң, кулланучы сатучыдан рухи зыян өчен акча, дәүләт пошлинасын түләүдән баш тартуны сорарга һәм сатучыны административ җаваплылыкка тартуны таләп итәргә мөмкин.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading